Перейти к содержимому
Максиметер

Гомеркәйләр төш кебек (хикәя)

Гомеркәйләр төш кебек (хикәя) Динис БҮЛӘКОВ 2. Алар шулай сөйләшеп килә торгач, ниндидер агачлыкка җиттеләр. Монда буран басыла төшкән иде. Аның каравы тирә-юнь дөм-караңгы. Юл тын. Аның хәзер чуерташ түшәлгән булуын белүе дә кыен. Әллә дөрес баралар, әллә юк. Адашып китмәсәләр ярый инде. Күпмедер баргач, алар туктады. —Тәк-тәк, — дип сөйләнде Искәндәр. —Бер чакрым үткәнбездер бит инде. Юнәлешне билгеләп алыйк әле... Мәрфуга, адашып куймыйк тагын дип, куркуга төште. Эндәшмәде. Инде янә калтырана башлаган иде. Балтырлары туңды, буыннары катты. Шуларны бер генә сыйпап алырга иде дә бит. Ир кеше алдында уңайсыз. —Дүрт чакрымда өч-дүрт өйлек авыл кисәге булырга тиеш. Ишетүемчә, калганнары Хәзинәгә күченеп беткән, — дип сөйләнде Искәндәр, якасын күтәреп. —Син белмисеңме, сылу Мәрфуга? Кыз сизеп тора: Искәндәр аның киңәшенә мохтаҗ түгел, шулай да аның күңелен күрергә тырышып сорый. —Юк шул, — дигән булды Мәрфуга. Үзенең иреннәре калтыранды. —Түз азрак, хәзер табабыз аны. — Ул, якын килеп, Мәрфуганы иңбашыннан кочаклап алды. — Бәй, бәй, син бөтен гәүдәң белән калтырыйсың икән... Яхшы түгел. Кил әле, үзеңне җылытыйм... — Шушы сүзләр белән Искәндәр пәлтәсенең төймәләрен ычкындырды. Кызны көчле куллары белән аркасыннан тотып күкрәгенә кысты һәм пәлтәсе белән яңадан каплады. Йон свитер җылы, Мәрфуга битен шуңа терәү белән тынычланды. Бераздан гәүдәсе калтыранудан туктады. Ул җылынып китте. Искәндәр аны сабый бала кебек селкетеп, тибрәндереп торды. ...Янә алга атладылар. Икесе дә шактый ук туңганнар иде. Ниһаять, ниндидер бер каралтыга килеп төртелә язгач кына, кыюсыз янган ут күреп алдылар. Якынрак баргач, бу утның мунча кебек кенә кечкенә өйнең тәрәзәләреннән төшүче унлы лампа яктысы икәнлегенә ышандылар. Икесе дә җиңел итеп сулыш алдылар. —Килеп җиттек, — диде Искәндәр, өс-башын каккалап. —Хәзинәме? — Мәрфуга күңеленнән Хөснулла яшәгән фатирны күзаллады. Ләкин Искәндәр аңа карап мут кына елмаеп куйды. —Хәзинә шул. Хәзер апаларыңа кунакка барабыз, — дип шаяртты. Үзе шунда ук җитди итеп өстәп куйды: —Бу теге күченүчеләрдән калган дүрт өйнең берсе инде. Башка барып булмас, җылыга керик. Анысы якты күздә... Мәрфуга, күңеленнән бик тә Хәзинәгә җитәсе килсә дә, бу буранлы төндә ары бару акылсызлык икәнлеген аңлап, Искәндәрнең тәкъдименә бик тиз риза булды. Җитмәсә, нык арыган, туңган иде ул. Ишекне ялгыз карчык ачты. Иң элек, кулындагы лампаны якын ук китереп, керүчеләргә текәлеп карады, танымагач арткарак чигенде. —Абау, әллә ят юлаучылар инде, Ходаем, — дип сөйләнде ул. —Әйдә, үтегез, чишенегез. Туңып та беткәнсез икән... Мондый буранда ни... Әллә җәяү киләсез инде? —Әйе, анакай, җәяү шул, көчкә сезгә килеп егылдык менә. — Искәндәр Мәрфуганы чишендереште. —Ярый күчмәгәнсез әле. Югыйсә кая барыр идек. Ана кешенең төс-башы алтмыш яшьләрдән узмаса да, чәчләре кылгандай ап-ак иде. Ул стенадагы агач чөйдән ягулыгын алып башына каплады. Күзләре бик тере, җыерчык баскан йөзе сөйкемле иде. —Күчми калдым шул, балалар, анда күчеп йөрәккә ни дәва, — дип сөйләнде ул. —Шушында гомер ителгән, картым шушында күмелгән, балаларымның тәпи баскан эзләре саклана. Ничек ташлап китим шуларны. Силсәвит, өй салып бирәбез, күч, ди дә бит, яңа җиргә аяк тартмый. Хәзер инде яшисе яшәлгән, Ходайга шөкер. Күп калмаган... — Шуннан ул чишенүчеләргә карады да: —Сүз белән сыйлыйм түгелме соң үзегезне, — дип, өтәләнеп, түр якка кереп китте. Аннан самавыр шалтыраган тавыш ишетелде. Бераздан Искәндәр алдына төпләнгән озын кунычлы киез итекләр килеп ятты. —Мә әле, улым, хатыныңа кидер, бигрәк күгәренгән бит, бичара, — дип сөйләнде ул, янә түр якка кереп китеп. Мәрфуга белән Искәндәр бер-берсенә карашты. Елмайдылар. «Хатыны» дигән сүзне ишетүгә, Мәрфуга бик уңайсызланды, кызарынды, шулай да Искәндәргә ихтирам белән карады.

503 просмотров

Канал в каталоге Максиметера

4 550 подписчиков · Образование

Другие публикации канала

Популярные публикации канала

Ещё по теме «Образование»

Читать дальше

Два раза в неделю свежие посты этого канала — на почту и в личную ленту. Без повторного поиска канала вручную.