—Беләсеңме, сылу Мәрфуга, тормышта мәхәббәт дигән изге нәрсә бар бит. Ул күкләрне иңләп...
—Беләсеңме, сылу Мәрфуга, тормышта мәхәббәт дигән изге нәрсә бар бит. Ул күкләрне иңләп оча торган кебек азат булырга тиеш. Ә аны читлектә бикләп тоту мөмкин түгел, моннан бер файда да юк. Йә ул зарыгып үләчәк, йә хәсрәтеннән саргаеп тирә-юньгә дә үзенең моңсу нурын таратачак. Шулай икән, нигә аны бикләп куярга? Әйдә, тирә-якка ямь таратып үз күгендә очсын, үзе сайлаган түбәләргә кунсын. Ә минем хатыным... тәүге яраткан кешесен яңадан очратты... Кит, дидем, бәхетле бул, дидем... Мәрфуга эндәшмәде. Уйланып ята бирде. Ә Искәндәр кузы кузгатылган учак кебек ярсып киткән иде. Сигарет кабызды да тышка ук чыгып китте. Мәрфуга күз алдына Хөснулланы китерде. Ул яратамы соң аны? Хөснулланы яратамы Мәрфуга? Эчтәге бер тавыш «Ярата, ярата» дип кычкыргандай булды. Әйе, яратам мин Хөснулланы дигән ныклы карарга килде кыз һәм әйләнеп ятты. Юкка киләмени Хәзинәгә, өйләнешик, ди бит Хөснулла, шулай булгач, нигә андый кешене яратмаска. Мәрфуга йөрәгенең кайсыдыр бер почмагы чәнчеп куйды. Искәндәр керде. Ул тынычланган иде. Баягы сүзен дәвам итеп: —Менә шулай, сылу Мәрфуга, — дип әйтелгәннәргә йомгак ясагандай, тонык кына эндәште ул. —Колхозга эшкә чакыралар. Инженер итеп. Хәзер бит авыл хуҗалыгы нык үсте, машиналар күп. Ә белгечләр һаман җитми. Шәһәр минсез дә торыр. Барып күрәм дә күчеп киләм. Күптән күңел дә тарта иде... Шушы сүзләрне әйткәч, ул утны сүндерде. Йокымсырап барган Мәрфуга кинәт айнып киткәндәй булды. Юрганын баштанаяк бөркәнеп, күзләре өчен генә тишек калдырып, сагаеп көтте: Искәндәр хәзер ни эшләр икән? Янына килеп ятармы? Ятса, кычкырырга кирәк булачак. Ярый әле өйдә хуҗабикә бар. Ир-ат халкы бөтенесе дә бер инде. Сөйләшкәндә син дә мин кыланалар, ә соңрак бәйләнә башлыйлар. Андыйларны белә инде Мәрфуга. Авызы пешкәне бар. Утны сүндергәнче генә суфи алар. Ә Искәндәрнең күзләре кайчакта аңа карап ялтырап китте. Абау, куркыныч. Хатынын аерган кеше юньле була ди мени инде?! Нишләргә, килеп муеныннан кысып алса, кычкырырга өлгермәссең. Куллары нинди көчле бит үзенең, күрмәдемени Мәрфуга... Мәрфуга моннан берничә сәгать элек аның ничек итеп кочаклап күкрәгенә кысканын күз алдына китерде. Сөякләре шыгырдап куйгандай булды бит. Ул чакта рәхәт иде аңа, нык туңган иде шул. Кыз сак кына караңгылыкка төбәлде. Күзе ияләшкәч, Искәндәрнең кечкенә генә тәрәзә яңагына сөялеп, буранлы-карлы урамга карап торганын шәйләде ул. Нигәдер кызганыч булып китте аңа бу абый. Ә мәхәббәт турында ничек матур әйтте. Нәрсә ди әле? Мәхәббәт — күкләрне иңләп оча торган бөркет кебек азат булырга тиеш, ди бит. Ә бөркетне читлектә бикләп тоту мөмкин түгел, моннан бер файда да юк. Йә ул зарыгып үләчәк, йә, хәсрәтеннән саргаеп, тирә-юньгә дә үзенең моңсу нурын таратачак... Әйдә, тирә-якка ямь таратып, үз күгендә очсын, үзе сайлаган түбәләргә кунсын... Мәрфуга ойый башлады. Искәндәр абыйсы һаман кымшанмый да тәрәзә каршысында басып тора. Тик авыр сулыш алганы гына ишетелеп куя. Сәер кеше дип уйлады Мәрфуга. Инде күзләре йомылган, шулай да күңеленең бер читендә томаланып бетмәгән бер шикле уй сулкылдый: «Хуҗабикәнең ныклап йоклаганын көтә, уңайлы мәлне, сак булырга кирәк...» Күпмедер вакыт үгкәч, кемдер Мәрфуганың янәшәсендәге мендәрне тарткандай булды. Кыз, коты алынып, күзләрен ачты. Үзе әллә никадәр уяна алмый җәфаланды. Юл нык арыткан шул. Яхшылабрак караса, янындагы икенче мендәр чынлап та кузгалган, тик Мәрфуга аңа кулын салып яткач, тимәгәннәр. Кыз капыл калкынды. Шактый йоклаган, ахры. Төнге караңгылык ачыла төшкән кебек. Ә Искәндәр абыйсы кайда? Яхшылабрак карагач, тәрәзә буендагы такта сәке өстендә сузылып яткан гәүдәне күреп алды. Кырыена урындыклар тезгән булган бит әле. Шунда гына мендәрнең ни өчен урыныннан аз гына күчкәнен аңлады Мәрфуга. Искәндәр өстенә пәлтәсен ябынган иде, баш астына кулларын куйган. Аяклары сәкегә сыймаган, идәнгә салынып төшкәннәр. Җәлләп куйды аны кыз. Мендәрне алырга тырышкан да, аны уятудан куркып, кире уйлаган. Ә Мәрфуга караватта ята, җитмәсә, ике мендәр кочаклаган. Кыз үзен бер сөякне кимереп, икенчесен тәпие белән яшереп