Перейти к содержимому
Максиметер

саклап яткан Акбай белән чагыштырып куйды.

саклап яткан Акбай белән чагыштырып куйды. Шул вакыт Искәндәр уфтангандай итте, иске сәке авыр гәүдә астында шыгырдап куйды. Мәрфуга тиз генә түшәгенә чумды. «Йокламаган,— дигән уй үтте башыннан. — Юри көтеп ята...» Чынлап та бераздан Искәндәр урыныннан торды. Тәмәке кабызып, акрын гына чоланга чыкты. Аннан йөткергән тавышы ишетелде. Мәрфуга шикләнгән сәгатьнең килеп җиткәнен тоеп куырылды, тирә-ягын капшады, тезләрен кочаклап, каршы торырга әзер булып көтте... Үзе шушы минутта Хөснулланы күз алдына китерде. Яратамы ул Хөснулланы? Әйе, ярата. Ләкин эчке тавыш хупламады, бу юлы битараф калды. Мәрфуга көтеп ятты-ятты да, түзмәде, «ярата» дип үзе пышылдады. Әмма йөрәге сулкылдавы тәнендәге бөтен җелекләренә таралды. Искәндәр һаман тыштан кермәде дә кермәде. Тәрәзә аша аның шыгыр-шыгыр атлап йөргәне ишетелә. Мәрфуга янә күңеленнән Хөснулла белән сөйләште: «Син мине яратасыңмы, Хөснулла?» «Үлеп-үлеп яратам, син матур кыз, безнең тирәдә синең кебек купшы кызлар юк», — ди тегесе. «Мин дә, — дип пышылдый кыз. Шуннан янә сорау бирә: —Хөснулла, әйт әле, мине нигә яратасың?» «Син матур бит», — ди Хөснулла. «Ә холкым ошыймы соң?» «Холык — анысы пүчтәк, син чибәр, бөтенесенә караганда да чибәрсең, мин сине яратам, син минеке булырга тиешсең!» — дип кайнар пышылдый егет. Гүя ул кайнар сулышын өрә, Мәрфуганың башы әйләнеп киткәндәй булды. Үзе нигәдер тезләрен ныграк кочаклады. Иреннәрен тешләде. Елап җибәрмәскә тырышты. Тизрәк Искәндәр абыйсының керүен теләде, ул барда ничектер җиңелрәк икән шул. Тик өй ишеге ачылмады да ачылмады. Мәрфуга моннан бер ел элек булып үткән шундый бер төнне хәтерләде. Ул чакта Хөснулла диплом яклап кына йөри иде әле. Үзе кебек берничә егет, куанычны билгеләргә дип, тулай торакта мәҗлес җыйдылар. Моңа кадәр Мәрфуга ярата идеме Хөснулланы? Юк, ул моны үзе дә белми. Әле дә аңлап бетерә алмый. Әйе, мәҗлес күңелле үтте. Мәрфуганың Хөснулла белән болай гына, кызык өчен очрашып йөргән вакыты иде. Башка егетләр белән дә әйбәт мөнәсәбәттә булды. Хөснулланы ярата идеме ул? Икеле. Ул моңа кадәр егет яратып караган кеше түгел иде бит. Мәҗлес төн авышкач тәмамланды. Иптәшләре таралышты. Хөснулла аны җибәрмәде, хәзер соң, вахтердан оят, диде, ят та йокла, янәсе. Иптәшләре дә әллә кая китеп олаккан бит әле. Башка чара калмады. Буш караватка барып ятты һәм төне буе керфек какмый чыкты. Менә бүгенге кебек... Хөснулла да йокламый иде. Ниһаять, егет түзмәде, аның янына килде, кочаклады, яратам, сине үлеп сөям, син тик минеке генә, дип ярсыды. «Ишетәсеңме, бәгырем, мин бит диплом якладым, миңа китәргә кирәк, ләкин мин калага кире кайтачакмын, — дип кайнар сулышы белән тилертте ул Мәрфуганы. —Мин сине яратам... Сине беркемгә дә бирмим. Белеп торам, син бик матур кыз, сиңа күз атучылар күп, ләкин мин сине үземнеке итеп китәм!... Җаным...» һәм әнә шул төндә Мәрфуга яшьлеге белән хушлашты... Соңрак Хөснулланы яратуына үзен-үзе ышандырды... Бу көе кемгә барып сыенсын соң ул?... Кинәт ишек ачылды. Мәрфуганың уйлары бүленде. Ул, куркып, ишеккә карады. Тын алырга да кыймыйча ятты. Йөрәге күкрәк читлеген ватып чыгардай булып дулады. Искәндәр абыйсы керү белән аяк киемен салды да баягы сәкегә сузылып ятты. Бүлмә эченә тәмәке исе таралды. Бераздан аның авыр тын алып йоклаганы ишетелде. «Юкка исенә төшердем хатынын, — дип ачынып куйды Мәрфуга, аны кызганып. — Шуңа күп тарта. Баядан бирле өч сигарет тартты...» Күпме уйланып яткандыр, анысын Мәрфуга хәтерләми, янә уянды. Куркуы кул белән сыпырып алып ташлагандай юкка чыккан иде, йөрәге ниндидер рәхәтлек кичерде, гүя аны бишеккә салып талгын гына тибрәтәләр иде. Кыз, бу хәленә аптырый төшеп, торып утырды. Өй эче шактый суынган иде. Искәндәр абыйсы сәке өстендә бөгәрләнеп яткан. Бер кулы, сәкегә сыймыйча, идәнгә шуып төшкән. Мәрфуга аның мәхәббәт хакында кичтән әйткән сүзләрен кабат хәтеренә төшерде. «Мәхәббәт бөркет белән бер бит ул...» — дип пышылдады кыз һәм, күңеленнән ниндидер нечкә моң сызылып чыгып, ул юрганын бөтенләй ачып ташлады, сак кына идәнгә басты. Идән салкын, яланаякларны өтеп ала.

191 просмотров

Канал в каталоге Максиметера

4 550 подписчиков · Образование

Другие публикации канала

Популярные публикации канала

Ещё по теме «Образование»

Читать дальше

Два раза в неделю свежие посты этого канала — на почту и в личную ленту. Без повторного поиска канала вручную.