Әтәч менгән читәнгә (повесть)
Әтәч менгән читәнгә (повесть) Аяз ГЫЙЛӘҖЕВ 5. Үлде Фирүзə. Бетте Фирүзə. Чирəмдə бер башы калды. Талгын гына җил исə, баш очында гына тирбəлə-тирбəлə тургайлар сайраша. Кузгалмады Фирүзə. Байтак утырды. Гəүдəгə калыкса да, ябыклыгы күзне кисеп торган чуар бозау кыз янына ук килде, башын иеп иснəде, иреннəрен ялмаштырып толым очындагы ак тасмага үрелде. Башка чак булса, Фирүзə сикереп торып кулына ни элəксə шуның белəн бозауның сыртын төяр иде, бүген эндəшмəде, киресенчə, нигəдер бозауны ифрат нык җəллəде. Кабыргалары беленеп тора бичараның! Кыз, ике кулы белəн умырып алып, бозауга чирəм сузды. — Мə, аша, аша! Иң кырый ишегалдыннан гəүдəгə Фирүзə хəтле генə əби килеп чыгып, акрын-акрын аларга якынлашты. — Чирле бозау ул, язын салкын тиде, – дип аңлатты əби. – Рəхмəт, миһербанлы бала икəнсең! Фирүзəнең ике күзеннəн тулышып ике чишмə акты. Консультация онытылды, һəммəсе кирегə китте... Кинəт Язкилдене яңгыратып əтəчлəр кычкыра башлады, тавыклар кытаклады, үрдəклəр бакылдады, күркəлəр голдырдады. Алар һəммəсе дə: «Фирүзə ямьсез! Фирүзə котсыз! Фирүзə артта калгаан! Фирүзə шушы чуар бозау төс-ле-е-е!» – дип шаулашалар кебек тоелды. Ул сумкасын ике тез күмəченə алмаш-тилмəш бəрə-бəрə Югары очка менеп барганда колагына чаң тавышы килеп иреште. «Ямь-сез! Кот-сыз!» дип чыңлый иде чаң. Тавышлардан колагы тынып, хəлсезлəнеп, кайтып керсə, энесе Зəйтүн авызын тəвə кошы күкəе хəтле ачып янбакчада елап тора. Янында баягы котсыз Җəмилнең энесе Əнəс тə бар. Сугышканнар бугай... — Əй сугыш чукмарлары! Кəрлə пəһлеваннар! Икегез дə атлагыз əле монда! – дип, тамак төбе белəн кычкырды кыз, малайлар шым булдылар. Бу боерыкка буйсыныргамы, юкмы дип уйлап алды да, үзен гаепсез санап, Əнəс тə Зəйтүнгə иярде. — Нигə сытылдың? – диде Фирүзə, Зəйтүнне җилтерəтеп. — Əнə ул, Мирфатыйх тəресе кыйнады. — Ə син, боламык, шуңа бирешеп тордыңмы? Һəм Фирүзə аны-моны көтмəгəн Зəйтүн-сытыкның янбашына берне кундырды. Малай бөгелеп төште, танавын тарта-тарта шыпырт кына үкси башлады. Əнəс аның дер-дер калтыранган иңенə кулын салды. — Авырттымы, малай? Нык суктымы? – дип сорады ул. Зəйтүн яшьле күзлəрен мөлдерəтеп, гаҗəплəнеп əле генə дошманы булган Əнəскə күтəрелеп карады. Фирүзə фыр-р итте дə Əнəснең кулыннан сигез бүлкəле кепкасын йолкып алып югарыга чөйде. Кыска гына гомерендə күпне күреп өлгергəн кепка кош булып очты да Зəйтүннəр тирəгенең иң куе ботаклары арасында кунып калды. Үзлəренə сəер кунак килгəнне күреп, Югары оч чыпчыклары куркынып чыркылдаштылар. Фирүзə өйгə чабып керде, сумкасын карават астына ук атып бəрде дə көзгегə килеп капланды. Санарга тотынды. Берсе дə кимемəгəн, күпме вакыт кояшта утырса да битендəге төрткелəр нəкъ илле өч иде... Ул кинəт: «Нигə теге ямьсез бозауны тукмап җибəрмəдем дə, нигə Мирфатыйх тəресе, мин суккач, Зəйтүнне җəллəде соң əле?» – дип уйлады. Үз уеннан үзе куркып китте. *** Җəмил əллə кайчан мəктəп янындагы спорт мəйданында тугызынчы класс футболчылары тренировкасында булырга тиеш иде. Ул ашыгып өйдəн чыгуга, үзлəреннəн биш-алты өй аша гына яшəгəн Сəрвəрбикə апаны очратты. Больницага барырга чыккан икəн мескен. «Төне буе тешем сызлады, чыдар гына əмəлкəем юк, Түбəн авылга ук төшеп җитə алмам, фельдшер Вəзилə янына кереп чыкканда ару булыр иде, азрак җиңелəймəсме? Уф, уф!» – диде. Яңакларын иске тире биялəй белəн җылытып бəйлəгəн карчык яныннан Җəмил тиз генə узып китə алмады, велосипедыннан төшеп əбекəйне җитəклəде, аннан култыклап ук алды, медпунктка шактый озак төштелəр. Ике урында утырып ял иттелəр, əби туктаусыз ухылдады, Җəмил, карчыкка сиздермичə генə кул сəгатенə күз төшереп алса да, Сəрвəрбикəне ташлап китмəде, юк вакытын бар итеп җылы кулдан авыруны Вəзилəгə тапшырды. Вəзилə дə аны тиз генə яныннан җибəрмəде, чыга башлагач, өялдында куып җитте: «Аз-маз караганчы түз инде, бик тə чəүчəлəк карчык ул Сəрвəрбикə əби, үзем генə тотынырга куркам, я чəпчеп китəр!» – диде. – Теш врачы түгел лə мин!»
Канал в каталоге Максиметера
4 575 подписчиков · Книги