Кулалмашы Кирам күрер-күзгə ару гына кеше иде болай, басынкы да, карусыз да, авызы да т...
Кулалмашы Кирам күрер-күзгə ару гына кеше иде болай, басынкы да, карусыз да, авызы да тик тора белə, тик соңгы елларда аны бала-чага басты, олы килене белəн хатыны былтыр көздə икесе бер атнада бəбəй алып кайттылар. Мəшəкате артты Кирамның, мəшəкатькə аркаланып бөтен уртак эшне Хəйретдин агайга өеп тапшырды. Тота да аңа салына: «Əллə димен, Хəйретдин агай, бүгенгə генə минем урынга да калып торасыңмы? Кечкенəлəрнең берсенə ютəл төшкəн, икенчесендə томау. Карарга кеше юк, карчыкның, хи-хи- хи, үз бəбəе... (бу урында Кирамның көрəк тешлəре ыржаеп күренеп китə), килен малчылыкта, сыер сава!...» Кала Хəйретдин агай, бер көнгə дə кала, ике көнгə дə, Кирамга үпкəлəп тормый, рəнҗеми, ашарга карчыгы Минниса ташый тора, аңа да бер эш, ак тастымалга төрелгəн шулпалы чүлмəген ике кулы белəн тотып, танавын чөеп, керт-керт кенə басып нəкъ вакытында килеп җитə, каравыл өе буш чакта, чебен-черки җанга тимəсə, кара-каршы утырып кына аш ашыйлар, озаклап шəбəеп чəй эчəлəр. Бəхетлəре тигез, хəвеф-хəтəр булганы юк, Язкилде кешелəре ут ягына килгəндə бик саклар, байлыкның кадерен белəлəр: алай да былтыр, җəй уртасында чак кына көлкегə калмады Хəйретдин агай. Əлеге дə баягы шул унбер бүре аркасында инде... Идарəдəгелəр бая шуңа ишарə ясап көлештелəр. Эш болай булды. Йокыдан ук кəефсезлəнеп уянды Хəйретдин агай, төшендə Чилəбене күрде. Җитмəсə мунча көне дə җиткəн иде. Каравыл өе янында малайлар уйнамый түгел, берəүсен җибəреп кайтарды Хəйретдин агай, икенче малай юртып кына барып килде – Кирам эштə күренмəде. Хатыны: «Чирлəп ята шул абзагыз», – дип əйткəн. «Əй, исереп йоклый ла ул, гырлаган тавышы бөтен очка ишетелə!» – диештелəр малайлар. Кирамның андый гадəте бар; бар гынамы, ярата салырга, кулыннан килсə, җырлый-җырлый шешəсенə кереп утырыр иде. Кыскасы, Хəйретдин агайның ак мыегы үргə карады: «Кəкже алай?! – диде ул. – Мунча көнем икəнне белеп тə соңга кала!» Кирамнарга үзенə барырга туры килде. Хəйретдин агайны мунчага озатып, эштə каласы кеше чоланнарының каты идəнендə, бер кырыйга авышкан буй-буй тышлы түшəгенə көпшəк кызыл танавын терəп, трактор тавышы чыгарып гырлый-гырлый йөзтүбəн ята иде. Яланаягының сары, калын тырнаклы бармаклары гына кыймыл-кыймыл килəлəр. Төрткəлəп уятып карадылар, башына дəү чүмеч тутырып, сап-салкын су сиптелəр, кушйодрык сыярлык борын тишеклəренə нашатырь спирты бөркеделəр, җилпүч хəтле колакларын удылар, уянмады Кирам, дөнья яңгыратып өч төчкерде дə, башмак иреннəрен кыймшатып: «Əйдə, тутырыбрак сал!» – дип мөгрəде. Хəйретдин агайның кəефе, табигый рəвештə, бик нык кырылды, күкрəгенə ачу килеп бөялде. «Тьфү, нəлəт!» – диде ул, җан ачуы белəн аракыны, эчкечелəрне, шул җөмлəдəн иптəше Кирамны да сүгеп. Кирам хатыны Гөлниса, ике кулына ике бəбəй кыстырып, аны урамга чаклы озатты: «Ачулан, Хəйретдин агай, бик нык ачулан! Хакың бар! Дежурга үзем барыр ием, күрəсең ич!» Ике бəбəй, ике төрле тавыш белəн, берьюлы елап җибəргəч, Хəйретдин агай кулын гына селкеде. «Кияүлəрең күп булмасын икəн лə, килгəне бере ярты кыстырып килə!» – дип өстəде Гөлниса. Аз да түгел, ким дə түгел, Кирамның җиде кияве генə бар иде. – Мунча булды, бəлеш мичтə, нигə күренмисең, карт? – дип, битенə мул гына кершəн ягып, чуклы шəлен иң өстенə көяз генə салып, юргалап Минниса да килеп җитте. Хəйретдин агай беренче тапкыр карчыгына җикеренде: «Бар ди сиңа монда мунча кайгысы!» – дип тузынып каланчага менеп китте. Алтмыш җиде аратаны менеп җиткəнче дүрт мəртəбə туктап тын алды. Бер туктый иде элек, ике туктаганы бар иде, бүген дүрт рəт тукталды, менгəч тə тиз генə исен җыя алмады, тез буыннары йомшап калтырады, күз алдында яшелле-мөшелле төрткелəр, дүрткеллəр биешеп торды, һəм кирəк бит! Язкилденең иң югары очында яшəп яткан Сəлəхетдиннəр ягына карады. Ни дип карады инде ул якка, белмəссең!... Сəлахетдиннəрнең биек-биек читəне тирəсендə кара шəүлəлəр абайлап алды. Сарыкка да охшамаган, сыер малы да түгел, кыймыл-кыймыл килəлəр җан иялəре!
Канал в каталоге Максиметера
4 583 подписчиков · Книги