Перейти к содержимому
Максиметер

— Эшлəмичə ятырга минем права бармы?

— Эшлəмичə ятырга минем права бармы? Уйладылар, уйладылар да Хəйретдин агайны сугыштан бер кулы имгəнеп кайткан Шəмси Кирамы белəн икесен янгын сараена даими дежур итеп куйдылар. Икесенə бер ат, бер ат сарае, каравыл өе һəм башка кирəк-яраклары – балта-багурлар, насослар, мичкəлəр, һəммəсе акт белəн тапшырылды. Бер тəүлекне постта Кирам тора, аңа алмашка икенче тəүлеккə дежурга Хəйретдин агай килə. Ике ай дисəм күп, бер ай шулай эшлəгəч тə дисəм азрак булыр, – кичлəрнең берсендə тагын килде Хəйретдин агай председатель янына. Килде дə читенсенеп кенə сүз катты: — Бер гозер бар иде бит əле минем, кем... — Тыңлыйм, – диде председатель, бер дə сəерсенмичə генə. — Соң, шул инде һаман!... Элек авылларда мəчет манарасы була иде. Каравыл өе янында дүрт аякланып каланча кукраеп басар иде. Авылга төс биреп торалар иде алар, ямь таратып. — Хəзерге авыл төссезме? — Алай димим, хəзерге авыллар да бик ямьле. Мəгəр каланчасыз нинди авыл ди инде ул?! Председатель, Хəйретдин агайның гадəт-холкын тирəнтен белмəсə, бəлки карулашып та маташыр иде, белгəнгə күрə, озын сүзсез ризалашты. «Мəчет манарасын көтмə, аларның кайтачагы юк», – дип көлеп куйды. Язкилделəр каланчалы да булдылар. Сенаж башнялары кайтмаган иде əле ул чакта. Каланча юкта аны-моны абайламыйча йөргəннəр икəн, торгызып куйгач тел шартлаттылар: «Үзенə күрə түгел, матурлыгы да бар икəн ич моның!» – диештелəр. Күгəрə башлаган чаң кыңгыравын Хəйретдин агай мəктəп музееннан барып алды. «Хезмəткə кирəктə музейда интектермəгез, менə мин үлгəннəн соң алып китəрсез», – диде ул. Хəйретдин агайның ярты гомере каланча тирəсендə уза башлады. Моңа Минниса карчык эчкерсез куанды: «Көн аралаш кына күрешеп торгач, ифрат ару була икəн ул, көмəйлəр! Сагынышып күрешəсең!» – дип, кое янында эч серен сөйлəде. Ат сараен ындыр табагы төсле чиста тотты Хəйретдин агай, атны кыргычлап, ялтыратып, коендырырга Олы суга алып төште, алдыннан ризык өзмəде, вакытында эчертте. Сүз җаеннан Хəйретдин агайның тагын бер күркəм сыйфатын – үтə пөхтəлеген, җаны-тəне белəн чисталык яратуын əйтми китеп булмый. Чөнки каланчага менеп көпə-көндез черем итүенең сəбəбе дə əнə шул гадəтеннəн генə килеп чыкты! Картның дөньядагы иң олы дошманнары чебен-черки, таракан кебек өй хəшəрəтлəре иде. Өендə чебенне тотмый да тотмый инде ул, əмма мəгəр каравыл өендə һəрвакыт бердəй чисталыкны саклау читенрəк иде. Җитмəсə, наянрак кешелəр, Хəйретдин агайның чебен-черкилəргə каршы каты сугыш ачканын белеп, картның бу холкын мəзəк иткəлилəр иде. Шырпы кабына чебен тутырып килəлəр дə, берəү дə күрмəгəндə, каравыл өенə очыртып җибəрəлəр. Менə башлана алар өчен тамаша, Хəйретдин агай: «Мур кыргырлары, тагын кереп тулдыгызмы, затсызлар!» – дип кычкыра-кычкыра, берəмтеклəп аларны куып йөри, ашау-эчүен, эшен оныта. Мүкəлəп өстəл астына кереп китə, какшаган аяклы диванга сикереп менə, тотып бетермичə тынмый иде. Бөкре җилкəле кешенең ярсып өстəл астына кереп китүе дə мəзəк кайберəүлəр өчен, диван өстендə селтəнеп маташуы да көлке! Бар бит агач авызлы бүкəннəр! Эш шуңа барып җитə ки, ярсыган Хəйретдин агай урамга да галуш олтанын таякка кадаклап ясаган «чебен əҗəле»н тотып чыга, ат коендырырга төшкəндə дə кулында шул була торган иде. Беркөн хəтта аргы болынга печəнгə барганда да камчы урынына шуны элəктереп чыккан, үшəн биясен шуның белəн каулаган, имеш. Инде ул йоклый торган җиргə черки явыз үтеп керсə, бетте баш, Хəйретдин агай ул төнен керфек какмыйча да уздыра. Бүген нəкъ менə шундый көн булды. Хəйретдин агай черкилəр явы белəн төн озын сугышып чыкты. Төн үтə җылы, җилсез иде, дошманнар əллə кай җирлəрдəн ярык табып каравыл өенə һөҗүмнəрен туктатмадылар. Таңга таба черкилəрнең күп санлы дивизиялəренə чебен полклары да кушылгач, картның кəефе тагын да ныграк кырылды...

584 просмотров

Другие публикации канала

Популярные публикации канала

Ещё по теме «Книги»

Читать дальше

Два раза в неделю свежие посты этого канала — на почту и в личную ленту. Без повторного поиска канала вручную.