Перейти к содержимому
Максиметер

Әтәч менгән читәнгә (повесть)

Әтәч менгән читәнгә (повесть) Аяз ГЫЙЛӘҖЕВ 11. Хəйдəр сигезенчене телəр-телəмəс кенə тəмамлады, аны мəктəптəн этеп-төртеп дигəндəй чыгардылар. Бөтен коллектив: «Тугызынчыга килмəсə генə ярар иде», – дип телəк телəде. Хəйдəр Мөхетдинов тугызынчыга бармады, моны белгəч, педколлективта танцы кичəсе үткəрделəр. Сөенечтəн! Хəйдəр бер җəй комбайнда ярдəмче булып йөрде дə көзгə Чистайга авыл хуҗалыгы техникумына барып керде. Монысына да кул куйдылар. «Чүлмəкчедəн күрмəкче» булдымы, əллə күрше Мирфатыйх улы Мидхəтнең Чистайга барып уку нияте элегрəк тə тугандырмы, һич уйламаганда, истə-оста югында Хəйдəр белəн Мидхəт бер агымга туры килделəр, бер бүлмəлəрдə укыдылар, бергə практикага йөрделəр. Мирфатыйхлар йорты белəн Сəлəхетдиннекелəр пыр тузышып көнлəшə, байлык артыннан куышып, мал җыеп ярыша торган караңгы чак иде. Гөлбикə белəн Гөлмəрьям бер-берсен күралмаслык дəрəҗəгə килеп җиткəннəр иде! Дөрес, терəлеп торган күрше буларак, бер урам-тыкрыклардан йөрергə туры килə, дошманлыкны ачыктан-ачык белдереп булмый, белдерергə дə ярамый, урам-сукмакта очраганда алар зəһəр елмаешып кына сəлам алышалар, хəл-əхвəл дə сораштыргалап куялар. Əмма алар əллə ни гомердəн бер-берсенең йортына аяк басмыйлар, берсе йортында ни барын кермичə дə бик яхшы белеп, тикшеренеп торалар. Өйдə чакта Гөлбикəнең күзе Гөлмəрьямнəрдə, Гөлмəрьям өйдə туры килгəндə ике күзен дə Гөлбикəлəрдəн алмый. Кергəн-чыккан кеше, сөйлəшенгəн сүз, ялгыш кына яңгырап киткəн ызгыш-талашлар, берсе дə күршелəрнең игътибарыннан читтə калмый. Ишетəлəр, тыңланалар. Бик арттырып, матурлап чыгаралар. Һəр тарафта кискен ярыш, каулаш бара! Күбрəк, мулрак, симезрəк, артыграк булсын! Ике дошман нигездə үскəн егетлəр чит урында – Чистайда бергə туры килделəр. Сөйлəшүлəре, читлəшүлəре башта иптəшлəрен шиккə төшергəн иде, аларның авылдашлар икəнлеге бик тиз фаш булды. Иптəшлəре алардан егылып көлделəр. Көлкедəн ничек тə котылырга кирəк иде, ничектер янəшə түзеп яшəргə, авылдан койрык булып килгəн дошманлыкны онытып торырга иде. Сүздəн сүз чыкты, уйны уй ялгады. Авылны сагынышкан чаклары булды, яши-яши Хəйдəр белəн Мидхəт бергə чəй эчтелəр, сөйлəшкəлəп тə алгаладылар. Өйдəн килгəн кадерле күчтəнəчлəр уртак табынга менде, Гөлбикə апа чəкчəкне бик тəмлəп əзерлəсə, Гөлмəрьям апаның пəрəмəчлəрен күрүгə авыздан су килə иде. Дошманлык онытылмады, дошманлык тарихы аскы катламнарда гына калып торды, күмелде. Малайлар үсеп, ныгып, иңнəре киңəеп, егетлəнеп авылга каникулга кайттылар. Яңа гадəтлəре аларга Язкилдегə кадəр ияреп кайтты... Тик авылда ике күршенең хəле элеккедəн дə яманрак иде. Мидхəт Хəйдəр янына керергə чыкты. — Кермə! – дип бер генə кычкырды Мирфатыйх. Хəйдəр Мидхəтлəргə керергə җыенды. — Йөрмə! – дип бер генə җикерде Сəлəхетдин. Гөлмəрьям Мирфатыйхны, Гөлбикə Сəлəхетдинне куəтлəделəр. — Кермəсен! — Йөрмəсен! Икенче көнне капка төбендə бер-берсен күрделəр, танымаганга салышып берсе кырлар ягына, икенчесе Түбəн очка карады... Көндез очрашмыйлар, кичен бер-берсен күрмəскə тырышалар, танцада клубның ике читендə биилəр, Югары очка аллы-артлы кайталар. Лəкин дошманлыктан ничек котылмак кирəк?! Җəй узды, ямьле җəй... Яшьлек җəе. Көзен алар тагын Чистайда очраштылар һəм дошманлык бер дə булмаган төсле күрешеп, белешеп йөри башладылар, бергəлəп чəй кайнаттылар. Бəрəңге пешерделəр. Дошманлык һич көтмəгəндə үзен сиздерде. Практика вакытында булды бу яман хəл. Егетлəрнең икесен ике тракторга утыртып, учхоз җирен сөрергə куштылар. Бер əйлəнделəр кишəрлекне Хəйдəр белəн Мидхəт, ике урадылар, тəмəке тартырга, фикер уртаклашырга тукталдылар. Икесе дə аракыны яратып эчə һəм тəмəкене тəмлəп тарта башлаган вакыт иде. Көн эссе, көн бөркү, ник чыпчык җиле иссен... Яндыра! Икəүлəшеп трактор күлəгəсендə чүмəштелəр. Суыралар, тарталар, черт тə черт төкерəлəр. Ике авыздан, дүрт борын тишегеннəн зəңгəр төтен ургылып чыга да һавада озак кына бөтерелеп тора. Зəп-зəңгəр рəшəле чиксез гөмбəздə күкнең йөрəге – тургай талпына.

328 просмотров

Другие публикации канала

Популярные публикации канала

Читать дальше

Два раза в неделю свежие посты этого канала — на почту и в личную ленту. Без повторного поиска канала вручную.