Әтәч менгән читәнгә (повесть)
Әтәч менгән читәнгә (повесть) Аяз ГЫЙЛӘҖЕВ 9. Тəҗрибəсез Зөфəр дə бүгенге көнен каргый иде. Тизрəк узуын, онытылуын тели иде. Көннəренең, гомеренең санаулы икəнлеге турында уйлап та карамый иде ул. Ə бүгенге көн шулкадəр матур, Зөфəрнең тирə-ягы искиткеч бай, кызыктыргыч дəрəҗəдə төрле-төрле иде. Ул, Олы су буенда бер максатсыз, мəгънəсез йөреп талчыккач, биек куе үлəннəр арасына кереп күмелде, əмма үзенең гаҗəеп бер матурлык арасына чумуын аңламады. Көн шулкадəр рəхəт, җылы иде, җилсез, тып-тын иде. Һəр тарафта бал кортлары оча, төклетуралар гөжелди, ул исемен белмəгəн əллə никадəрле алтын-сары, чуар бөҗəклəр үрмəлилəр, сикерəлəр тəпəлəшеп, сугышып яталар, кыскасы, болынның һəр карышы үзенчə матур, үзенчə хəрəкəттə иде. Зөфəрнең дүрт ягында да тирбəлə-тирбəлə ганҗə гөллəр хуш ис тарата. Кояш нурлары аның битен, муенын иркəли, футбол ярышынная соң була торган арганлык, гəүдə авырлыгы каядыр йомшак җиргə сеңə бара иде. Кошлар пыр да пыр аның тирəсеннəн очып чыгалар, күккə атылалар, күк үзенең сыек саф зəңгəрлеге белəн искиткеч матур иде. Тормыш, табигать, кошлар дөньясы бүгенге көн, бүгенге мəшəкатьлəр белəн мəшгуль! Алар ашыкмыйлар, иртəгəге көн тизрəк килсен иде дип телəмилəр, бүгенгенең рəхəт сөенечлəреннəн тəмам бəхетлелəр иде. Җемелдəп-җемелдəп Олы су ага, тугайларында вак балыклар ялтырашып сикереп куя, комырыкта качып яткан ач күз кушбаш яр күлəгəсенə керə дə, үзенең монда хуҗа икəнлеген белдереп, койрыгы белəн шапылдатып суга, су чəчрəтə. Менə биек-биектəн аваз салып ялгыз торна очып үтте. Икенче җəй рəттəн Зөфəр ялгыз торна күрде. Кайда икəн аның башкалары? Бик биектə, сыек ак болыт дулкыннарына тия-тия очты торна, ə тавышы бөтен күк гөмбəзен иңрəтеп таралды. Торна тавышын ишеткəч, чалкан яткан Зөфəр əйлəнде дə җиргə йөзтүбəн ятты, үлəн сабаклары, кыштырдавык яфраклар аның яңакларына сарылдылар, чəчəклəр иелеп муенын кытыклады. Тугызынчыда укучы малайлар ни уйлый? Тугызынчыда укучы малайлар нинди телəклəр белəн йокыдан уяна? Аларга нинди төшлəр керə? Тугызынчыда уйлата, унынчыда биетə. Тугызынчыда малайлар күбрəк унынчы класс турында уйлыйлар. Унынчы класс тормышның бер баскычын үтү, олы дөньяга чыгарга телəп капка кагу. Тугызынчыда малайлар кыяр-кыймасрак яшилəр, чөнки алда яңа, серле һəм биек капка барлыгын алар чамалый башлый. Унынчыдан соң яңа тормыш башлана. Унынчыдан соң бала ата-ана канаты астыннан чыга яза. Күбесе чыга да үзенчə тормыш итə башлый... Тормыш турында сүзлəр күп. Билгесезлек һəрвакыт сүзлəрнең ишлесен тудыра. Мəктəптə сүзлəр бер төрле. Өй арасында ул сүзлəр башка мəгънə алалар, үзгəрəлəр. Сүзлəр, сүзлəр! Кеше яшəешендə һəрбер аерым сүзнең нинди олы əһəмияткə ия булуына без күп чакта игътибар да биреп тормыйбыз! Сүзлəрнең һəркайсысын үлчəп, тəмен белеп, бөтен лəззəтен тоеп сөйлəргə безнең вакытыбыз җитми, без яшəргə ашыгабыз, без алтын сүзлəрне, алмаз бөртеге кебек бəһасез сүзлəрне, болай, узышлый гына, эч пошканнан, бодай кибəге очырган төсле генə очыртабыз. Кеше туа, күзен ача! Нинди бөек минутлар! Кояш аңа көлеп карый. Юк, кояш түгел, əнкəсенең якты чырае гына икəн əле бу... Кеше туа. Аның күз алдында якты йолдызлар яна! Юк, йолдызлар салкын, ə бу йолдызлар җылы – бəхетле ананың якты күзлəре генə шулай елтырый икəн əле! Менə ананың бəхетле иреннəреннəн беренче сүзлəр пышылдап чыга: «Балам!» «Улым!» яки «Кызым!» Кеше туа. Шушы беренче бөек, изге сүзлəрдəн соң һəр көн, һəр минут сүзлəр дөньясына чума. Өйдə, ата-ана авызында сүзлəр бер төсле яңгырыйлар, бала тəпи-тəпи урамга чыккач, башкалар белəн аралашканда, чордашларын, иптəшлəрен күргəндə өйдə бер төрле яңгыраган сүзлəр икенче, кайчагында бөтенлəй капма-каршы мəгънəлəр алалар. «Яратам» дигəн сүзне генə алыйк. Бу сүзне беренче тапкыр һəм кем авызыннан ишетə бит адəм баласы, уйласаң, бик мөһим мəсьəлə! Бала кем авызыннан беренче ишеткəндə аның эчтəлеген аңлый, бəяли ала, хəтеренə сеңдерə дə шушы гап-гади сүзнең
Канал в каталоге Максиметера
4 581 подписчиков · Книги