серен-моңын күңелендə тоя башлый. Уйлап карыйк əле, хөрмəтле укучым, «манный боткасын я...
серен-моңын күңелендə тоя башлый. Уйлап карыйк əле, хөрмəтле укучым, «манный боткасын яратам, дигəндə хəтерлəп каламы ул бу сүзне, əллə «кояш баешындагы моңсу шəфəкъ нурларын үлеп яратам» дигəн тезмəдə ишетəме?! Кайсы очракта бала күңеленə кереп кала бу сүз? Югыйсə, «яратам» сүзен «урлашырга яратам», «тукмарга яратам», «җан кыярга яратам» дигəн куркынычлы, дəһшəтле тезмəлəрдə дə бердəй иркенлек белəн кулланырга һəм максатка ирешергə мөмкин ич! Телнең мөмкинлеге чиксез, бала һəммəсен ишетə. Без сүзлəрнең чын мəгънəсе турында уйланабызмы, сакмы без? Бала – гөнаһсыз җан, язылмаган ак кəгазь, чишмə челтерəгəндəге ак дулкын, мөлдерəп торган саф күзлəре белəн ата-анасының ачык йөзенə карап күзен ача, уяна, елмая, көтə. Əти-əни аны сүзлəр дөньясына да – катлаулы һəм бер изге илгə алып керə. И туган тел, и матур тел, Əткəм-əнкəмнең теле! – дип əйтəме алар? Əйтə аламы? Ватан, Туган ил, Казан дип телебезнең иң изге, иң бөек сүзлəрен яшьтəн үк бала күңеленə сеңдерə аламы? Сүзлəрнең иң күбесе, иң кадерлесе, иң мөкатдəслəре бала күңеленə ата-ана аша иңə. Онытмыйк без моны, хөрмəтле укучылар! Зөфəрнең хəтеренə сеңеп, уелып калган беренче сүзлəр менə мондыйрак иде... (Бала күңеле уңдырышлы кыр – ни чəчсəң, шуны урырсың!) Өй. Йорт. Өй. (Сүзнең чыгыш килешен бер кулланмыйлар Сəлəхетдин абзый белəн Гөлбикə апа; пар кош шикелле сайрыйлар – «өйдəн» дигəн мəгънə юк, «өйгə» дигəн юнəлеш килеш кенə бар!) Өйгə кайтырга тиеш. Һəммəгез дə өйгə кайтырга тырышыгыз. Шулай кирəк, чөнки өй – байлык, өй – изге, өй – мəңгелек. Өй – безнеке. Мал-туар. Кием-салым. Җиһаз. Сыер. Сарыклар. Симез казлар. Каклаган каз. Каз бəлеше. Каз мамыгы. Каз каурые. (Бер капчык җыеп тапшырсаң, уч тутырып акча бирəлəр.) Һəммəсе өй сүзе белəн бəйлəнелгəн, һəм юллар гел өйгə таба кайта. Тагын сүзлəр. Сүзлəрдəн мəгънə ясала. Мəгънə бала күңеленə сеңə бара. Кеше. Кешенең кулы үзенə таба кəкре. Үз күлмəгең үзеңə якын. Брат братның көтү көткəненə дə рад. Кешегə ышанма, үзеңə таян. Артта калма, алдыңа чыгарма – югыйсə өлешсез калырсың. Ата-ана балаларга, шул җөмлəдəн Зөфəргə дə, сүзлəре белəн генə түгел, эш-гамəллəре, тормыш мисаллары белəн дə бары тик шушы кагыйдəлəрнең генə изге кулланма булырга яраклы икəнен расларга тырыштылар. Ана, җае килсə дə, килмəсə дə, атаны мактады: «Атагыз мал таба белə. Юк җирдəн дə таба ала. Кулыннан эш килə. Эш əмəлен белə. Хəстəрен күрə. Тапканын башкалар сыман читкə чəчеп бетерми, өйгə алып кайта! Башкалар эчə, ул читтə кабып та карамый, чүп-чар кеше белəн аралашмый». Ата да ананың дəрəҗəсен күтəреп яшəде: «Анагыз сакчыл. Бөртекне дə исраф итми. Иш янына куш ясый белə. Йорт җанлыклы. Саран дисеннəр, исегез китмəсен. Əйе, саран. Юмарт булып берəүнең дə оҗмахка кергəне юк əле. Юмартлык – диваналык. Юмартның – даны олы, кабыргасы коры». Ата белəн ана үз сүзлəренең буш түгеллеклəрен тормышлары бөтенлеге белəн дəлилли килделəр. Мал-туар арта тора. Кош-корт ишəя. Былтыр, əйтик, абзарда бер сыер күшəгəн булса, быел аның янында башмак тана да печəн кəмши. Димəк, яренгə ике бозау булачак. Берсен сугымга калдырсаң, икенчесен базарга алып чыгарга да була. Татарларга да дуңгыз симертү хəрам түгел икəн, ике чучка аласың, йорт арасында бөтен калдык-постыкны ашап тора, талымсыз мал, ə акчаны китерə! Акча – кодрəт ул! Тавык-чеби, бакча җимешлəре, машина-машина бəрəңге хуҗалыктан чыгып китə дə акча, кием-салым, йорт җиһазы булып кайта. Дөрес, башкалар да мал асрый, əмма Зөфəрлəрдə бер тиен акча өчен җан кыярга əзер торалар, акчага табыналар, байлыкны барыннан да өстен куялар. Кешелəрнең дəрəҗəсен бары тик мал таба алу белəн генə бəялилəр. Зөфəр бала чактан ук йорт эшлəрендə катнашып үсте. Шулай да йорт арасындагы чышын-пышыннардан читтəрəк булды, чөнки мал, байлык аны бер чакта да кызыктырмады. Беренчедə əтисе бүлəк иткəн өч җəпле пəкене ятим Мөхетдингə биреп кайтты, чуар биялəен əүвəл киеп чыккан көнне үк югалтты, китапларын иптəшлəренə биреп торды, тирə-күрше малайлары гел аның чанасына утырып шуалар иде. Ə Зөфəр, көлə-көлə, тауга чананы үзе сөйрəп менде.
Канал в каталоге Максиметера
4 581 подписчиков · Книги