Шул хәлемдә армия сафларында йөреп кайттым. Армиядән соң бер туры китереп үзем укыган т... — 13 июля 2026 г. в 08:17:40.090
Шул хәлемдә армия сафларында йөреп кайттым. Армиядән соң бер туры китереп үзем укыган техникумга кергән идем. Бер группада укыган Фәридәне очраттым. Ул – шәһәр кызы. Миңа тәүдә бик тә чибәр кебек күренсә дә, теге хәлдән соң гади бер кешегә әйләнгән иде. Әле дә шул хәлдә күрдем. Ә Фәридә үзе бик шатланып, кочаклап үбеп алды. Мин дә салкын гына кочаклаган булдым. Юк, үбә алмадым. Моны Фәридә дә сизде. Ул хәзер техникумда укыта икән. Читтән торып институтка укырга да кергән. Саубуллашканда әйтеп куйды: – Фәһим, нәрсә булды сиңа? Әйт, нәрсә булды? Син бит тәүдә алай түгел идең. Ут идең бит. Бер каравың белән кызларның һушын ала идең? – ди. Мин тиз-тиз саубуллашып китү ягын чамалыйм. Бер-ике адым атлауга, ул минем арттан килеп туктатты да: – Фәһим, мин бит сине һаман яратам. Кайда яшәгәнемне беләсең, – дип, ярып салды. Мин бер сүз дә әйтә алмадым. Башымны иеп, борылып киттем дә бардым. Аңа барысын да сөйләп буламыни? (Дәвамы бар.)

