...Яшь чагымда хатын-кызлардан, уттан курыккан кебек, курка идем. Мәктәпкә алты яшьтән ... — 13 июля 2026 г. в 08:17:39.811
...Яшь чагымда хатын-кызлардан, уттан курыккан кебек, курка идем. Мәктәпкә алты яшьтән үк төшеп, урта мәктәпне тәмамлагач, Эстәрлетамакның зоовет техникумына укырга кергән чак. Укырга керүен кердем, тик техникумның тулай торагыннан миңа урын бирмәделәр. Анда ерак районнардан килгән студентларга гына урын булды. Шулай әти белән йөри-эзли торгач, чак бер фатир таптык. Шунда яшәп ятам: укырга барам, кайтам дигәндәй. Фатир хуҗалары болай ару гына күренәләр. Үзләре дә әллә ни карт түгелләр. Өйләнгәннәренә дә берничә ел гына. Абзый чи татар, ә апа – марҗа. Ашау-эчү дә әйбәт. Икесенең дә миңа карата мөгамәләсе яхшы. Авылдан ит, сөт, май, бәрәңгесен дә дигәндәй, вакытында җибәреп торалар. Гомумән, зарланырлык түгел. Тик бер сәер гадәтләре генә бар боларның. Сирәк-саяк кына булса да савыт-саба шалтыратып алалар. Дөрес анысы – мин өйдә чакта Шәйхи абзый белән Маруся түти бик әрләшеп бармыйлар. Шулай да ычкынгалап китәләр шул, китәләр... Ул чакны Шәйхи абзыйга эшеннән яхшы эшләгән өчен матур гына акчалата бүләк биргәннәр, шикелле. Абзый әзрәк салметдин, ягъни кыек төягән. Бүләкне юып, кәефләнеп кайтып керде. Маруся түти тегеләй-болай әзрәк мыжып алды. Кичтән шуның белән бетте. Ул кичне соң ятылды. Кышкы имтиханнар җитеп килә. Шуларга әзерләндем. Иртән, нишләптер, саташып, бастырылып уянып киттем. Әле караңгы, ә залда ут яна. Ишетәм, болар әрләшеп, дөп тә шап сугышалар. Хуҗалар зал ягында яталар, ә мин – бәләкәй йокы бүлмәсендә. Тиз генә дәрескә чыгып шылыр идем, юк, булмый, болар идәндә йоклыйлар. Миңа алар аша атлап үтәргә кирәк. Бераздан басылырлар әле, дип уйлыйм. Кая ул! Кызганнан-кызалар гына. Сүгенешеп тә алалар. Кыскасы, пыр тузышып сугышалар. Бер заман апам кычкыра башлады. – Федя, коткар, абзаң үтерә! – ди. – Федя мин инде ул. Ә чын исемем – Фәһим. Кысылмаска болар арасына, ягъни, нейтралитет сакларга минем исәп. Әллә нинди кыргый тавышлар белән инде Шәйхи абзый кычкыра башлады. Болай ятып түзеп буламы!? Торып, тиз арада киендем, ә абзыем һаман җир ерта. Ни эшләргә? Ни булса да булыр, дидем дә, чыктым тегеләр янына. Йә Ходай, бу ни гыйльлә? Һуш китмәле хәл. Анадан тума калган Маруся түти абзыйны идәнгә сузып салып, яра гына. Апа хәлле, ярыйсы гына таза үзе. Мин инде тиз генә өс киемнәремне киенеп чыгып шылыйм, дип уйлаган идем, түтинең: – Тагын эчәсеңме? Тагын сугышасыңмы? Татарин хреново, – дип абзыйның башын төйгәнен күрдем. Аның «татарин хреново» дигәне күңелемә бик каты килеп бәрелдеме, әллә абзыем жәл булып киттеме, белмим. Бөтен батырлыгымны җыеп, килептереп түтинең маңгаена ямадым барча булган нәфрәтем белән. Түти тәгәрәп китте. Яшь кенә булсам да авылда көрәк-сәнәк тотып үскән малай да инде мин. Апа шулай тәгәрәп калды, мин ишектән чыгып шылдым. Бетте, шул көннән мин ул фатирга аяк басмадым. Яңа фатир тапканчы бер якташ дус егет кырында кунып йөрдем. Шул көннән минем йөрәккә нәрсәдер булды. Хатын-кызга ниндидер бер нәфрәт белән карый башладым, аларга карата мөнәсәбәтем баштүбән әйләнде. Элек хатын-кызлар миңа бер назлы гөл-чәчкә кебек булсалар, хәзер бетте, мин аларга шикләнеп, куркып, эчке бер нәфрәт белән карыйм. Шәйхи абзыйның марҗа хатыны аркасында сүрелдем, бөтенләй суындым аларга карата. Элек шулкадәр матур, минем буй җитмәслек булып күренгән чибәр кызлар хәзер бер буш шәүлә генә булып калдылар, чүпрәк-чапрак эленгән бер билгесез җан ияләренә әйләнделәр. Кыскасы, элек «их, монавы кызны бер кочаклап карыйсы, үбеп аласы иде», дип хыялланып йөргән чибәр кызларның буяулары купты. Күз алдымда ямьсезләнделәр. Элек үзем күз атып йөргән сабакташ кызлар да минем бу халәтемне сизде шикелле: – Нәрсә булды, Фәһим? Нәрсә эшләдең, авырыйсыңмы әллә? – дип сораштырып та карадылар. Бетте, минем йөрәк кызлар өчен боз булып катты.

