Койманың теге ягына чыгып караган иде, Раниянең тагын исе китте. Андагы чүплек тавы кой... — 12 июля 2026 г. в 18:41:07.005
Койманың теге ягына чыгып караган иде, Раниянең тагын исе китте. Андагы чүплек тавы коймадан биек диярлек. Эш муеннан. Туфракка көрәк тыксаң, ватык шифер, рубероид, пыяла кисәкләре, тимер-томыр, чуп-чар чыкмаган бер карыш җир дә юк. Ничек бу ташландык бакчада яшелчә үстергәннәр дә, ничек бу җирдән файдаланганнар, ни өчен үзләрен туйдырган чем кара туфракны рәхмәт урынына болай чүпләп җәзалаганнар – Рания һич тә аңлый алмады. Йортның элекке хуҗасы беренче карашка зиһенле, уңган куллы картка тарткан иде кебек. Кеше белән бер пот тоз ашамыйча аны аңлыйм димә шул. Аякка баскан, үз тормышлары белән шәһәрдә яшәп яткан ике малае булса да, егерме, егерме биш яшьлек улларын әле булса дөнья көтәргә өйрәнмәгән, авыл тормышын бик белмиләр дип санапмы, Рания һаман үз көченә, үз акылына күбрәк таянды. Әниләренә бөтенләй булышмадылар түгел, эшләштеләр Илгиз белән Радис. Шулай да улларын үз гаилә мәшәкатьләреннән еш аерасы, борчыйсы килмичә, Рания күбрәк авырлыкны үз җилкәсендә күтәрде. Ә кайчан салынганы да билгеле булмаган мондый иске йортны сипләп рәткә китерү өчен әлбәттә күп көч, вакыт, акча сарыф итәргә кирәк иде. Рания эшли торды, булган бар акчасын шушы йортка сала торды. Көченнән килгәнен җиң сызганып үзе эшләде, килмәгәнен кеше яллап эшләтте. Иң башта Рания шиферын, брус-тактасын сатып алып, кеше яллап өйнең түбәсен алыштырды. Өйне тышлаган такталарны, тәрәзә рамнарын буяп җибргәч яңа түбәле йорт ачылып, матурланып китте. Идән-түшәмне буягач, дивардагы иске катыргы-обойларны куптарып, яңа материал ябештергәч, өйнең эче танымаслык булды. Иске йорт көннән-көн үзгәрә, ямьләнә барды. Иске коймалары сүтеп, алар урынына яңаны тотарга Хәдичәнең ире Рәис алынды. Рания аны күрсәткән ярдәме өчен әлбәттә хаксыз калдырмады. Иске такталардан булса да Рәис утынлык төзеп бирде. Әз булса да Хәдичәгә дә акча керә, Раниягә дә кеше эзлисе юк. Ирен тыңлатып ахирәтенә ярдәмгә чыгарып җибәргән өчен Рания дустына бик рәхмәтле иде. Хәдичәнең ирен – Рәисне генә танымады Рания. Яшь чакта бергә эшләгәндәге җор күңелле, елмаючан егет әллә кая булган. Карашын җирдән аермаган, башын аска игән бу ирдә элекке Рәиснең шәүләсе генә калган. Басылган, изелгән. Әллә дөнья баскан, әллә каты холыклы хатыны – үзе генә белә. Авызына хәмер эләкмәгән көннәрдә кыйналган эт кебек койрыгын сөйрәтеп аракы эзләп тик йөри. Аяк басуы да элекке кебек дәртле түгел, ә ничектер җайсыз, сөйрәүле. Айнык чагында тугры эттәй Хәдичәнең күзенә генә карап тора. Ул әйткәнне генә эшли. Өрәк кебек хатынының авызына гына карап тора. Ул елмайса елмая, елмаймаса юк. Үз фикере булмагандай, ул әйткәнне җөпләп кенә тора. Хәдичәнең ирен басканы, изгәне әллә каян күренеп тора. Кеше алдында аяк тибеп кычкырмаса да, теленнән ире турында алкаш, исәр дигән кимсетүле сүзләрдән башканы ишетмәде Рания Хәдичәдән. Бераздан Рәиснең үз хатыныннан бу хәтле куркуының сәбәбен дә аңлады кебек Рания. Юктан гына ызгышып китеп, Хәдичә ирен дүрт елга төрмәгә утырткан булып чыкты. Ире анда утырганчы, аерылырга өлгерсә дә, аннан кайткач үзе тагын кабул иткән. "Менә бит, төрмәнең ничек файдасы булды. Аннан кайткач шыпырт булды, бер каршы сүзе юк", – сөенә Хәдичә. Тик иренең сынганын, тере үлеккә әйләнгәнен генә күрми. Бәлки күрәдер. Бәлки аңа нәкъ шундый ярым тере ир кирәктер. Рәисне ничек кенә кызганса да, Рания ир белән хатын арасындагы мөнәсәбәтләргә тыкшынуны килешле санамады. Тик үзендә эшләгән көннәрдә генә Рәисне аңларга, аның белән ачыктан-ачык сөйләшергә тырышты. Үз эченә бикләнгән ир ачылмады. Бары тик эшләгән эше өчен түләнәсе хакның бер өлешен булса да хатынына түгел, үзенә бирүен үтенде. Эч яна бит, Рания, аңла инде мине, зинһар, янәсе. Тик хатын гына белмәсен. Шулай Рания бер эш өчен ике тапкыр түләде. Бер өлеше Хәдичәгә, икенче өлеше шыпырт кына Рәискә.

