Һәм һәркайсы зур чыгымнар таләп итә. — 5 июля 2026 г. в 16:52:22
Һәм һәркайсы зур чыгымнар таләп итә. Йөз сум акчаң булганчы, йөз дустың булсын, дип, шундый чакта әйтә торганнардыр. Эшләгән эшен күреп, максатларын аңлап, милләт җанлы эш кешеләре, зур бизнесменнар, хәтта бәләдия һәм дәүләтнең җаваплы хезмәткәрләре дә үзләре тартылды, үзләре ярдәм кулы суздылар аңарга. Шулай булмаганда, бу зур һәм җаваплы миссияне һичничек башкарып чыгу мөмкин дә булмагандыр. Берсе мебель китерде, икенчесе техника, өченчесе бик тә борынгы биналарына ремонт ясады. Кемдер Вакыфка килүчеләр өчен үзенең кунакханәләрен тәкъдим итте, башка масрафларын үтәргә дә әзер кешеләр табыла торды. Шул рәвешле, күпме дәверләр бер-береннән дәүләт чикләре белән аерылып, изоляциядә яшәгән төрек дөньясының акрын-акрын гына булса да күзләре ачыла, офыклары киңәя башлады. "Безнең милләт үлгәнме, әллә йоклаган гынамы?..." дип, үз-үзенә 20 нче гасыр башында ук сорау куйган татар шагыйре Габдулла Тукай сүзләренә конкрет эш белән җавап бирергә керешә Вакыф. Туксанынчы еллар башында күрешеп танышкан көннәребезнең берендә мин, белмим нинди уңай белән, Туран Язган әфәндегә Тукайның шул сүзләрен искә төшергән идем. - Тукта, ни дигән, кабатла әле, кабатла, - диде ул шул чак, кинәт җанланып китеп. Кулына каләм һәм ак кәгазь алды. - Безнең милләт үлгәнме, әллә йоклаган гынамы?... - Белмәдем. Тукайны ишетеп белсәм дә, күп кенә әсәрләрен укыган булсам да, бу сүзләрен очратканым юк иде. - Тукай зур шагыйрь генә түгел, ул масштаблы фикер иясе һәм публицист та булган. Мәкаләләренең берсен ул шундый сүзләрдән башлап китә. Шунда әле генә язып алган Тукай сүзләрен берничә кат укыды һәм ятларга теләгәндәй үзалдына кабатлап та алды ул. - Сиксәненче елларда Вакыфны нигезләп йөргән көннәремдә бер ялгызым калып уйланган чакларым еш була торган иде, - диде ул. - Менә шул минутларда баш очымда берөзлексез чуалган фикерләрнең берсе күп еллар әүвәл татар шагыйре Габдулла Тукайны да борчыган, димәк. - Тукай төрек әдәбиятын һәм төрек поэзиясен бик яхшы белгән. Аның остазлары Мотыйгулла хәзрәт һәм Камил Мотыйгиларның да тәэсире зур булган бу уңайдан. Кызганыч, Төркиягә сәяхәт турында хыялланса да, бару насыйп булмый үзенә. - Милләт турында уйланган, гомерен халкын агартуга багышлаган кеше һич кайчан матди байлыкка ирешә алмаган, - дип куйды Туран әфәнде, татар шагыйренең тәрҗемаи хәлен яхшы белгәнлеген аңлатып. - Шуңа күрә дә егерме җиде яшендә дөнья куя... - Миңа да "Булмастай эшкә алынасың, син илдә танылган икътисадчы, ташла", дип киңәш итүчеләр күп булды ул елларда. "Чәчелеп, таралып беткән төрекләрне син генә уята, җыя алмассың", диделәр. - Ә сез, безнең бәхеткә каршы, аларны тыңламагансыз... - Берләшү байрак берлеге түгел, Ринат. Берләшү – ватан берлеге дә түгел, географик берлек түгел. Берләшү – ул бер-береңне аңлау, күрешеп-аралашып яшәү. Ул тел берлеге, фикер берлеге һәм эш берлегедер... Болар хыял гына түгел, һәм мондый бергәлек файдадан башка һичкемгә, һичбер дәүләткә зыян китермәячәк... - Төрле дәүләтләргә бүлгәләнеп яшәүче бер без генә түгел, - дидем шунда сүзгә кушылып. - Фин-угор халыклары да аралаша, бер-беренә тартыла, славяннар да шулай... - Ә төрекләргә ярамый диләр, шулай бит!... - Соңгы араларда, Аллага шөкер, гаепләүчеләр бик күренми кебек, - дидем мин. - Ә миңа ишетергә туры килә. "Төрекче", "туранчы" диләр. - Исемегез Туран булгач, телгә үзеннән-үзе ягылып тора торгандыр шул андый сүзләр. - Дисеннәр, туранчы дисеннәр, төрекче дисеннәр. Барысына да лаек санасыннар, карышмыйм, кабул итәм. Чөнки мин үз гомеремдә акылга сыймаслык яисә кануннарны бозган һичбер эш эшләмәдем... Һәм эшләргә дә җыенмыйм. (Дәвамы бар.)