Атай икмәге (хикәя) — 21 июля 2026 г. в 10:37:23.089
Атай икмәге (хикәя) Фәрзәнә АКБУЛАТОВА 1. Быел яз иртә килде. Соңгы ике көн эчендә тау сыртындагы карлар эреп бетте. Урамнан шаулап гөрләвекләр акты. Тик өйләрнең салам кыеклары гына кардан әрчелгәч мескен кыяфәткә керде. Кайсы җире сыер тизәге белән сыланган, яртылаш җиргә сеңгән бу өйләр халыкның күргән нужасы турында әллә кайдан сөйләп торалар кебек. Шулай да яз — яз инде. Авылда гадәттә булмаган җанлылык сизелә. Мидхәт белән Мотаһар да өйдә ятып түзә алмады. Әниләренең тыеп китүенә карамастан, күтәрмәгә чыгып утырдылар. Кыш буе өйдә ятып ялыккан тәннәрен языр өчен талны ат итеп яланаяк әле бу якка, әле теге якка чаптылар. Өйнең кайчандыр киртәләнгән булуы турында анда-монда серәешкән казыклардан гына белергә мөмкин. Салкын кышта туңып үлмәс өчен, киртә-куралар күптән ягылып беткән шул. Нихәл итәсең, дүртенче ел барган сугыш үз авырлыгын халык җилкәсенә нык төшерде. Бу афәт басылса, барысы да рәтләнер иде дә... Йорт хужасы Галләм абзый сугышның беренче көннәрендә үк хатынын, берсеннән-берсе бәләкәй ике улын калдырып фронтка китте. Аны озатканда кечкенә улы Мотаһар йөрми дә иде әле. Әтисен бөтенләй хәтерләмәгәнгә күрә: «Әтием болай идеме, тегеләй идеме?» — дип Маһикамал апаның да, Мидхәтнең дә теңкәсенә тиеп бетә. Ә соңыннан ишеткәннәрен үзе күргән төсле итеп сөйләп йөри. «Әти миңа зур булып үс дип әйткән иде, вәт», — дип куя. Кайберәүләр җәллиләр, икенчеләре: «Ә син нәрсә дип жавап бирдең?» — дип сорыйлар. Мотаһар күзләрен зур ачып, тотлыга-тотлыга сөйләргә керешә: «Мин зур булам, дидем! Өй түшәменә терәлгәнче үсәм, дидем. Юк, менә хәзер үк тиям», — дип стенага бәрелеп ала. Башын авырттырса акланып та куя: «Нык зур булсаң, нык бәреләсең дә куясың шул». Мидхәт әтисен томанлы гына булса да хәтерли. Шуңа күрә энесе сөйләгәннәргә төзәтмә кертеп тә жибәрә. Менә шушы балалар сугышның дүртенче язын каршылыйлар. Мотаһар суыктан каз тәпие кебек кызарган аякларын уа-уа абыйсына эндәште: — Абый, әйдә күтәрмәдә генә уйныйк! — Чыкканга яңа гына, өшедең дәме? — Аякларым туңды, әйдә инде!... Мидхәт сукрана-сукрана өйгә табан китте: — Пешмәгән булып чыктың бит, ә! Җитмәсә, мин солдат булам, дип йөрисең әле. Үзенең дә аяклары туңган, ләкин ул бит абый, һич кенә дә сер бирергә теләми. Мотаһарның бик тә солдат буласы килә, шуңа да ул җавапсыз калмый: — Нишләп булалмый, ди? — Була аласың инде, — дип ирештерде күтәрмәгә килеп утырган Мидхәт. — Йә, нәрсә уйныйк? — Чәй эчкән булып, яме? — Кызлар уены бит ул. — Аһ-аһ, нигә, без дә чәй эчәбез бит. Мидхәт, энесе белән сүз көрәштерүне файдасызга санап, кул гына селтәде: «Яса». Мотаһар мыш-мыш килеп үзе җыйган чынаяк ярчыкларына «чәй» ясый башлады. — Нигә сөт салмыйсың? — Абый, әнием сыерны сатты бит, шуңа сөтсез генә эчерәм. Мидхәт, әнисенең көзен үк сыерларын сатып җибәргәнен хәтерләп, көрсенеп куйды. Хәер, кыш чыгарырлык саламы булса, сатмас иде дә... — Без монда юри генә чәй эчәбез. Шулай булгач, сөт тә бар, төшендеңме? Әнә, башмагыбыз сыер булган, дип уйныйк. — Ярар, — дип Мотаһар баш какты да, балчык кисәкләре тезә башлады. — Ипи аша, абый, менә, әй күп алар... — Кинәт еламсырап, Мидхәткә төбәлде, — ачыктым, абый. — Тукта, энем, уйнап бетик. — Әй-й, мин башка уйнамыйм, ашыйсым килә. Эһң-эһ... — Мотаһарның күзеннән яшь бөртекләре тәгәрәде. — Вәт сине, тукта инде! Үзе зур, үзе елый. Әнием кайтканны көтик. Хәзер ашап, кичен ач утырасың киләме? — Минем монавы җирем авырта. — Мотаһар ашказан тәңгәленә күрсәтеп уфтанды. Мидхәт аны тынычландырырга тырышты. — Озакламый әти кайтыр. Әнием, ул кайтса, ипи дә, бәрәңге дә мул булыр, ди бит, шуны ишетмәдеңмени? Мидхәт үзе дә шул көнне күз алдына китерергә маташты, чынлап та ипи, бәрәңге көн саен булырмы икән? Мотаһарның күзләрендә шатлык очкыннары күренде: — Әтием тиздән ипи алып кайта, әйе бит? — Әй исәрсең дә инде! Ул ничек сугыштан ипи алып кайтсын ди? — Нигә? Ипи дә алып кайта ул, — Мотаһар абыйсын ышандырырга тырышты. — Әтием безнең гел ачыкканны белә дә инде... Абый, әйдә, мич эчен карыйк, бәрәңге онытылып калмадымы икән?

