Мидхәт энесенең ниятен кире кагарга батырчылык итмәде. Менә Мотаһар мич эченә кереп кит... — 21 июля 2026 г. в 10:37:23.627
Мидхәт энесенең ниятен кире кагарга батырчылык итмәде. Менә Мотаһар мич эченә кереп китте. Бераздан аның төшенке генә тавышы ишетелде: — Юк... Сүз юк. Мидхәт үзе дә бик ачыкты. Эчендә нәрсәдер чеметенеп-чеметенеп ала. Өйдә бәрәңге бар-барын, ләкин әнисе аларны исәпләп, көндәгесен көнгә бүлеп куйган. Сәке астындагы кичкә пешерергә дигәннәреннән икене генә алып... Юк, әнисе тукмар. Ул эштән арып кайта, әрләп тә, чабып та җибәргән чаклары була. Мотаһар янә көйсезләнә башлады: — Әнә. Хәдичә әбинең миченнән төтене чыга. Ашарга пешерәләрдер әле. — Чү дим бит. Мин дә ачыктым, ә бер дә еламыйм. Түз! Шулай дисә дә Мидхәт үзе түзмәде, ике бөртек бәрәңгене учына кысты. Хәдичә әбидән пешертеп алыргамы әллә? Түрбашта нәрсә беләндер булышып йөргән Хәдичә әби ишек тавышына әйләнеп карады. — Кем икән дип торам, синмени, Мидхәт балам? Әйдә, уз. — Юк, үтеп тормыйм. Шушы ике бәрәңгене пешереп кенә бир әле, әбекәй. Безнең мичкә ут ягылмаган. — Бәрәңге, дисеңме? Аһ-аһ, пешерермен, нигә пешерми ди! Менә үзем дә балаларга берәр нәрсә әтмәлләп йөри идем, — диде Хәдичә әби оныклары ягына күрсәтеп. Мидхәт тизрәк өйләренә табан йөгерде — Мотаһар, булды! Тиздән бәрәңге ашыйбыз. Энесе шатлыгыннан сәкедә тәгәри башлады. — Ура-ура! — Әй, син, тукта әле. Ашавын ашарбыз, ә әнигә нәрсә диярбез? Вәт бит. — У-у-у, безнең әле бәрәңге күп лә инде. Ашап та бетерә алмабыз әле, чын, кайчан әтием кайтканчы. Мидхәт аның аңгыралыгына аптырап куйды. Әтисе кайтса, имеш, аның кайчан кайтыры билгесез шул. Әнисе генә тиздән кайтыр, ди, ә тизнең һаман тиз булганы юк. Ниһаять, бәрәңге артыннан барыр вакыт җитте. Мидхәт күршеләренә дөбер-шатыр барып керде һәм сәке өстендә чыр-чу килеп елашып утырган балаларны күрде дә туктап калды. — Әбекәй, мин бәрәңгегә кергән идем... — Синме бу, балакаем? Нәрсә генә дип акланыйм икән соң, Ходай Тәгалә? Монавы кара йөзләр мин урамнан кергәнче бәрәңгене мичтән алып, кырып-себереп ашап беткәннәр дә куйганнар бит. Туктагыз дим, корыгырлар, тавышыгыз чыкмасын! Мидхәтнең кинәт тез буыннары калтырады, ул, егылып китүеннән куркып, ишек яңагына сөялде. Хәдичә әби һаман оныкларын орышты: — Мин юкта ризыкка тиеп кенә карагыз! Менә күрәсезме? — Ул кулындагы сыек чыбыкны селкеп алды. — Хәзерге шикелле генә итмәм мин сезне! Балалар куркышып тагы да кычкырыбрак елый башладылар. Аларның тавышы Мидхәтне сискәндерде, башын түбән игән килеш малай чыгарга борылды. — Балам, торып тор, риза итим, — кулына бер савыт катык тоткан Хәдичә әби аңа таба атлады. — Күптән катык күргәнегез юктыр. Ак белән тукланган кеше сәламәт була ул. Мидхәт катыкны алырга да, алмаска да белмәде. Аның бу балалар ризыгы икәнен яхшы аңлый иде. Мотаһарны күз алдына китергәч, үзе дә сизмәстән савытка таба сузылды. Күз яшьләрен җиңе белән сөрткәч, Хәдичә әбинең ягымлы йөзенә карап, ишетелер-ишетелмәс кенә пышылдады. — Зур рәхмәт, әбекәй... — Ул савытны эләктерде дә чыгып ычкынды. Мотаһар абыйсы килеп керү белән аның кулына ябышты. — Пештеме, абый, пештеме? — Энем, Галияләр безнең бәрәңгене белмичә ашаганнар да куйганнар. Син аны әнигә әйтмәссең, яме. Ә Хәдичә әби безгә катык бирде. Мотаһар ул сөйләгәнне әллә ишетте, әллә юк, ашыга-ашыга катыкны чөмерергә кереште. «Миңа да калдырмасмы икән?» — дип уйлады Мидхәт. Ач чакта икенче берәүнең ашаганын карап торудан да авыр нәрсә юктыр. Мидхәт газап чигә-чигә төкерекләрен эчкә йотты. «Ярар, мин түзәрмен. Әнием кайтырга да күп калмады инде», — дип юатты ул үзен. Мотаһар катыкны эчеп бетергәч, буш савытның читен бармаклары белән сыпырып ялап куйды. Тагын әз генә булганда, их, юк шул... Маһикамал апа эштән, гадәттәгечә, соң гына кайтты. Мотаһар әнисе керер-кермәстән аңа каршы йөгерде: — Әни, без бәрәңге ашамадык, чын! Мидхәт иренен авырттырганчы тешләде, ышан бу Мотаһарга, әйтми, имеш. — Ашамадык, абый, әйе бит! Без аны, без аны... — ул абыйсының әйтмәскә кушуын хәтерләп шып туктады. Маһикамал апа, болар нәрсә сөйли әле дигән шикелле, аптырап карап торды да сәке янына килеп, бәрәңгеләрен барлады. — Икесе кая?

