Һич сөйләргә иренми бу хатын, анысыннан битәр, уенга алып тик тора барысын. Мәймүнә бул... — 28 июля 2026 г. в 14:02:24.043
Һич сөйләргә иренми бу хатын, анысыннан битәр, уенга алып тик тора барысын. Мәймүнә булса, тагын чучка булдыңмы, дип, яшелле-зәңгәрле тавышы белән бер акырыр иде дә ишекне шап ябып чыгып китәр иде. Хәер, моңа нәрсә, ире түгел, майга буялган кешене дә тәүге күрүедер әле, кызык кына тоеладыр. Ире ике атна саен өсте-башы манып алгандай булып кайта башласа, тиз үзгәрер иде каршылаулары. Ләкин менә әлеге мизгелдә күңеле тыныч иде Рәмилнең, хәленнән килгәнне эшли, кемдер баш өстендә ажгырып тормый. Хөрмәтләп чакыралар, йомшак сөйләшәләр. Ишек төбеннән үк тәмле исләр танауны ярып керде. Тамак ачуы да хак икән. Матильда мич эченәрәк куелган табаны алып өстәл өстенә утыртты, капкачын ачып җибәрде. Чаж-чож килеп торган май эчендә бәрәңге пәрәмәчләре икән. Бәрәңге генә димә әле син аны: бәрәңгесе борчак зурлык кына иттереп ваклап туралган, суган белән аралаштырылган, һәр кисәге майда йөзә, камыры кетердәп тора, телеңне йотарлык инде менә! Ике-өчне шудырганчы, Рәмил табадан башка нәрсә күрмәде. Маңгаена тир бәреп чыккач кына иркенләп тын алды, үзенә аптырап куйды. Әйтерсең лә үз өендә, тартына да белми, хуҗадан болайрак кылана. Уңайсызланганын сиздермәс өчен, тамак кыргалаган булды, алдына ясап куелган чәйне йотты. Чәй аңа таныш үлән чәе иде, өстәлдә шикәр-мазар күренмәде. «Ә нигә икәүләп кенә кара-каршы утыралар соң әле алар?» – Ә малай кайда? – дип кызыксынды Рәмил. – Ул уйный, – диде хатын тыныч кына. – Башта аны ашатырга кирәк, бала бит ул, түземсез була. Исеме кем, күрмәдем дә әле үзен, – дип, ризасызлык белдереп куйды Рәмил. Ул монда авыз чапылдата, малай әллә төкерек йотып чаршау артында торадыр. – Мин аның тамагын туйдырдым, иркенләп аша. Син бала җанлы икәнсең. Безнең халык та балалар дип үлә. Ә улымның исеме Гарсия. Бабаемның исеме. (Дәвамы бар.) "КУ", 12.2013

