Үкенечле сер (хикәя) — 3 августа 2026 г. в 06:23:36.447
Үкенечле сер (хикәя) Айгөл ВӘЛИЕВА 2. Нинди авыр булса да заманалар, Фәнүр белән Лилия бер берсенә тугры булдылар. Эшләрендә дә үзләрен ихтирам иттеләр. Күзләре гел сагышлы сылу табибны балалар бигрәк яраттылар. Күпме баланы коткаргандыр, кем санаган, һәр берсен үзенең баласыдай итеп дәвалады Лилия. Эшли башлаганына дүртенче ел дигәндә Лилиягә үзенең авылыннан авыр хәлдәге кыз баланы алып килделәр. Кызның әнисе – аның классташы Әминә булып чыкты. Кабинетына баласын күтәреп килеп кергәч, Лилиянең коты очты. Таныр кебек тоелды. Әмма Әминә аны танымады. Классташының кызын да яхшы дәвалады. Мәлен туры китереп, элекке үзе турысында да сорашты. Әминә үзе белгәннәрен аңа сөйләде. ...Калада укып йөргән Лилияне көчләгәннәр. Кыз куркуыннан һәм оялуыннан берсенә дә, бер нәрсә дә әйтмәгән! Әтисе бигрәк усал шул, шуңа әти-әнисенең аңлавына өмет тә итмәгәндер. Авырга калганын да вакыты үткәч кенә белеп калган. Әмма бала тапканда үлеп калган. Кыз баласы тере кала. Укыган җире аша әнисен чакыртып алып, баланы биреп кайтарганнар. Әти-әнисе кыз балага Алия дип исем кушканнар, үзләренең фамилиясенә яздырганнар. Әтисе нык кына тузынып ала, азак бөтен кайгысын эчүгә сала. Тик бераз вакыттан ничектер үзен кулга алып, бөтен сөюен шушы балага бирә. Алия шундый уңган, егәрле кыз булып үсеп килә. Хас мәрхүмә әнисенә охшап тора, дип тәмамлады хәбәрен Әминә классташы. Шулай вакыт артыннан вакыт үтеп торды. Лилия әллә күпме тапкыр кайтып кызын күрергә, дип уйлады, тик нәрсәдер аны җибәрмәде. Юлы төшмәде, йә эшеннән бушамады. Үзләренең уллары да үскән саен күбрәк игътибар таләп иттеләр. Бүтән балалары булмады. Биш ел элек, көзнең матур чагында, аларны якын дуслары Лилиянең туган авылына туйга чакырдылар. Уллары Динислам шул авылдан кәләш ала икән. Лилияләр яшәгән урамның икенче очында гына яшәгән Зәлифә апаның кызы Илсияне. Ул авылдан укырга киткәч тугандыр, чөнки Лилия ул кызыкайны белми иде. Фәнүре: – Бәй, синең туган авылыңнан бит, – дигәч, Лилия: – Әйе шул, – дигән булды. Әмма: – Мин ул авылда үсмәдем, 2 яшьтән икенче районда яшәгән олы әниемдә үстем, башкача ул авылда булганым булмады да, туганнарым да юк бит, – дип алдады. Туйга бардылар. Дусларына да, иренә дә Лилия үзенең шул авылдан икәнен әйтмәскә кушты. Исендә тотучы да юктыр инде. Булса да, кешеләрнең җәлләүле карашларын күрәсем килми, дигән булды. Үзе юл буена дулкынланып барды, 20 елдан соң Лилия үзенең туган авылына кайтып бара. Туган йортына булмаса да, кайта. Авылына якынлашкан саен хатирәләре яңарды, йөрәк газаплары бәгырен телде. Авылы үзгәргән, зурайган. Матур итеп мәктәп, дәваханә төзегәннәр. Яңа йортлар күбәйгән. Өйләре яныннан үткәндә йөрәге ярылырдай булып тоелды. Битләре янды. Барып төшкәч тә, таныш йөзләрне күреп, каушап калды. Өстен бераз ипкә китерү сылтавы белән төпкә бүлмәгә кереп бикләнде, байтак кына үзенең дулкынлануын баса алмый утырды. Аларны кодаларга таныштырдылар. Кодаларның берсе Лилиянең олы туганы Радик иде. Берсе дә Лилияне танымады, хәтта туганы да. Күңеле тулышты, күзләренә яшь тулды. Тик берсе дә аны шушы авыл кызы Лилия икәнен танымады, белмәде. Авылларында ЗАГСка электән җәяү баралар иде. Урамда очраган һәр кеше яшьләрне котлап кала. Бу юлы да ярты авылны үтеп, клубка бардылар. Өйләре янында торган әнисен күреп, Лилия чак һушыннан язып егылмады, Фәнүре тотып калды. Әнисе картайган. Әмма матурлыгын югалтмаган. Чәчләре генә ап-ак булып яулык астыннан күренеп тора. Әтисе күренми. Кызы берәр җирдә укыйдыр инде. Авылда түгелдер. Ире: – Сиңа ни булды? – дигәч, Юлда нык арыткан, шуңа башым әйләнеп китте, – дигән булды, – кире борылыйкмы әллә? – дигәненә, – юк, хәзер үтә ул, – дип җаваплады, алар ары атладылар. Ул үзен кулга алырга тырышты, ләкин бигүк килеп чыкмады. Туй Лилия өчен газапка әйләнде. Хатынының авыр хәлен күреп, Фәнүр борчыла башлады. Бүтән чакта җырлап-биеп, күңелле генә йөргән хатынын бүген алыштырдылар мени? Ә Лилия, нигә туйга килергә ризалаштым икән, дип үкенеп бетә алмады. Үз сүзендә торса, Фәнүре дә бармаска ризалашыр иде. Тик Лилия сагынуын

