Уйларга кирәк, диде дә Гөлчирә, зурлар күрмәгәндә генә, тиз генә карават астына кереп к... — 28 июля 2026 г. в 13:05:46.005
Уйларга кирәк, диде дә Гөлчирә, зурлар күрмәгәндә генә, тиз генә карават астына кереп китте. Шулай аулакта гына калырга ярата ул. Йә сәндерәгә менә, йә карават астына керә, түшәм башында печәнлектә дә утыргалый. Бакчадагы карлыганнар арасына керергә дә була. Җиргә иске фуфайкалар җәеп куйгач, менә дигән шалаш була. Ятасың... күктә аккан болытларны, карлыган яфракларында йөргән бөҗәкләрне, кортларны күзәтәсең... Аулактагы рәхәтлекне беркемгә дә сөйләп аңлатырлык түгел: сиңа беркем дә комачауламый, тып-тыныч, сине күрмиләр, бөтен дөньяда син дә, синең уйларың гына... Кулларыңны баш астына куясың да, тик уйланып ятасың. Уйлыйсың килмәсә, китап укыйсың. Шулай өйләрендәге бөтен китапларны укып бетерде инде ул. Абыйларының, апаларының китапларын эләктереп кереп китә дә, рәхәтләнеп укып ята. Бервакыт абыйсының «Химия» дип зур хәрефләр белән язылган китабын урлап озак укыды ул, тик бернәрсә дә аңлый гына алмады. Мондый мәгънәсез китап кемгә кирәк икән? Китапны абыйсы эзли башлагач, шыпырт кына өстәлгә чыгарып та куйды. Ул инде үзенең «Туган тел», «Йолдыз», «Туган ил» дигәннәрен дә, абыйлары, апаларының «Татар әдәбияты» дигәннәрен дә укып чыкты. Тик анда хикәяләр бик кыска булганга, аны бер дә мавыктырмый иде. Хыялланырга да өлгермисең, бетә дә китә. Ә менә хат ташучы алып килә торган «Казан утлары» журналыннан да кызыграк китап юк иде аның өчен. Менә анда хикәяләр, шигырьләр ичмасам...Укып бетергәч, ахырлары ошамаса, ул үзенчә үзгәртеп бетерә: бәхетсезләрен бәхетле итә, явызларына җәзалар бирә, үлгәннәрен терелтә... Бу юлы гына никтер укыйсы да, уйланып ятасы да килмәде. Әнисе дә озаклады. Кызның эче поша башлады, әтисенең иске бүреген алды да тавык йомыркаларын җыярга чыгып китте. Башта тавык кетәклегендәге оялардан җыйды. Аннан түшәм башына менеп китте. Түбәдәге ярыклардан агылган кояш нурлары печәнлекне серле бер дөньяга әйләндергән, анда булган тузан бөртекләре кояш нурларында җемелдәшә, һава агымында бөтереләләр иде. Гөлчирә аларны күзен дә алмыйча күзәтте, үзе дә өреп тузан бөртекләрен биетеп алды. Тагын шулай күпме утырган булыр иде икән, аста ниндидер сәер тавышлар ишетеп, сагаеп калды. Баскычтан үрелеп аска карады. Тавык кетәклегендә кемдер бар иде. Менә ул нәрсәнедер алып куйды, көрәк белән җирне казый башлады. Гөлчирәнең укыганы бар: пиратлар дигән бандитлар да кеше яшәми торган серле утрауга килеп, шулай җирне казып, зур гына сандык табалар. Аннары ул сандыктагы алтын акчалар, йөзекләр, мәрҗәннәр, муенсалар, гәрәбә ташлар өчен бер-берсен үтерешеп бетерәләр... Алар бит утрауда булганнар... Ә биредә, аларның тавык кетәклегендә нинди алтыннар булсын, ди... «Хәзинә эзләүче» җирдән өч литрлы банканы тартып чыгарды да, банка эченнән ниндидер кәгазьләр алды, аларны бөгәрләп түшенә тыкты. Капкачын ябып банканы кире җиргә күмде... өстенә тавыклар су эчә торган табаны куйды, тураеп басты... Гөлчирә «пират»ны таныды... Бүректәге йомыркаларын кочаклап ул озак утырды. Көн дә кичкә авышты, ахры, кызыл әтәчләре дә, тавыклары да куначаларына менеп кунакладылар. Өйдәгеләр дә аны югалтып, эзләп чыктылар. – Карават асларын да, сәндерәләрдән дә карап бетердек. Син монда икәнсең. Нишләп утырасың анда? Әни чыкканга да ни гомер инде, – диде апасы. – Әти кайттымы соң? Исерекме? – Айнык. Төш аннан, әни ашарга чакырды. Сине генә көтәбез, – диде дә, – Кайчан үсәрсең инде син? – дип сөйләнә-сөйләнә, Гөлчирәнең кулындагы йомыркаларын алып, керергә ашыкты апасы. Гөлчирәнең генә өйгә керәсе дә, әнисен күрәсе дә, бөтенләй зур үсәсе дә килмәде. Бары бер генә нәрсә тынычландыра иде аны: әтисе айнык кайткан, инде ничәнче көн рәттән. Бүген дә әтисе исерек булса, төнне ничек үткәргән булыр иде?! Уйлары белән ялгызы калырга беренче тапкыр курыкты ул. Баскычтан баягы самими Гөлчирә түгел, ә моңарчы беркемгә таныш булмаган өр-яңа кеше төште. Бу – аның беркатлы сабыйлыгы белән хушлашкан көне иде.

