Гафур кассасы (хикәя) — 28 июля 2026 г. в 13:05:45.431
Гафур кассасы (хикәя) Алсирә МӨХӘММӘТҖАНОВА Әнисе тагын күршеләргә кереп китте. Зур абыйсының чистага гына кия торган чалбары кыскарган икән бит. Төне буе аның теше сызлап чыкты, район үзәгенә больницага барырга булмаса, көзгә чаклы, мәктәпкә барганчы бу турыда белмәсләр дә иде әле. – Ярар, иртәгә генә киеп барырсың да, аннары Нургалигә булыр бу чалбарың, – диде әнисе, – Кибеттән яңаны алып кайтырбыз инде. Хәзер Гафурҗан абзыйларга кереп чыгармын, акча сорап торырга туры килер. Белмим, бирер микән инде, элекке бурычлар да түләнеп бетмәгән бит әле. Гөлчирә барысын да аңлый. Гаиләдә биш бала булгангадыр инде, аларның һәрвакыт акчалары юк. Апалары Мәдинә Арчада педучилищеда укый. Бер елдан бетереп тә кайта инде. Бигрәкләр дә сагына ул апасын. Ничек сагынмасын, ул бит аны укырга өйрәтте. Апасыннан соң зур абыйсы Минхат, кечкенәсе Нургали, кечкенә апасы Нурсинә, үзе Гөлчирә, әтисе дә әнисе. Барлыгы җиде кеше. Әнисе күп вакыт ашарга пешерә. Сыерлары, сарыклары, бозаулары, тавык-чебешләре дә бар. Әтиләре бер көн эштән калмыйча эшкә йөри, абыйлары да әтисе янында җәй буе комбайнчы ярдәмчесе булып йөриләр. Әтиләре исергәндә, әтиләрен алмаштыралар да, абыйлары инде комбайн да, трактор да йөртә беләләр. Ник шуның хәтле эчә торгандыр инде әтиләре?! Авылда әтисе генә түгел, класстагы ничә кызның һәм малайның әтисе эчә. Үзе күрде кыз, әтиләре эштән кайтканда туп-туры кибеткә керә, аннан исереп өйгә кайта. Исерсә дә гел аның янында әйләнә Гөлчирә. «Бурычларыңны ничек түләргә җыенасың», дип, әнисе әтисен орышканда да, әтисен яклый. Тазга җылы сулар салып, әтисенең аякларын юа, җайлап кына урынына яткыра. Һәркөнне әтисе «Бүтән эчмим», дип сүз бирә. Ышана аңа Гөлчирә. Ул белә, аның әтисе кайчан да булса эчүен ташлаячак. «Әтиегез бөтен акчасын эчеп бетереп бара», – ди әнисе. Эчмәсен иде дә бит... Шуңа да алар әниләренә булышырга тырышалар. Яз көне, кар эреп җирләр ачылу белән, бакчаларына тутырып суган чәчәләр, калган өлешенә бәрәңге утырталар. Колхозда язгы чәчүләр беткәч, ындырдан җир бүлеп бирелә. Анда да бәрәңге утырталар, аны өяләр, казыйлар. Суганнарны утау, йолку, кисү дә әнисе белән балалар өстендә. Өчәр, дүртәр, кайсыбер елларда бишәр, алтышар тонна суган саталар. Кыш буе абыйлары әниләре белән сыер фермасында тирес чыгаралар. Җәй челләсендә авыл хатыннарына кырдан чөгендер бүлеп бирәләр. Өчәр гектарлы алын башына барып басучылары да шул үзләре бит... Тик һаман акчалары гына җитми. Кая китә икән соң аларның эшләгән акчалары? Нигә инде әнисе һаман әйләнә дә керә, әйләнә дә керә шул Гафур бабайларына? Гафурҗан бабасын исерек килеш күргәне юк кызның, шуңа да аның һәрвакыт акчасы бардыр инде. Бурычлары да бер дә бетми, нигә гел өстәлә генә бара соң? Әнисе бигрәк тә балаларга әйберләр кирәк вакытта: мәктәпкә барыр алдыннан киемнәр алганда да, апасын Арчага озаткан чакта күршеләрдән бурычка ала. Артык кием дә сорамыйлар бит инде, булганын да алмашынып кияләр алар. Киемнәре кыскарса, кечерәйсә, тарайса, беркем дә әрәм була диеп кайгырмый, бер-берсенең табанына басып килгән кечерәкләре киеп бетерәләр. Соңгы вакытта күршеләренең турыларыннан да үтәргә ояла башлады инде Гөлчирә. Күрше бабай каршысына килгәндә дә башларын аска гына иеп үтәргә тырыша ул. Шуның хәтле бурычың була торып, башыңны югары күтәреп, кәпрәеп йөреп булмый бит инде. Мәктәптә менә яхшы укый Гөлчирә! Бөтен фәннәрдән дә «бишле» аның. Күптән түгел отличникларның капкаларына йолдыз кагып йөрделәр. Әллә кайдан янып торганга, ерактан ук күренеп торсын өчендер инде. Алар авыл башында ук торалар. Урам буйлап мәктәпкә барганда, юл буе капкалардагы йолдызларны санап барырга ярата ул. Укытучыларның кайсысының башына килгән икән бу? Йолдызы белән чын-чынлап горурлана Гөлчирә... Бурычлары да булмаса иде...

