Константинович егетнең кулларына игътибар итте. Алар тупасланган-тырналган иде. — 28 июля 2026 г. в 09:05:52.517
Константинович егетнең кулларына игътибар итте. Алар тупасланган-тырналган иде. – Вали Нурмиевич, хәзер үк прачкага барыгыз, берничә наволочка юыгыз, дежурный медсестрага барып, кулларыгызны йомшарту процедуралары башкарыгыз, бер сәгатьтән мин сезне ординаторскида көтәм, – дип боерды. Башкалар берни аңламый калсалар, Вәли бик яхшы аңлады сүзнең ни турында барганын. Кызарып чыгып киткән, прачкада кер юып кулын йомшартып кергән Вәлигә ординаторскида Дружков хирург куллары турында институт курсыннан бер лекция тыңлатты һәм соңыннан йомгаклап куйды: – Врач куллары көрәк-сәнәк тотарга тиеш түгел! Врачның кул-бармакларындагы һәр нерв күзәнәге врач үзе үлгәнче аңа хезмәт итәргә тиеш. Вәли өч айлап чамасы эшләгәч, алар икесе беренче җитди операцияне ясадылар. Хәтирә атлы ханымга ясалды бу операция. Борис Константинович аны Казанга да җибәреп карады. Андагы дуслары авыруның азынуын әйтеп кайтардылар. Димәк, соңга калырга ярамый. Бу авыруның хәтәр ягы да шунда шул: ул мәкерле. Башта авыртулар белән борчымый, әкрен генә үз эшен эшли. Беренче килүендә Хәтирәне Борис Константинович тикмәгә генә бәби табып үстерергә өндәмәгән иде. Сөт бизләрендәге тыгызланулар кайчагында хатын-кыз бәби табып имезә башлагач тарала, юкка чыга торган була. Бу, димәк, андый очрак түгел. Ә мәкерле шеш. Андый операцияләрне ул әтисе белән күп тапкырлар ясады. Бу юлы ул үзе генә ясар. Юк, Вәли Нурмиевич белән бергә. Вәли Нурмиевич мондый авыруларга хирургларның бик алынырга теләмәүләрен, бу тар профильдәге белгеч эше булуын бик яхшы аңлый. Яшь табибның сораулы карашына баш табиб: – Нормально булачак, әлеге хатынның өч баласы бар, аларны үстереп бетерерлек гомер бирергә кирәк аңа, – диде. Өч сәгатьтән артык барган операция уңышлы үтте. Уңышлы дип әйтү бу очракта табиблар күзлегеннән караганда гына... Хәтирәнең башка әни була алмавы, бәби имезә алмавы, инвалид булуы бәрабәренә аңа гомер бирелде. Кирәкме аңа бу гомер? «Кирәк! Кирәк! Кирәк! – диде хатын операция алдыннан сөйләшкәндә. – Ятып кына торсам да, ирем, балаларыма киңәшләр генә биреп торсам да, мин риза, минем үз әнием бик яшьли үлде. Гомеремне берничә елга гына озайтсагыз да, мин сезгә мең рәхмәтле» – Голубушка моя (Борис Константинович каты авыруларга, шулай эндәшә), без әйткәннәрне тыңласаң, сакланып яшәсәң, сүз берничә ел турында гына бармый. Картаюга да путёвка бирәбез әле без сиңа. – Соңгы җөмләсен әйткәч, ул кычкырып ук булмаса да, үзе әйтмешли, «от души» көлеп куйды. Менә алар, ике табиб-хирург, катлаулы операциядән соң тыныч кына кабинетта утыралар, чәй эчәләр. Борис Константинович мондый чакларда башын артка ташлап, күзләрен йомып утырырга ярата. Чәй йоткалап ала. Сирәк-мирәк әйтеп куя: – Безгә бу кабинетка кресло сорарга кирәк әле. Ординаторскида бөтен гәүдәне сузып ятып торсаң да ярый... Хирургларның да йөрәге бар ич. Мин үзем операция алдыннан йөрәгемне дүрт клапаннан дүрт кыл белән тарттырып куелгандай тоям. Гүяки, мин бөтен барлыгым белән операциядә катнашам, аерым автоном яшим, ә йөрәгем үзе аерым автомат режимга күчерелгән. Минем хәрәкәтләрем, уем, фикерләрем бары тик акылга гына буйсына. Операция вакытында күзем күргәннәрне, кулларым тойганны, башым фикерләгәнне мин йөрәккә информация итеп җибәрми торам. Операция төгәлләнгәч, әкрен генә ул кылларны йомшартырга кирәк. Киеренке калдырырга ярамый... Аңлашылдымы, Вали Нурмиевич? – Аңлашылды, Борис Константинович, – ди Вәли. Ул да күзләрен йомган. Ләкин нәрсә аңлашылганын аңламый. Кара, чынлап болай бөтен тән ял итә икән... – Аңламыйсыз әле сез аны, коллега. Әти сөйләгәндә, мин дә аңламый идем башта. Менә хәзер аңлыйм. Ничава, диләрме әле татарлар, аңларсыз. Тик, ради бога, ул кылларны алкоголь белән йомшартмагыз. Йөрәгегезне бетерәсез. Менә без хәзер сезнең белән шул кылларны йомшартып утырабыз. Бу бик мөһим. Операциядән соң, кабаланып, икенче эшкә керешмәгез. Без врач-хирургларга йөрәк ныклыгы бик кирәк. ***

