Эче авыртып китерелгән авыруга төгәл генә диагноз куя алмадылар. Анализлардан берни дә ... — 28 июля 2026 г. в 09:05:52.971
Эче авыртып китерелгән авыруга төгәл генә диагноз куя алмадылар. Анализлардан берни дә аңлашылмый. Рентген сурәтен кат-кат караганнан соң, Вәли катгый карарга килде: кичектерергә ярамый! Авыру хатынның хәле күзгә күренеп начарая. Бу биш бала анасы иртәгә район үзәгенә алып баруны, йә баш хирург килгәнне көтеп җиткермәскә мөмкин. Менә дүртенче сәгать инде операция бара. Барлык чаралар да алдан күрелгән: авылның «Бикми» дип йөртелгән электр станциясен туктатмаска кушылган, кирәкле группа кан әзерләнгән. Көн саен булмаса да, операцияләрне еш ясыйлар, тик Вәлинең эшләү дәверендә мондый очрак беренче: эчәгесе әйләнгән һәм эшкәртелгән ризык буылган. Баш табиб та, өлкән медсестра Фирая да, шәфкать туташлары да чиратлашып эчәкнең шушы өлешен чистарталар, хирургиядә гомер буе санитарка булып эшләгән Гайшә марганцовкалы суны гел алыштырып тора. Бар да юкка булмасмы? Юк бугай! Әнә, ниһаять, ул үзенең табигый төсенә керә башлады. Авыруны палатага алып киткәч тә, Вәли озак кына кабинетында утырды. Тагын бер коткарылган кеше гомере. Ничә булды икән алар Вәли эшли башлаганнан бирле? Күп, бик күп инде. Авыру наркоздан чыгып, аның сорауларына җавап биргәч кенә, өенә кайтып китәргә, ә дежур чагы булса, ординатура бүлмәсенә керергә күнеккән ул. Гадәттә, караваты янына барып баскач, әле генә үлем белән көрәшеп яткан авыру, хәлсез куллары белән аның кулларына кагылырга тырыша. Үзенчә рәхмәтен җиткерүе. Менә бүген коткарылган апа да нәкъ шулай итте. Күзләрен ачмаган да килеш, Вәлинең кулын табып, аны көчсез генә кысты. Күзләреннән ике бөртек яшь тәгәрәп төште, иреннәре кыймылдап куйды: – Мин үлмимме инде? – Операция уңышлы үтте, Бибинур апа, тормышка яңадан кайттың син, биш балаң янына! Борчылма, хәзер ял ит. Бар да әйбәт булыр. – Рәхмәт, Вәли улым. Ай, бу яшәүгә өмете уянган авыруның йөрәктән чыккан «рәхмәт» сүзе. Шул сүзне әйткәндә сытылып чыккан күз яшьләре!... Кешегә үзен бәхетле итеп тоярга ярдәм иткәнеңә куану үзе зур бәхет бугай. Табибларның гомерләрен озайта торган хистер бу, әллә киресенчәме икән? Борис Константинович Казанга киткәннән соң, тәҗрибәле хирург Рафаил Нәбиевич белән эшләп алу да аңа шулай ук бик күп нәрсә бирде. Менә ярты еллап инде ул бөтен больницасында бердәнбер хирург та, стоматолог та, терапевт һәм гинеколог та. Борис Константинович дөрес әйткән: бала тудыру бүлеге иң җаваплы бүлек булып чыкты. Теләсә нинди һава торышында көндез дә, төнлә дә йөкле хатыннарны трактор арбасында, атта, чанада, машинада алып килә тордылар. Атна-ун көн больницада яткач, кояштай балкып, ап-акка төрелгән җан иясен күкрәкләренә кысып чыгып китә тордылар. Казанга баргач, сирәк кенә булса да, Борис Константинович белән очрашалар алар. Вәли больницадагы хәлләрне сөйләп биргәч, ул, гадәттәгечә, рәхәтләнеп көлә дә аны үртәргә тотына: – Ә мин сезнең кендек бабай булып китәсегезне күптән белдем инде. Баш табиб, хирург була торып, ничек инде дөньяга килергә ашыккан сабыйга булышмыйсың ди?! Син батыр һәм намуслы врач, мин гинеколог түгел, дип, читтә кала алмыйсың. *** Актлар залына соңгарак калып килеп кергән Вәлине баш табиб практикантларга тәкъдим итәргә ашыкты: – Кызлар, менә бер-икегез практика узарга барасы участок больницасының баш врачы – Вәли Нурмиевич. Таныш булыгыз, өйләнмәгән егет! Шулвакыт кызлар арасыннан берсе «прых-х-х!» итеп көлеп җибәрде. Вәли үзе дә аңламастан, кисәк кенә борылып әлеге кызга карады. Озын чәчләре пөхтәләп җыеп куелган кызның карашын күрүгә, кызарып, башын аска иде. Зал тынуга, сөйләүләр башланды. Вәли бөтен игътибарын туплап тыңларга тырышса да, барып чыкмады. Ул әледән-әле үзеннән алдарак утыручы теге кызны күзәтте. Аның колагындагы матур алкалары, шул алкага тиеп-тиеп китүче чәч бөдрәләре, дугаланып торган кашлары, керфекләренең канат кагынуы кул сузымында гына. Чыгышларны ул тыңлый алмады. Үз уйларыннан үзе оялып йөрүче үсмер түгел, утызга якынлашып килүче буйдак егет бит инде ул. (Ахыры бар.) "КУ" 8, 2019

