Йөрәкнең дүрт кылы (хикәя) — 28 июля 2026 г. в 09:05:51.552
Йөрәкнең дүрт кылы (хикәя) Нурания ГЫЙЛЬМЕТДИНОВА 1. Көтүләр куылып, эшкә йөрүчеләр иртәнге чәйләрен эчеп, кайсы кая таралышкач, җәйге авыл тагын бер тынлыкка чумып ала. Кичә караңгы төшкәнче уйнаган бала-чага әле чайрап, чоланнарда йоклап ята. Килен-улларын эшкә озаткан карт-коры да уйнак оланнар торганчы дип, бераз гына баш төртеп торган вакыт бу. Эш гөрелтесе авыл кырыендагы фермага, көтүлекләргә, болын-кырларга, техника паркларына күчкән чак. Ара-тирә генә йә арбалы ат, йә машина үтеп китә дә, артыннан әллә никадәр тузан болыты күтәрелә. Әнә зур тизлек белән олы урамга килеп кергән «ГАЗ» машинасы хастаханә тыкрыгына борылды. Кайчандыр буялып та, хәзер нинди төстә булуы да аңлашылмаган зур агач капканың өстенә «Үсәли участок больницасы» дип язып куелган. Баганаларга бәйләп куелган атлар ялкау гына печән чемченә. Кайбер арбаларда ат җигүчеләр йокымсырый. Машина капка каршына килеп туктады. Бу инде хастаханәгә җитди авыру алып килгәннәр дигән сүз. Ни дисәң дә, бөтен тирә-юнендә машиналарны бармак белән генә санарлык. Юк-бар сәбәп белән машина куып йөрмиләр. Үсәли участок больницасының баш врачы Дружков Борис Константинович – рус кешесе. Менә биш ел чеп-чи татар авылында эшләү дәверендә ул – татарчага, ә больница эшчеләре урысчага өйрәнәләр. Шуңа күрә Үсәли больницасында санитар апайлар элеккечә бүлнис дип, кәлидүр, әбрәкәй, кәкәй савыты дип түгел, Борис Константинович кебек культурный сөйләшергә тырышалар. Төнге сменасын көндезге санитаркага тапшыручы тезеп китә: – Горшукларны дезинфекцияләргә раствор җитмәде, Мәсер килгәч (сестра хозяйка Мәсрүрәгә шулай дәшәләр), санпрепаратлар алып ясарсың, туалетка да куярсың, җәме. Хирургиядәге бальнуйларның куйкыларын заправит итеп бетердем, – һәм ул сумкасында буш шешәләр шалтыратып китеп барган җиреннән санитаркага борылып, тиз генә икенче вазифа да йөкли: – Дружков операциядә, мине әптиккә даруларга җибәрәләр, каридурны юып бетерерсең. Машина көтә, малай, бегом чаптым. Такта белән пөхтәләп тышланган бу бинаның зур тәрәзәләре, биек баскычлары, матур кәрнизле, күп морҗалы калай түбәсе элекке алпавыт утарын хәтерләтә. Баскычтан менгәч, ике якка ачыла торган зур ишек өстенә «Үсәли участок больницасының авыруларны кабул итү бүлеге» дип язылган такта эленгән. Ишек һаман саен ачылып-ябылып тора, кешеләр керә-чыга. Көньякка таба бераз читтәрәк, киртә буйлый бер рәт булып каеннар тезелеп киткән. Шул каеннар күләгәсендә бер егет утыра. Баш табиб операциядә, тиз генә булмас, диделәр. Шушы ике-өч сәгать эчендә бөтен персоналны күз алдыннан үткәрде инде егетебез. Әле ишегалды буйлап йөреп алды, әле гаражга барып килде. Киртә кырыеннан башланып киткән болын, елганы да күзәтеп торды. Искиткеч матур урын. Шулчак баскыч тирәсендә ниндидер тавышлар ишетелеп китте, җанлану булып алды. Егеткә кирәк баш табиб операциядән чыгып, баскыч кырыендагы эскәмиягә утырган икән. Шунда ук аның янына бер ир-ат килеп басты да табибны шапылдатып кочты, кулларын кысты. Алар нәрсәдер сөйләшеп алдылар һәм теге ир-ат родильный тәрәзәсенә таба йөгерде. Баскычтан менә башлаган баш табибны ашыгып килгән егетнең тавышы туктатты. – Исәнмесез, Борис Константинович. Мин сезне көтә идем. Менә. – Егет, өлгереп калыйм дигәндәй, тиз генә кулындагы кәгазен баш табибка сузды. Ачык калган ишеккә бер карап алгач, Борис Константинович кәгазьне укый башлады. Арыган кыяфәте ачылып китте, хәтта йөзенә елмаю кунды һәм ул егетне ияртеп, каен күләгәсендәге эскәмиягә таба атлады. – Как күнелсез башланган кюн, как күнелле дәвам итә. Значит, егет сез безгә эшкә киләсез. Якши, якши. «Габдрахманов Вали-мухамет Нур-муха-ме-тович. Студент Казанского мединститута, врач стоматолог», – дип укыды ул кәгазьдән. – Интернатураны сездә узарга булдым. Мин Катмыш авылыннан, туган авылга якын бит, – дип, эшкә дигән сүзгә төзәтмә кертергә ашыкты егетебез. – Дополнительно нинди курсларыгыз бар, Вали Нурмиевич?

