Сентябрь уртасы димәссең, кояш җәйгечә кыздыра. Әбиләр чуагына иртәрәк шикелле. Әмма ко... — 28 июля 2026 г. в 07:01:16.868
Сентябрь уртасы димәссең, кояш җәйгечә кыздыра. Әбиләр чуагына иртәрәк шикелле. Әмма кояш җылысы барыбер рәхәт, күңелне күтәрә. Әнә кемдер инде бакчасын тазартып, чүпләрен яндырып куярга да өлгергән. Кайберәүләр әле чөгендерләрен чыгара башламаган, бәрәңгеләр алынып беткән диярлек. Әнә шулай, тирә-як бакчаларны күзәтә-күзәтә, Халидә ата йортына якынлашты. Әтиләренә терәлеп диярлек торган Саҗидә әбиләр бакчасы янында туктап ук калды. Гомер-гомергә алмагачлары белән дан тоткан Саттарларның алмагачлары ботакларын күтәрә алмый урам якка ук сыгылып төшкән. Алмалар кояш яктысында үтә күренмәле булып, авыздан сулар китереп, күзне камаштыра. Хуш исләре бөтен урамга тулган, махсус затлы ислемай сибеп чыкканнар диярсең. Баллы алмаларга карап хәйран калып урыныннан кузгала алмый торды бертын Хафәсә. Ишегалдында тавышлар ишетелде. Саҗидәттәй кем беләндер сөйләшә, ахры, берәр ахирәте килгәндер. – Кара әле, Саҗидәттәй, синең Хафәсәләргә кергәнең бармы ул? Бу арада мин бер дә җитешә алмыйм әле. Аннары, керсәң дә бик кыен: елый да, елый. "Берәүгә дә начарлык эшләмәгән идем, Ходай нигә бирде миңа бу зәхмәтне?" – ди. – Мин керәм, Камилә, терәлеп торган ут күрше бит. Ике көнгә бер кереп торам. Әнә шул, кешегә аламалык эшләмәдем, диюеннән әйтәм, искә гел бернәрсә төшә. Син хәтерлисеңме микән, Камилә, сугыштан соңгы елларны да Сабантуйларны үткәрде бит безнең авыл. Хәерче чак, юклык чак, дип тормады. Шулай берчак, язгы кыр эшләре беткәч, Хафәсә белән урамда сөйләшеп торабыз. Аргы очтан колга белән Сабантуйга әйбер җыеп киләләр. Хафәсә йөгереп кенә кереп китте дә капкасын бикләп куйды. Мин башта аңышмый тордым. Ник алай иткәндер инде, югыйсә, сугыш елларында да ачлыкка тилмермәде бит алар. Атасы колхозда башлык кебек кеше булды. Мул, җитеш иде тормышлары. Аңламассың. Бүгенгедәй хәтерлим, мәрхүм бианайдан калган бик матур яулыгым бар иде сандык төбендә, шуны чыгарып бирдем ялт итеп. Ике-өч йомырка да салдым чиләкләренә. Тегеләр, бахыркайларым, миннән киткәч, Хафәсәләрнең капкаларын шакып, бик озак басып тордылар. Чыкмады Хафәсә. Шуннан башларын иеп китеп бардылар мескенкәйләр. Киткәндә берсе: "Гомере бикләнеп үтсен", – диде... Халидәнең тәне эсселе-суыклы булып китте, буыннары йомшарды. Тукта, качып кеше сүзен тыңлап торган кебек килеп чыга түгелме соң? Күзләреннән яшь атылып чыкты. Күкрәгенә кысып тоткан кайнар пәрәмәчле төенчек беләген генә түгел, йөрәген, бөтен тәнен өтә башлаган кебек тоелды. Аягын чак сөйрәп, исерек кешедәй Халидә ата йортына таба атлады. Үзе бертуктаусыз калтырый-калтырый: "Их инәкәй-инәкәй, нигәләр бикләп кереп киттең соң ул капкаңны?!" – дип пышылдады...

