Югалган язмыш... (документаль повесть) — 3 августа 2026 г. в 17:55:10.783
Югалган язмыш... (документаль повесть) Лилия ХӘЙДАРШИНА (ВӘЛИЕВА) 3. Атна-ун көн вакыт үттеме-юкмы, Нәсимә яткан палатага хром итекләре белән шыгырт-шыгырт басып, милиция формасы өстеннән ак халат капланган бер ир кеше килеп керде. Ул – Нәсимәнең әтисе Хәйдәр иде. Алар кочаклашып, бик озак елаштылар, бик озак сөйләштеләр. Нәсимә үзенең бер хатында төрмәгә ничек эләгүләрен язган иде инде. – Судка нигә безне дәштермәдең, балам, – дип елады ата. Әллә үзем килсәм, бу хәлдә дә калмаган булыр идең. – И, әти, монда бар да түләнелгән бит, аларның акчалары күп иде, кызлары кибеттән урлаган акчалар да шунда ярап куйгандыр. Сиңа иң зур үтенечем, әти: баламны зинһар алар кулыннан алып кит, – диде Нәсимә, күз яшенә тыгылып. Шуңа дип килдем дә инде, балам, ничек тә тырышырмын, – дип юатты Хәйдәр кызын. Туган яклары, туганнары турында Нәсимә әтисеннән бик күп сорашты, күңеле белән алар янына кайткандай булды. Ата белән кыз елаша-елаша аерылыштылар. Нәсимәнең яңа туган баласын юллап, Хәйдәр элек кияве Нәсерхан яшәгән өйгә килде. Бу юлы аны бик кырыс, коры гына каршыладылар. – Без баланы алып кайттык инде, ул атасы йортында үсәчәк, – дип белдерде кияү. Аннары, шуны да әйтим әле, – дип өстәде ул, — Нәсимәне мин аердым инде, үзегез беләсез, милиция эшендә якын кешеләреңнең төрмәдә булуы җайсызлык тудыра. Шулай булгач, законлашып та йөрергә уйламагыз, юридик яктан да бала атасы янында калдырылачак. Күпме кырыслык, күпме җиңүчәнлек тантанасы бар иде бу сүзләрдә. Хәйдәр ниятенең барып чыкмаячагын аңласа да, бу бәндәләрнең намусына кагылмакчы булып: – Нәсимә үзенең аерылуы турында берни дә белми бит әле, ничек аңардан башка эшләдең бу эшне? – дип, рәсми тонга күчеп сорады. Баланы син алып киткәннән соң аның больницада икәнлеген дә белмисең бит, оятсыз! Әгәр аның белән берәр хәл булса, синең үзеңне төрмәгә утыртачакмын, сеңлеңне дә! – дип ярсыды Хәйдәр. – Ә, ә, әле син минем өемә килеп, миңа угрожать итәсеңме? Хәзер минем бер звоногым җитә, сине дә кая озатырга белермен! Или хәзер, исән чагыңда чыгып китәсең, или…! Хәйдәр эшнең кая барганын аңлады, әлбәттә. Башын түбән иеп, бу өйдән чыгып китте. Әлеге бу хәлләрне Нәсимәгә әйтмичә генә, Башкортостанына ук кайтып китте. – Әлегә әйтми тору хәерлерәк булыр, йөрәгенә тагын бер ук кадаган кебек була бит, – дип уйлады ата. Нәсимәнең хәле бераз яхшырды, ул төрмәдәге бүлмәгә кайтты. Бүлмәдәге хатыннар аның хәлен аңлап, кулларыннан килгәнчә ярдәмләштеләр, булып үткән күңелсез вакыйгаларны ничек тә онытырга тырыштылар. – Нәсимә, синең укуың да бар бит әле, бераз онытылырсың да, укыңны дәвам ит, – дип киңәш бирделәр. – Иптәшләрем дөрес әйтәләр, миңа ничек тә үземне башта эшләргә җәлеп итәргә кирәк, – дип уйлады Нәсимә үзе дә. Икенче көнне үк деканатка барып заявление язар өчен, төрмә начальнигыннан пропуск кәгазе яздырып алды. Әйе, ул үзенең киләчәге өчен, кечкенә улының киләчәге өчен укырга тиеш, дигән бердәнбер уй килде аның башына. Бу ниятен тормышка ашыру, әлбәттә, аңа җиңел булмады. Төннәр буе күзләре китапта булса, иртәнге сәгать сигездән училищеда булды, ә калган вакытны иптәшләре кебек үк эшләргә тиеш. Син укыйсың дип, аңа эш заданиясен бер дә киметмиләр шул. Әмма, ничек кенә авыр булмасын, ул алдына куйган максатын үтәргә үзендә көч тапты, тырышты. Уңганлыгы, егәрлеге дә ярдәм итте үзенә. Ике ел ярым дигәндә, ул медсестра дипломы алуга иреште. Бу – аның беренче җиңүе иде. Аңа төрмә больницасында да, якындагы фельдшерлык пунктына да, чыгып эшләргә рөхсәт бирделәр. Бар булмышын ул шушы эшенә багышлады, кич кенә төрмәдәге бүлмәгә кайтып егыла иде. Төрмәдә Нәсимәгә яшәве авыр булмады: иптәш хатыннары да кайсы үзе кебек растрата ясап, кайсы яшьлек хатасы аркасындагы ялгышлыгы өчен дигәндәй, монда килеп эләккәннәр. Яхшы кеше кайда да яхшы булып кала икән: төрмәдә булса да, иректә булса да, ә ялгышлык – кемдә генә булмый соң? Бәхетенә каршы, Нәсимәне монда барысы да яратты: төрмә начальнигы да, надзирательләр дә, иректә чакта ул үзенә карата мондый яхшылыкларны күрмәде дә шикелле.

