Үкенечле сер (хикәя) — 3 августа 2026 г. в 10:00:42.408
Үкенечле сер (хикәя) Айгөл ВӘЛИЕВА 3. (Ахыры.) – Өчәү идек тә, без бала чакта апабыз үлеп калды, – диде туганы. Шул мәл Лилиянең аны кочаклап, мин тере дип үкереп-үкереп елыйсы килде. Ярамый. Ул чакта Фәнүрен югалтачак. Ул Лилияне бер кайчан да аңламаячак. Гафу итмәячәк. Инде икенче тапкыр гаиләсез калырга Лилиянең хәленнән килмәячәк. – Әти-әниегез бармы? – дип сораган булды. – Әйе, икесе дә исән-саулар. Апабызның кызы калды, шуңа куанып көн итәләр. Әле Алия медицина университетының икенче курсында укып йөри. Хас әнисенә охшаган, – дип тәмамлады хәбәрен Радик. Лилия аның сөйләгәннәрен ни үле, ни тере тыңлап утырды. Аның кызы – Уфада, ә ул белмәгән дә. Ул да медицинаны сайлаган. Туганы гаилә фотоларын алып чыкты. Лилия йомылып шуларны карарга кереште. Менә әти-әнисе, туганнарының бала чактагы фотолары, менә бер бәләкәй кыз бала белән төшкәннәр. Аста – без һәм Алия сеңлебез, дигән язу тора. Менә ул балалар бакчасында төшкән, Алия беренче класска барганда ике абыйсы, әнисе белән гөлләмә тотып төшкәннәр, тагын бер ничә мәктәп фотолары бар. Менә мәктәптә соңгы кыңгырау бәйрәме. Кызы шундый матур! Тик күзләре генә моңсу. Лилиянең күзләренә яшь тыгылды. Күпме бәхеттән мәхрүм калган ул. Нигә кызын әнисенә бирми алып калмаган? Нигә әнисе аңа шулай каты хөкем чыгарган? Кем гаепле аларның бәхетсезлегендә? Шушы сорауларга менә инде 20 ел Лилия җавап таба алмый. Барысы да йокларга яттылар. Тик Лилияне генә йокы алмады. Хатирәләр, әнисенә үпкәсе яңарды. Нигә шунда ул аның баласын тартып алып, үзенең баласын ташлап китте? Ирсез әллә күпме кызлар бала табалар, берсенә дә Лилия кебек үлдең дигән хөкем чыгармыйлар... Лилия шым гына киенде дә, урамга чыкты. Ай юк, дөм караңгы төн. Ул шым гына үзенең туган йортына килде. Этләре килеп чыкты, әмма өрмәде, Лилиягә килеп сырпаланды, иркәләнде. Күңеле тулган Лилия этне иркәли-иркәли сыйпап-сыйпап елады. Бераз тынычлангач, кунак йортына кайтып ятты. Төн буе саташып чыкты, җүнләп йоклый да алмады. Иртәгәсенә кызны егет үз ягына озатып алып кайтты. Йола буенча кияү егете урамга тәңкә акчалар сибеп китте. Балдызлары һәм кайнешләренә бүләкләр таратты. Шуның өчен урамдагы бар халык туй булган өй янына җыелды. Радик туганы да улы һәм ике кызын алып килгән иде, улы хас әтисе, кызлары олы әниләренә охшап торалар. Яннарында бәләкәй туганының балалары тора икән. Игез малайлар һәм ике кызыкай. Алары, күрәсең, әниләренә охшаганнардыр. Малайларын гына бераз олы аталарына охшатты. Сумкасына, кирәк була калса, дип вак бүләкләр салып алган иде Лилия. Кирәге тиде. Малайларга яхшы фонарьлар, ә кызларга бизәнгечләрне җизнәләре аша тараттырды. Әнисе һәм атасына, дип матур күлмәкләр салып алган иде. Тагы да икенче туганына, ай-ваена карамый бүләкләр тапшырды да, боларын әти-әниеңә туй бүләге итеп бир, диде. Икенче туганына дигән бүләкне кодагыена биреп калдырды. Кызын гына күрә алмады, аңа да бүләк алган иде. Алтын алкалар. Тик тапшыра гына алмады. Уфага кайткач та, Лилия медицина университетына барып, кызының нинди факультетта укыганын, кайсы ятакта яшәгәнен белеште. Кызы да педиатрияны сайлаган икән. Ул укыган корпуска барып, аудиторияны тапты да, ярым ачык ишек аша кызын күзәтте. Икенче рәтнең беренче партасында утыра иде ул. Үзенә дә охшаган, Әнвәргә дә тарткан. Йөзгә сылу гына. Бер нәрсәгә дә карамый барып кызын кочаклыйсы килде. Әмма ярамый. Кызы аны гафу итмәс. Нигә мине бер тапкыр да килеп күрмәдең, дияр. Мин сине белмим, беләсем дә килми. Минем әнием үлгән, дияр. Лилиянең тыны кысылды, башы әйләнде. Ул тизрәк чыгу ягына атлады. Шул елны ул дәваханә җитәкчелегеннән үзенә практикантлар алырга рөхсәт бирүләрен сорады. Рөхсәт кәгазен алгач та медицина университеты деканатына юлланды һәм үзенә ошаган 5 студентны сайлап алды. Аларның арасында үзенең кызы Алия дә бар иде. Тиздән практика башланды, студентлар анда бик теләп йөрде. Кызы бик тырыш та, уңган да икән. Әнисе сүзендә торган: оныгын бик яхшы тәрбияләгән.

