Лилия практика үтүче студентларны җыйды да: "Кем дә, кем бу практиканы бик уңышлы үтә, ... — 3 августа 2026 г. в 10:00:47.064
Лилия практика үтүче студентларны җыйды да: "Кем дә, кем бу практиканы бик уңышлы үтә, шуңа ноутбук бүләк итәм", – диде. Үзе Алиянең иң яхшы практикант булачагына шикләнми дә иде. Шулай булды да. Яңа ел алдыннан студентларның практикасын йомгаклап, барысы да бер сүздән Алияне иң яхшысы дип таныды. Бүләкне аңа тапшырдылар. Бүтәнчә кызына мондый кыймәтле бүләкне бер ничек тә тапшыра алмас иде. Практика вакытында алар бер-берсенә бераз якынайганнар иде, хәзер инде интернет аша да бәйләнеш тота алалар. Җан тартмаса да, кан тарта, диләр бит. Лилияне әнисе дип белмәсә дә, Алия дә аңа тартылды. Авылына туйга кайтып килгәннән соң үзенә урын таба алмый йөрде хатын. Әнисенә хат язарга булган иде дә, тик кире уйлады. Кайтып килергә дә көче җитмәде. Гафу итерләр иде, бәлки... Юк! Булмагач, булмады инде. Хәзер нәрсәнедер үзгәртергә соң инде! Яңа ел бәйрәмнәреннән соң эшкә килүенә Лилиягә су буе чират тезелгән иде. Төшке ялга туктар алдыннан соңгы авыруны чакыргач, ишектән кыз бала белән Әнвәр Халик улы килеп керде. Картайган, чәчләре агарган, йөзен җыерчыклар баскан. – Утырыгыз, оныгыгызмы? – дип сорады ул. – Юк, кызым, – диде утыргычтан урын алган Әнвәр Халик улы. Лилия кызның карточкасына күз салды – исеме Юлия икән, аутизм белән чирли. – Нәрсә борчый, кайсы җире авырта? – дип сорады табибә. – Кызым аутизм белән чирли, соңгы вакытта еш кына башы авыртуына да зарлана. Андый авырулар башкалар белән аралашып бармыйлар. Мине генә тыңлый. Хатыным безне 7 ел элек ташлап чыгып китте. Инвалид бала белән гомерен заяга үткәрергә теләмәде. Сабыебызның инвалид түгел, ә ни бары икенче төрле кеше икәнен аңа аңлата алмадым, – дип хәбәрен тезде ул. Төшке аш вакыты җитүен белсә дә, Лилия кабаланмады, Әнвәрнең тормышын беләсе килде. – Нәселегездә андый авырулар бар идеме, бүтән балаларыгыз бармы? – дип сорашуын дәвам итте. – Өлкән улым медицина университетының 4-се курсында укый, сау-сәламәт. Юлия – икенче балабыз. Әнвәр тыңлаучы булганда сөйләп калырга теләгәндәй, җайлап яшьлек хатирәләрен сүтте. – Хатыным белән озак еллар бергә яшәп тә балабыз булмады. Табибларга да йөрдек, балагыз булмый, диделәр. Әмма хатыным мине алдаган, үзенең яшьлек дустына алып барган, алдан үзара килешеп-сөйләшкәннәр. Бала табасы килмәгән, яшьтән теләмәгән. Ә мин, алйот, ышанганмын! Шул аркада үзем яратып йөргән, бер гаепсез кыз баланы рәнҗеттем. Аны азгынлыктта гаепләдем, җитмәсә, авырлы көе ташлап киттем. Хатыным беренчегә авырга калгач, үзенең мәкерле хәйләсен ачып салды. Улыбыз туды, әмма ул минем балам булып чыкмады, миңа хыянәт иткән булган, йөземә бәреп әйтте. Синең хыянәтең өчен үч алдым, диде. Ул баланы үземнеке кебек итеп үстердем. Ә кызымны хатыным аборт эшләтә алмаган өчен генә тапты. Вакыты үтеп киткән булган. Иң баштан сау гына кыз бала туды. Әмма 2 яшьләр тирәсендә аутизм белән чирләве ачыкланды. Чит кешеләр белән аралашмый, алардан кача торган иде. Әнисе дә ташлап киткәч, мине генә тыңлый, бүтәннәргә карамый да. – Ә теге кыз белән азак ни булган? – дип сорады Лилия. – Аны бик озак эзләдем. Укуын ташлагач, әнисенә бардым, бала тапканда үлеп калуы турында әйттеләр. Кызымны хурлаган кешене белсәм, үз кулым белән үтерер идем, диде әтисе. Авыру баланы Ходай миңа бар гөнаһларым өчен биргәндер. Шул мәлләрне кире кайтарып булса, бер секунд та шикләнми, шул кызны кәләш итеп алыр идем. Тик вакытны кире кайтарып булмый... Әнвәрнең күзләрендә яшь бөртекләре күренде. Тикшерү сөземтәсен карагач, Лилия тиешле дарулар язды да, икенче килер вакытны билгеләп, алар белән хушлашты. Мона сиңа тормыш! Ничек итеп борып җибәрә икән ул адәм балаларының юлларын. Төштән соң авырулар әллә ни күп булмады. Эштән иртәрәк кайтты ул. Җитмәсә, Фәнүре командировкага китәчәген шылтыратып әйтте. Лилия аулакта бар тормышын барлап чыкты. Язмышы аны барыбер куып җитте бит! Ни хәл итәргә? Барысына да ачылыргамы, әллә ничек булган – шулай калсынмы? Озак уйланудан башы чатнап авыртты. Нишләргә соң, нишләргә?!

