Быел урта мәктәпне тәмамлаганыбызга ун ел була. Классташлар белән очрашуга җыелдык. Сый... — 20 августа 2026 г. в 12:56:20.624
Быел урта мәктәпне тәмамлаганыбызга ун ел була. Классташлар белән очрашуга җыелдык. Сыйныф җитәкчебез Хәбирә апа тырышлыгы белән шулчаклы матур, мәңге истә калырлык чара оештырылган. Якташлар мул итеп табын әзерләгәннәр. Кич белән яланга чыктык, учаклар ягып шашлык кыздырдык. Яңадан балачакларга әйләнеп кайткандай булдык. Очрашуда Гөлгенә белән Рәмзил дә бар иде. Туган якның шифалы һавасы, сихри табигате аларның да җаннарына дәва булган, ахрысы. Рәмзилнең күзләреннән күренеп тора, Гөлгенәне оныта алмаган. Киресенчә, яралы мәхәббәтнең ялкыны тагы да ныграк икесенең дә йөрәген өтә, ахры. Гөлгенәнең кылларын тарткалап карарга уйладым. Бер читкәрәк чакырып алдым да, хәл-әхвәлләрен сорашып, ничек яшәвен, киләчәккә нинди планнар коруын сораштырган булам. Рәмзил турында сүз дә кыстырырга, берничек тә җаен туры китерә алмый азапланам. Ярый әле үзе ярдәмгә килде, киткәнче минем яныма да керерсең, куна керсәң дә була, вакытың тар булмаса, ди. Икенче төнне Гөлгенәдә чәйләр-мәйләр эчә-эчә, таң атканчы сөйләшеп утырдык. – Гөлгенә, Рәмзил сине һаман ярата бит, нигә бергә кушылып рәхәтләнеп яшәмәскә. Син дә ялгыз, ул да шундый кайгылар кичерде. Җитәр инде сезгә бер-берегезне җәзаларга, – дидем. – Рәмзил үзе дә бу турыда әйтеп булашкан иде. Үзе генә булса әллә уйлап та карар идем. Үз газиземне югалтып, Әдилә кызын карыйммы? Барыбер ул бала безнең арада гомерлеккә киртә булып торачак. Күрәсем дә килми, ишетәсем дә килми бу хакта. – Соң Әдиләнең монда бер гаебе дә юк бит, баланың бигрәк тә. – Сез шәһәрдә яшәгәч, бөтен нәрсәгә шулай җиңел карарга өйрәнгәнсез. Бу авыл җире, үз баласын ташлап, кешенекен карый дисәләр, үл дә кит. – Гөлгенә ничек булды соң, үз балаң кая? – И, яшьлекнең юләрлекләре. Ташкентта икетуган апама борын төрттем. Аны көч-хәл белән генә юллап таптым. Бик үткер ул минем Гадилә апам. Бару белән бик тиз аңлаштык. Болай итәбез аны, сеңлем, акча кирәк булса, акча бар. Монда минем дәрәҗәле танышларым да җитәрлек. Хастаханәдән яңадан кыз булып кайтырсың, һич борчылма, ди. Паспорт сорасалар, юлда килгәндә поездда югалттым диярсең, белдеңме? Исемең Гөлгенә түгел, әлегә Әлфинә. Мин аны кулыма алып күзләренә дә карый алмадым, курыктым. Чүпрәкләрен алыштырганда аркасындагы миңе генә зур кара тап булып торганы һич күз алдымнан китми. Минем гөнаһларым шулай тап булып чыккандыр инде сабыйның тәненә. Гадилә апам барысын да үзе хәл итте. Мин хастаханәдән каты авырудан терелгән кеше булып, буш кына чыгып киттем. – Гөлгенә, кеше бит энә түгел әйдә юллап алыйк кызыңны, классташлар белән җыелышып ярдәм итәрбез. Рәмзил дә читтә калмас. – Эзләмәгән дисеңмени. Мине нигә шушылай бернәрсәсез туган йортка кайтып керде дип беләсең. Йөрмәгән җирем, белешмәгән кешем калмады. Йорт җиремне сатып, бөтен акчамны юкка гына сарыф иттем. Эзенә төшә алмадым, суга төшкән кебек эссез югалды, бер җирдә дә юк. Инде хәзер табарыма бер ышанычым да калмады. Гөлгенә үзе сөйли, үзе елый, ә мин аны ничек юатырга белмим, кирәккәндә хәтеремә бер җылы сүз дә төшми. Без икәүләп елыйбыз. Суга төшкән кебек, суга төшкән кебек, дип кабатлыйм мин дә дивана кеше кебек. Мин дә булганмынмы димче. Ярдәм итәм дип, Рәмзил белән Гөлгенә арасындагы упкынны тирәнәйтә генә төштем, ахры. Китәм инде, мине дә өемдә өзелеп көтеп торган кешем бар хәзер. Кыш буена ишелеп кар яуды быел. Язгы ташулар да башка елларга карый дәһшәтлерәк булды. Әледән-әле авылларны су басуы турында имеш-мимеш хәбәрләр йөреп кенә торды. Без калкурак урында булгач, безгә килеп үк җитә алмады ташкын. Суга якын яшәгән Зөбәйдә әбиеңнең сыеры агып ките, Мирхәтим абыеңнарның төнлә йоклап ятканда су бер тәрәзәләреннән бәреп кереп, икенчесеннән чыгып киткән, үзләре исән, дип әни миңа телефон аша яңалыкларны җиткереп тора. Бер атна-ун көннән ярсыган елгалар ярларына кайтты. Җилле кояшлы матур көннәр башланды. Яз үз көченә керә. Тиздән тагын ямьле җәйләр житәр. Авылыма очып кайтырдай булып сагындым. Кинәт кенә картидән телеграмма килеп төште. Гөлгенә кызын тапты. Әле икесе дә больницада. Тиз генә кайт, дигән. Мин үзем сөенәм,

