тотынып утыр, «Жигули»ны абыем сезнең хөрмәткә алды, сез роддомнан чыгуга», – ди. — 20 августа 2026 г. в 07:26:41.905
тотынып утыр, «Жигули»ны абыем сезнең хөрмәткә алды, сез роддомнан чыгуга», – ди. Кызыбызны карарга балалар врачы килергә тиеш. Тиз генә идәннәрне юдым. Духовкага бәлеш тыктым. Бала чүпрәкләрен юып, кипкәннәрен үтүкләп, тәртипкә салып куйдым. Биргәч тә, биргән бит Ходай, хан кызы диярсең, аның сылулыгы, ай үсәсен көн үсә. Елауның ни икәнен дә белми. Тик нигәдер үземнең хәлем бетеп китте. Рәфинә Мөксиновна да: «Болай күп эш эшләмә, өзлегерсең», – дип әйтеп китте. Өзлегәмме соң! Шушы сабыйларым хакына, Касыймым-баһадирым хакына ничек тә түзәрмен, үрмәләп булса да йөрермен. Берсен дә ач-ялангач итмәм. Алар гына исән-имин булсыннар... Кызымның тамагын туйдырып, бишеккә салдым. Кинәт кенә йөзе күгәреп китте, тын алалмый тора. Тизрәк ашыгыч ярдәм чакырдым. Үзем ни үле, ни тере түгел. Безне күргәч, яшь кенә фельдшер кыз миннән дә ныграк каушады. «Апа, баланы киендерегез, тиз генә хастаханәгә», – ди. Мин бер әйберен дә табалмыйм. Юрганын табып, ничек кирәк шулай, кызның кулына тоттырдым. Шәрә көйгә тиз генә юрганга төреп, кулына алды да, ашыгыч ярдәм машинасы белән алып та китте. Хастаханәнең ишегеннән кергәндә бала кулыннан шуып төшеп китте дигәндә тотып калдым. Аналык сизгерлеге ярдәмгә килгәндер инде. Әллә ни чир тапмадылар Гүзәлиядән. Биш көн табиблар карамагында булганнан соң, өйгә кайтырга рөхсәт бирделәр. Үзем генә көннән-көн хәлсезләнәм. Рәхмәт, Рәфинә Мөксиновна белән үземнең табибым – участок терапевты Алсу Әхмәдиевна көн дә диярлек хәлемне белергә киләләр. Дарулар язалар, киңәшләр бирәләр. Тик бала бәләкәй булгач, хастаханәгә салып булмый, диләр. Шулай да әмәлен табып салдылар. Февраль ае иде. Кинәт кенә көчле бураннар чыкты. Дәвалау чаралары бик килешә, системалар да куйгач, хәл кереп киткән кебек булды. Тик бүлмәдә температура түбән төште. Тәрәзәләр бозлы. Балага салкын тию куркынычы бар дип, өйгә кайтырга туры килде. Каенсеңлемә рәхмәт, өйдә дә булыша. Баланы алып калып, мине тагын хастаханәгә салдылар. Өч көннән ары түзә алмадым. Өйдә бала акыра – хастаханәдә мин елыйм. Ничә генә яшьтә булсак та, әниләргә без үзебез дә бала бит әле. Авылдан әнием килеп алды. Авылымны, үз ягымны шулкадәр яратам. Мондый гүзәл табигать тик һинд киноларында гына чагыла, элеккеге киноларда, билгеле. Башкача ничек тасвирларга сүз таба алмыйм. Ел саен кайтып, әти-әнигә ярдәм итеп, җәй буе балалар белән торып киләбез. Әтиләре кайтарып куя да, килеп ала. Ул гел эштә. Гаилә ишле булгач, иркәләнеп ял итеп ята алмый. Авылымны шулкадәр яратканымны, ашкынып кайтканымны, сагынып елаганымны бөтен шәһәр халкы белә инде. Минем сөйләү буенча, алар да минем авылыма, аның табигатенә гашыйк. Йөрәгемнең яртысы Касыймга булса, яртысы – туган ягыма. Шуңа күрә бигрәк еш кайтам, ерак дип тормыйм. Җае чыкса да, чыкмаса да кайтам. (Ахыры бар.)

