– Харисның акчалы чагына караганда акчасыз чагы күбрәк булды, ә гаиләне кемдер ашатырга... — 1 сентября 2026 г. в 18:19:38.989
– Харисның акчалы чагына караганда акчасыз чагы күбрәк булды, ә гаиләне кемдер ашатырга тиеш иде. – Син үзең шулай карар иттең. Моны синнән беркем дә үтенмәде, сорамады да, әнә, рәхмәт тә әйтергә җыенмыйлар. Чыкты да китте әнә, өстәлгә ачкычыңны бәреп. Барыр җире юктыр дисеңме әллә? Әллә кайчан алып куйган, син белмәгән фатиры юктыр дисеңме? Гөлзәлифәгә торган саен авыррак була барды. Аның инде бу гаделсезлектән күңеле болганды. – Шулай ук тамыни әле? Сез барыгыз да беләсез. Ә мин, әлеге дә баягы, – җүлә-ә-әр, – дип сузды ул, шулай ук тырышып үзен кулда тотып. Кинәт урыныннан торды да кухнядан чыгып китте. – Син мине чүплектән таптыңмы, әйт? Кызына каршы Мәдинә башка аргумент таба алмады. Хатынның үзенең дә бу турыда уйлаганы бар иде. Еллар буе күңелендә җыелып килгән ризасызлык хисе, үзен дә төннәрен гел чеметкәләп, тәмле йокысыннан ваз кичтергәләгәне еш була. Тик аның бу турыда кешегә сөйләгәне генә юк. – Әни, Харис мине табалмый йөрде, хәтерлисеңме, әле күптән түгел, – дип дәвам итте Гөлзәлифә. – Чынлыкта исә мин өйдән чыкмадым. Дөресрәге, мин кайсыдыр өлешем белән өйдә идем. Ә икенче иң мөһим өлешем белән, бер мизгел аралыгында гына, икенче дөньяда булдым. Анда да минем дөнья. Нишләптер яшәеш өчен мин шул ике дөньяның күпкә кайтышрагын, зәгыйфьрәген сайлаганмын. Гөлзәлифә, сөйләвеннән туктап, күзләрен йомды. Йөзендә елмаю иде. – Әни, анда син дә башка, бик беләсең килсә, син анда бизнесвумен. Спонсор хәтта ки. Кызының бу сүзләреннән соң Мәдинә гомумән телсез калды. – Анда Харис чынлап галим-практик. Зур кеше. Китаплар яза. Ул минем ирем түгел, дустым гына. Коллегам. Соавтор. Ә мин... Мин анда... – Кем? – дип сорады Мәдинә түземсезләнеп. – Мин анда – Миләүшә, әнием... Миләүшә... Мәдинәнең гаҗәпләнүе йөзенә чыкты. Ул, кызы әйткән сүзләрнең авырлыгын күтәрә алмый, диванга чүгәләде. – Анда әти дә исән, – диде Гөлзәлифә. Мәдинәнең йөзе агарды, күзләреннән яшь бәреп чыкты. – Әбүбәкер? – Мәдинә бераз эндәшми торды. – И, кызым, гомер эчендә төшкә әллә ниләр керә инде. Аларның барысын да чынга алсаң, – дип юмаларга, үзенең дә гаебе чыга калса дипме, кызы әйткәннәрнең дөреслеген шик астына куярга, акланырга тотынды. – Юк, әни, бу төш кенә түгел иде. Бу башка нәрсә... – Юк белән башыңны катырма. Хыялыйланып та йөрмә. Төшкә нәрсә кермәс? Гөлзәлифә әнисенең каршы тыпырчынуына игътибар бирмәде – ул гел шулай, башта гел киресен сөйләргә ярата. – Син хаклы, бәлки, саташудыр, бәлки, башка нәрсәдер – хикмәт анда түгел. Хикмәт башкада... Мин гомеремнең калган көннәрен башкача яшәячәкмен, әни. Икесе дә тын калдылар. Һәркем үз «орбитасы эчендә» әйләнде. – Аллаһ ярдәм бирсен сиңа, балам, – диде Мәдинә, үзе сиздерми генә гомер төеннәрен барлады. Тегендә төйнәлгән дә чишелмәгән, монда төйнәлгән дә чишелмәгән – күп бит алар! Аның да бит күпме тормышка ашмаган хыяллары калган. Тормышка ашкан булсалар, ул да башкача яшәгән булыр иде. Бәлки, сакланыбрак, бер-берсенең кадерен белеп яшәгән булсалар, Әбүбәкере дә исән булыр иде. Кем белә? – Хәзер соңрактыр шул, – диде Мәдинә үзенең яшерен уйларына йомгак ясап. – Ә минемчә соң түгел. Соңлап булса да, үзеңне кеше итеп тоеп яшәп каласы килә бит, – дип җаваплады Гөлзәлифә. – Ну вы даете, фантазеры! Кино насмотрелись? – Марсның бу сүзеннән әниле-кызлы икесе дә сискәнеп киттеләр. Ишек яңагына сөялеп аларның сүзләрен тыңлап торган егет рәхәтләнеп көлә иде. – Көл, көл, – диде Гөлзәлифә, – башың яшь әле. Үсеп җиткәч, балаларың синең үзеңнән шулай көлмәсеннәр. Гөлзәлифә улын күкрәгенә кысты, башыннан сыйпап иркәләде. Ә үзе теге төшендә үзенең авырлы икәнен һәм Ясминә исемле кызы барлыгын исенә төшерде. (Дәвамы бар.)

