Дежавю, яисә ике дөнья арасында (повесть) — 1 сентября 2026 г. в 16:51:04.532
Дежавю, яисә ике дөнья арасында (повесть) Лира ИБРАҺИМОВА 6. Һәркем үз эчендә кайнады. Гөлзәлифә баргач үз хәлен сөйләп бирер өчен төгәлрәк сүзләр, җөмләләр эзләде. Лариса исә, болай да йончыган, ял итмәгән килеш руль артында баручы Гөлзәлифәне борчымады. Юл ерак: ике йөз километр барырга, аннары кире кайтырга да кирәк бит әле. Аныкылар балыкта. Кечкенә улы өшеп бетте микән инде? Мондый вакытта якын иткән кешесенә ярдәм итмичә дә булдыра алмый. Менә навигатор соңгы борылышны игълан итте. Алар зур булмаган бина янына килеп туктадылар. Бина өстендә андый-мондый язу юк иде. Лариса, телефоннан шалтыратып, үзләренең килеп җитүен хәбәр итте. Аннан соң, машинадан төшеп, домофонда бүлмә санын җыйдылар. Гөлзәлифәнең йөрәге читлегеннән чыгардай булып типте. – Әйдә, калтыранма, вакыты ул түгел, – диде Лариса дустын алга таба этеп. – Икенче этаж. Алар йөгерә-атлый икенче катка менделәр. Үзләренә кирәкле ишек төбенә килеп бастылар. Лариса, тирән итеп сулыш алып, бармак очлары белән генә ишеккә суккалап алды. Җавап бирүче дә, ишек ачып кертүче дә булмады. Ул, тамагын кырып, ишекне тартып җибәрде. Ишек җиңел генә ачылып китте. – Мөмкинме? – Ишек ачык бит. Вакыт – сөйләшенгәнчә. Керегез, әлбәттә. Каршыларында гади генә свитердан, джинс чалбардан, пөхтә итеп кистерелгән чәчле, мөлаем йөзле, илле, илле биш яшьләрдәге ир-ат утыра иде. Ир кеше әллә аларга карады, әллә алар аша ишеккә карады – белеп булмый иде. – Гозерегез? Гөлзәлифә кабаланып үз тарихын сөйләргә кереште. Ир-ат аны, күзләрен йома төшеп, дикъкать белән тыңлады. Бер тапкыр да бүлдермәде, башын да күтәрмәде. Әйтерсең ул Гөлзәлифәнең сөйләвен түгел, көйләвен тыңлый иде. Аның һичнинди эмоциясез рәвеше, керфекләрен төшереп сабыр гына тыңлап утыруы хатынга тынычлык өрде. Гөлзәлифә сөйләвеннән туктап хәл алды. Тәрәзәгә күз төшерде. Үзеннән күз дә алмый, аның сөйләгәннәренә һаман гаҗәпләнеп утыручы Ларисага карап алды. Аңа җавап итеп, Лариса сизелер-сизелмәс елмаеп куйган булды. – Сүзегез тәмаммы? – дип сорады ир кеше. – Әйе, кыскача шушы, – диде Гөлзәлифә. Ир-ат тагын эндәшми торды. Гөлзәлифәнең, бу артык озын булып тоелган тынлыкны күтәрә алмый, күзләреннән яшь бәреп чыкты. – Ә сез нигә елыйсыз? – дип сорады ир-ат тыныч кына. – Мин акылдан язганмынмы, абый? Зинһар, дөресен әйтегез. Ир кеше башын күтәреп, аркасы белән креслосына терәлде һәм җентекләп хатынны күздән кичерде. – Әлегә борчылырлык берни дә юк. Хәзер сез миңа бу халәтегез турында түгел, ә үзегез, ирегез, гаиләгез, әгәр булса, балаларыгыз турында сөйләгез. Минем уйлавымча, бу саташуыгыз сезнең тормышыгызда барган хәлләрнең иң куркынычы түгел. Мин, тагын да төгәлрәк итеп әйткәндә, бу ниндидер эчке кризисның кайтавазы гына дип әйтер идем. Сулаудан туктап, аның әйтер сүзен тилмереп көтеп утырган хатыннарга карап, ир елмаеп куйды. – Сөйләгез, Гөлзәлифә, сөйләгез. Мин әйттем бит, куркырлык бер нәрсә дә юк. – Бернинди кризис та юк, әфәнде. – Миңа Шамил Сабирович дип эндәшә аласыз, шулай дөресрәк булыр. – Юк бернинди кризис та. Минем яраткан эшем бар. Гаиләм – ирем, улым, – дип кабаланып сөйләп китте Гөлзәлифә. Ир тагын күзләрен йома төшеп бирелеп тыңлады. Ул Гөлзәлифә сөйләгәннәрдән ниндидер башка мәгълүмат тартып чыгарадыр сыман тоелды. Ниһаять, Гөлзәлифә туктап калды. – Беләсезме, – диде Шамил Сабирович. – Бала ана карынында яралган мизгелдә үк ул үтәсе тормыш юлының бердәнбер уңышлы варианты языла. Ләкин, кеше дөньяга тугач, төрле сәбәпләр аркасында аны үзгәртә. Әкиятләрне хәтерлисезме: уңга китсәң – бәхетеңне табарсың, сулга китсәң – үлемеңне табарсың, турыга китсәң – принцка юлыгырсың. Хәтерлисезме? Әкиятләрдә кешеләр өчен хикмәт бар. Кешегә һәрвакыт сайлау мөмкинлеге бирелә. Тормышыбызның сыйфаты безнең кайсы юнәлешне сайлавыбызга бәйле. Сезнең очракта да шулай. Кайдадыр бик читкә киткәнсез! Ә сез төш дип атаган момент – дежавю, ул – сез бәхетле булырга тиешле яшәеш варианты, күрәсең, әгәр дә андагылар сез әйткәнчә бәхетле икән. Үзегезгә кайту. Бүген сез рухи үсештән туктагансыз. Эзләнгәнсез, бәргәләнгәнсез, адашып, шул вакыт

