Гөлзәлифә боларны кычкырып түгел, теш арасыннан, бар усаллыгы белән ысылдап әйтте. — 1 сентября 2026 г. в 18:19:38.748
Гөлзәлифә боларны кычкырып түгел, теш арасыннан, бар усаллыгы белән ысылдап әйтте. Харис баскан урынында башын иеп бераз уйланып торды да, кесәсеннән фатир ачкычын чыгарып, шапылдатып өстәлгә салды. – Мә, рәхим ит. Соңрак, син тынычлангач сөйләшербез. – Әйберләреңне ал, – диде Гөлзәлифә. – Сиңа бик комачауласалар, китереп бирерсең. Харис, әлбәттә, мондый текә борылышны көтмәгән иде. Әгәр дә башлангыч Гөлзәлифәнең үзеннән икән – ул каршы түгел. Шуңа, кызып китеп, кирәкмәгән артык сүзләр сөйләп, болай да куерган эшне тагын да куертудан курыкты. Гөлзәлифә кызганыч иде аңа. Әлегә юл куеп, хатыны эмоцияләрен коеп бетереп, аек акыл белән фикерли башлаганга кадәр сабыр итәргә булды. Аннары, хатыны белән ни булганын аңламады да бит ул. Гөлзәлифәнең мондый чагын аның беркайчан да күргәне булмады, хатынын гүя алыштырып куйганнар. Фатирда өчесе генә торып калгач, берникадәр тын гына утырдылар. Мәдинә, кухня ягына чыгып, чәй кайнатып җибәрде. Улы үз бүлмәсенә кереп бикләнде. Җаны өзгәләнсә дә, аның янына керергә базнат итмәде Гөлзәлифә. Гаебе зур, әлбәттә. Тик улы аны бары тик вакыт узгач, яралар төзәлгәч, салкын акылы белән фикер йөртер дәрәҗәгә җиткәч кенә аңлаячак. Бераздан Мәдинә барысын да чәй эчәргә чакырды. Гөлзәлифә урыныннан кузгалмады. Әнисе, улының бүлмәсенә кереп, нидер әйтте. Улы тискәреләнеп маташты, күрәсең – сөйләшүләренең тоны югары иде. Шуңа карамастан, алар бүлмәдән икәүләшеп чыктылар. – Әни, әйдә, чәй эчәбез. Аннары, әйдәгез бераз ял итик, ә. Кайтканнан бирле җүнләп ял иткән юк, проблема өстенә проблема. Дуслашырсыз әти белән, борчылма, – диде Марс. Егет әти-әнисенең ызгышкан вакытларын сирәк булса да, күргәне бар. Аларның барыбер татулык белән тәмамланганын белә. Бу юлы да шул ук хәл кабатлана, дип уйлады ул. Бер-берсенә сүз катмый гына чәй эчтеләр. Әйтерсең, һәммәсе дә нәрсәдәдер гаепле иде. – Әни, мин синең фатирыңда бераз торып торыйм әле, – диде Гөлзәлифә чәен эчеп бетергәннән соң. – Бу ни дигән сүз? – Мәдинәнен кулыннан бокалы төшеп китә язды. – Уйлама да. Нигә, үз өең нишләгән? Ирең кумый бит, син аны куып чыгардың. Башың белән уйлыйсыңмы соң син азрак? Улың бар. Аның тормышы бар, укуы, киемнәре монда. Тренировкасына моннан ерак түгел. Әллә син үзең турында гына уйлыйсыңмы? – Мин беркая да бармыйм. Биредә торам. Үзем генә, – диде улы. Кулындагы бокалын шап итеп куйды да ашыгып өстәл яныннан торып китте. – Аңлашылды, – диде Гөлзәлифә. – Нинди корт чакты соң сине кисәк кенә, аңламадым? Әле ике көн элек кенә бар да тыныч иде, әле... Мәдинә кызының йөзе качканын күреп туктап калды. – Әни, соңрак сөйләшербез, яме, – диде Гөлзәлифә, авыр сулап. – Мин синең белән гомумән сөйләшмәм дигән идем әле... Алдакчы син. Мәдинә кызының нәрсә турында сөйләгәнен яхшы аңлый, әлбәттә. Харисның үзенә дә, әллә ничә тапкырлар, имеш-мимешләр йөри дип, читләтеп әйтеп карарга тырышты. Кияве аңламаганга салынды. Лариса да белә. Ул да кеше гаиләсенә тыгылырга теләмәгәндер, күрәсең. Бәлки, әйткәне дә булгандыр, Гөлзәлифә генә ишетмәгәндер. Куркаграк шул аның кызы, Лариса кебек чатнап тормый. Тик менә бүген Ларисадан да уздырды, ахры. – Шуны гына әйтәсем килә: синең тормышыңда эшем юк, тик ашыгып эш итмә. Нәрсә дисәң дә, хәзерге заманда Харис кебек ирне табуы авыр. Аны хәзер күтәреп китәләр. Аз ди дөньяда сунарчы хатыннар. Гөлзәлифә әнисенең сүзләреннән көлеп җибәрде. – Һәм син, үз кызыңны кызганмый, шушыларны сөйләп утырасыңмы? – диде Гөлзәлифә тыныч кына. – Син үзең ишеттеңме соң хәзер миңа нәрсәләр әйткәнеңне? Син миңа ап-ачык итеп үземнең бердәнбер тормышымны ул тапкан малга алыштырырга кушасыңмы? Мәдинә тәмам аптырашта калды. – Менә сиңа мә! Әллә мин сине Хариска көчләп тактыммы? Үзең бит, мәхәббәт, мин кияүгә чыгам, дип сикергәләдең. Харис – гений, гинеколог, врач. Өч көн дә очрашмадыгыз. Үзең соң кайсы җирең белән уйладың? Укып та тормадың. Аның тирәсендә киенгән-ясанган, үз-үзен ярата торган хатын-кызлар йөгереп йөргәндә, спецовка киеп, төзелештә бухгалтер булып утырдың.

