кысасына килеп кергәнсез. Сез анда күргән тормыш – ул сезнең тормыш. Миләүшә – ул сез. ... — 1 сентября 2026 г. в 16:51:04.781
кысасына килеп кергәнсез. Сез анда күргән тормыш – ул сезнең тормыш. Миләүшә – ул сез. Нишләп сез башка юл белән киткәнсездер – хәзер инде билгесез. Бәлки, эш сезнең йомшаклыктадыр. Кеше үзенең бәһасын белми – ваклана. Сез дә кайдадыр вакланып, югалып торып калгансыз. Бу хәлдән котылу чарасы бар. Ихтыяр көчегез җитәрме? Сез бүген теге әкияттәге кебек өч юл чатында. Ары табан китәр өчен, өч юнәлешнең бер дөресен сайларга кирәк. Сезгә кирәклесен. Сезгә хәзер ялгышырга ярамый. – Ә аны кайдан белергә? – Уйлагыз. Сезнең өчен нәрсә мөһимрәк, кыйммәткә ия? Алдагы тормышыгызга үзегез белән ниләрне алыр идегез? Ә нәрсәне калдырыр идегез? Начар гадәтләрегезне, мәсәлән. Аларны калдырыр өчен, башта үзегезгә үзгәрергә кирәк. Аннары бар да үзгәрер. Ирегезгә арендага биргән тормышыгызны үз кулыгызга алып, тормышыгызның хуҗасы булып яшәргә кирәктер. Ә бу халәтегезгә башкача әйләнеп кайтмас өчен, сезгә яшәү урыныгызны алыштырырга кирәк. – Бу мөмкин түгел, – диде хатын катгый рәвештә. – Анысы инде сезнең эш. Минем бурычым – сезгә дөресен әйтү. Сез сорадыгыз – мин әйттем. Ә калганы сезнең кулда. Әгәр дә сез ул фатирдан китмисез икән, бу хәл гел кабатланып торачак, чөнки сез эмоциональ рәвештә аны «колагыннан тартып» китерәчәксез. Үзегез. Сез инде аны ул урынга бәйләп куйгансыз. Ул анда автомат рәвештә эшләп утыра. Дулкынлана башлауга, ул яңарачак, саташтырачак. Ахыр килеп, сезне акылдан яздырачак. Ул нәрсәләрне башыгыздан алып атыгыз. Кирәк түгел алар сезгә. Уйламагыз, бу турыда башка исегезгә дә төшермәгез, сөйләп тә йөрмәгез. Тынычланырга һәм үзгәрергә! Җаныгыз кушкан юлны алып, бәхетле гомер итәргә. Тормышта була торган хәлләр алар барысы да кайчандыр үзебез тормышыбызга чакырып китереп кертелгәннәр. Ризалыкны без бирәбез. Аңлашылдымы? Тик моны сез хәзер эшләргә тиешсез. Бары тик хәзер. Иртәгә аның кирәге булмаячак. – Аңлашылды. Гөлзәлифә дымлы күзләрен учлары белән каплады. Әйтерсең аның бу хакыйкатьтән беразга качып торасы килде. Аннары йөзен ачып елмаеп җибәрде. Ул, әлбәттә, бу очрашудан бүтәнрәк нәтиҗә көткән иде. Ә монда, бары баналь фикер, киңәшләр, дип уйлады Гөлзәлифә. Ниндидер психологик сеанслар уздырыр, транска кертер, гипноз кулланыр дип, әллә ниләр күз алдына китереп бетергән иде. Шушы да булдымы ярдәм?! – Миңа калса, сез мине аңлап бетермәдегез, ханым, – диде ир кеше, аның уйларын укыгандай. – Җитдирәк, кыюрак булырга кирәк сезгә. Аннары үзегезне хөрмәт итәргә өйрәнергә, үз урыныгызны табарга кирәк. Уңышлар сезгә! Ир кеше, сүз тәмам дигәндәй, урыныннан торып, кул сәгатенә күз салды. Аннары ишек ачты һәм, елмаеп, кызларның чыкканнарын көтеп торды. – Сезгә тагын килергә буладыр бит? – дип сорады Лариса саубуллашкан арада. – Әгәр минем хәзер биргән киңәшләремне кирәк дип тапмыйсыз икән, безнең башкача сөйләшер сүз юктыр дип уйлыйм. Әгәр дә киңәшемне тотып, тагын да миннән ярдәм кирәк дип тапсагыз, рәхим итегез. Мине кайдан табарга икәнен беләсез. Лариса әңгәмәдән канәгать иде. Дулкынлануы йөзенә чыккан. – Әй, Гөлзәлифә, ярый килгәнбез әле. Менә маладис, барын да гади генә итеп аңлатты да бирде. Гөлзәлифә елмаеп куйды. – Әллә ни әйтмәде инде. Бу сүзләрне миңа син дә әйтер идең. – Син нәрсә, берни дә аңламадыңмыни, Гөлзәлифә? Шаккаттырдың. Мин синең турыда әлегә яхшырак фикердә. Минем күңелемне кайтарма. Ул бит барын да авызыңа чәйнәп салды, йотып кына җибәрәсе калды. – Син минем бүген өйдән чыгып китүемне телисеңме? – Соң бу бер дә катлаулы нәрсә түгел. Чынлап. Беразга әниеңә китеп тор. Уйлан, каран. Сиңа кузгалып китәргә, нидәндер башларга кирәк. Миңа калса, Харис та синең яктан шул тиклем какшамас тугрылыкка лаек кеше түгел. Гөлзәлифә, кинәт туктап, дустының күзләренә карады. – Бу ни дигән сүз, Лариса? Лариса кызып китеп артыгын сөйләп ташлаганын аңлады. – Әйдә, әйдә, әйттең бит инде. Башлагач, сөйләп бетер. Ларисага дөресен әйтүдән башка чара юк иде.

