Дежавю, яисә ике дөнья арасында (повесть) — 1 сентября 2026 г. в 18:19:38.409
Дежавю, яисә ике дөнья арасында (повесть) Лира ИБРАҺИМОВА 7. Фатирының ишеген ачып кергәндә, ул элеккеге түгел, башка – беркемгә таныш түгел Гөлзәлифә иде. Иң беренче эш итеп фатирын җыештырырга тотынды. Харисның кулына килеп эләккән һәр әйберсен аерым бер урынга өя барды. Атмады, ертмады. Шакмаклап төрде – җыенып чыгып китәр өчен җайлырак булсын дип. Урын-җир тышлыкларын салдырып, кер юу машинасына салды, идәннәрне хлор белән юып чыгарды. Тазартты, ышкыды, күчерде, юды. Күңеленә ошамаган һәр нәрсәне чүп чиләгенә ыргыта барды. Аннары юынып чыкты, яңа халатын киде һәм, кулына телефонын алып, диванга килеп утырды. Бераз тынычлана төшкәч, Харисның номерын җыйды. Теге башта трубканы алырга ашыкмадылар. Ул көтте. Менә трубканы алдылар. – Әйе, – диде ире. – Әйберләреңне кереп ал. Сумканың зуррагы кирәк булыр, командировканың иң озынына китәсең. Гөлзәлифә корырак сөйләшергә тырышты. – Ярар, – диде ир. – Шул гына идеме сүзең? – Шул гына. Аннары телефонын сүндереп куйды. Дөрес эшләдеме ул?... Хариска кире шалтыратып, юк, алма әйберләреңне, дип әйтәсе килде. Юк, ярамый. Әйтте бит инде. Китсен! Телефон шалтырады. Улы икән! – Улым... – диде Гөлзәлифә, улының эндәшкәнен дә көтмичә, – мин киләм, улым, инде чыктым! Гөлзәлифә, телефонын җилкәсе белән яңагына кысып, ашыга-ашыга киенергә тотынды. – Аңлыйсыңмы, улым?... Гөлзәлифә кинәт туктап калды. Улына сөйләргә ярамас. – Киләм, улым! Улым! Көт, хәзер! Гөлзәлифә улын ишетсә, тыңлар иде. Ул аны ишетмәде. Тулган күңеленнән көчләп нәрсә тартып чыгара алды – шуны әйтте. Тик еламаска гына иде! Кабаланып ишеген дә әллә бикләде, әллә юк, йөгереп чыгып машинасына утырды. Кузгалып киткәндә, каршысында яткан юлны гына күрде хатын. Башка нәрсәләр гамәлдә юк иде: ни булганына төшенмичә кайтып машинасыннан төшеп килүче Харис та, Мәдинә белән ишек төбенә кайтып җиткән Марс та! Гөлзәлифә, әнисенең фатирына килеп, бик озак ишек шакыды. Ачучы булмады. Машинасына кире чыгып телефонын ачып карады. Йөзләгән шалтырау. Марстан килгән смсны ачып укыды. «Әни, син кая киттең? Без подъезд ишеге төбендә торып калдык. Ишекне дә бикләмәгәнсең. Кайт, без өйдә». Гөлзәлифәнең бервакытта да болай үрсәләнеп елаганы юк иде. Ул тәрәзәсенә бәргәләнә-бәргәләнә яуган яңгыр белән бергә елады, баш очында чатнаган яшен кебек ярылырдай булып, күкрәүләргә кушылып үкседе. Тоташ стена кебек яуган көчле яңгыр аны чит-ят күзләрдән яшерде. Күрмәделәр, үксегәнен дә ишетмәделәр. Яңгыр тынгач, ул да тынды. Өенә кире кайтты. Өендә йөзен дә, күз яшьләрен дә яшермәде. Хакы бар! Күрәсе килмәгән кеше күрмәсен! Ишектән керүгә, улына ташланды. Аны үз гомерендә беренче тапкыр күргәндәй кочаклады, битләреннән үпте. «Улым минем, Аллага шөкер, син бар. Әле дә син бар», – дип кабатлады ул. Колагына пышылдап кына: «Мин сиңа барын да соңыннан аңлатырмын. Син миңа үпкәләмә», – диде. – Әни, – диде Гөлзәлифә кинәт Мәдинәгә борылып, – мин китәм. Мәдинә кызын танымады. – Ни булды, кызым? Алыштырган кебексең, билләһи. Кая китәсең? – Харистан китәм, әни! Харис, мин синнән китәм, аерылам. Бу тамашаны читтән күзәтеп торган Харис та, Мәдинә кебек, берни аңламагандай кыланды. – Яхшы, китәрсең. Тик башта нәрсә булганын аңлат. – Мин сиңа әле нәрсәдер аңлатып торырга да тиешмени? Ә бәлки, син миңа аңлатырсың? Миңа әйтер бер сүзең дә юкмы? Куркасыңмы? Әйт, нигә әнигә әйтмисең? Ә, әни болай да беләме? Әни, син болай да беләсеңме? Ә Марска ник әйтмисең? Бәлки Марс әле әтисенең кем икәнен белмидер? – Тукта, Гөлзәлифә. Нишлисең син? Бала алдында болай кыланма. – Ә сез? Барыгыз да акыллылар, шулаймы? Гөлзәлифә чынлап та туктап калды. Бераз сулыш алып, тәрәзә буенда торды. – Әнә әйберләрең, Харис, ал да чыгып кит. Кая барырга икәнен беләсең. Кеше бул. Бернәрсә дә әйтмәсәң дә була. Болай да барысы белеп торалар. Менә хәзер мин дә белдем. Барысы да өнсез тордылар. Гөлзәлифәне беркайчан мондый хәлдә күргәннәре юк иде. – Бу фатирда минем өлеш юкмыни? – дип, сүзне әллә кая бормакчы булды Харис. – Әле син миңа үз өлешең турында да сөйләп тормакчымы? Күземнән югал!

