– Минем дә шул тормыш белән яшисем килә, Лариса. Мин бит, син беләсең, гомерем буе псих... — 1 сентября 2026 г. в 16:06:17.159
– Минем дә шул тормыш белән яшисем килә, Лариса. Мин бит, син беләсең, гомерем буе психологияне яраттым. Укырга да керергә теләгән идем. Тик соңрак кузгалдым. Кияүгә чыкканчы керәсе калган иде институтка. Аннары инде тормышымны тулысынча Хариска арендага бирдем. Кызганыч! Ә анда бар тормыш Миләүшә тирәсендә әйләнә. Яшәеш үзәгендә – ул! Гөлзәлифә сөйләвеннән туктады. Алар бераз аптырашып, бу хәлне нәрсә дип фаразларга белми утырдылар. Сөйләшми генә чәй эчтеләр. – Сиңа, беләсеңме, кая барырга кирәк? – Кая? – Экстрасенска. – Юкны сөйләмә инде. Аннары туры җүләрләр йортына диген инде. Лариса көлеп җибәрде. – Беләсеңме, моны бер төнге саташу дип, әһәмият бирми онытырга тырышырга була. Икенче вариант – белешергә. Ләкин, белмим, сиңа кем ярдәм итәр икән? Әлеге дә баягы шул экстрасенслар инде. Алар кайда бар икән соң? – Мин дә шулай дип уйлаган идем. Әгәр кабатланмаса... Кабатлана бит, миннән сорап тормый. – Да-а-а... – дип сузды Лариса, – мондый нәрсәне ишеткәнем юк иде әле. Ахыр заман, билләһи. – Харис та үпкәләп чыгып киткән. Аңа сөйләргә дә курыктым – барыбер ышанмаячак. Харис турында сүз кузгалуга, Лариса бераз эндәшми торды. – Нәрсә дип әйтермен инде аңа, кайда булдым, диярмен? Ышанмый инде ул миңа, – дип тагын яшенә буылды Гөлзәлифә. – Иреңне иркәләп бозып бетердең, хәзер әнә сүз әйтергә куркып торасың. Беләсеңме, сиңа Харисның халәте турында иң соңгы чиратта борчылырга кирәк, – диде Лариса кулларын селтәп. – Ярар, берәр нәрсә уйлап табарбыз. Улың өчен борчылма. Ул – яхшы егет. Аның белән үзем сөйләшермен. Берни белмидер әле. Атасы да, әйтсә, әниең өйдә юк, дип кенә әйткәндер инде. Лариса, телефонын кулына алып, номер җыйды. – Алло, Екатерина Ильинична, – дип эндәште Лариса русчалатып. – Сез миңа кайдадыр күрәзәче бар дип, шаккатып сөйләгән идегез. Аны ничек табарга була? «Әйе, әйе», – ди-ди Лариса трубкада сөйләүчене бик озак тыңлады. Гөлзәлифәдән ручка сорап алып, нидер язды. Аннары рәхмәтләр укый-укый телефонын сүндерде. – Бөтен биографиясен сөйләде бу, шул гына җитмәгән иде миңа, – дип елмайды ул. – Менә күрдеңме, тырышкан таба. Табыла бит кешеләре. Бу тирәдә бер бик яхшы акыл иясе бар, ди. Шушы Катяның сүзе буенча, бик белемле кеше, ди. Белмәгәне юк, ди. Шунда барырга кирәк безгә. Кайчанга планлаштырабыз? – Ничек, кайчанга? Бүген, әлбәттә. Мин йокларга куркам. Ятмаячакмын да хәтта. Әйдә, сөйләш, бүген киләбез, диген. Ашыгыч, диген. – Миңа балыкка бару язмаган икән болай булгач, – диде Лариса елмаеп һәм кабат телефонының дисплеенда чокынып. Алар юл буе сөйләшми диярлек бардылар. (Дәвамы бар.)

