үз халәтенә кайтыр. Ә ахыр килеп, Миләүшә хәзер үзе кайда? Ул аның дөньясына күчкәнме? ... — 1 сентября 2026 г. в 09:41:54.687
үз халәтенә кайтыр. Ә ахыр килеп, Миләүшә хәзер үзе кайда? Ул аның дөньясына күчкәнме? Юктыр! Гамәлдә бер Миләүшә дә юктыр. Бу Гөлзәлифәнең төше генә бит! – Мин үземне бераз начар хис итәм. Һава сулап керәм әле. Ул ишеккә таба кузгалмакчы булды. Кинәт телефон шалтырады. Ир кеше телефонын кулына алды. – Әйе, Мәлик бу. Тыңлыйм. Ә, ярый, яхшы. Озакламый юл уңае белән кереп алырбыз, яхшы. Сау булыгыз. Зур рәхмәт сезгә. Мәлик! Исеме Мәлик икән. Саргылт чәчле, матур гына кеше. Өстенә кигән спорт киеме, ак төстәге футболкасы тәненә ятып, гәүдәсенең камиллеген күрсәтеп торалар. Ләкин Гөлзәлифә бу кешене белми, күргәне дә булмады. – Менә, күрдеңме? Көне килеп җиткәнче сузып йөрсәң, шулай була инде ул. Китапларның басмадан чыккан берничә экземплярын кереп алырга кирәк. Онытканбыз бит, Миләш. Без болай да соңга калып ятабыз бу комедия аркасында. Менә иртәнге ашны ашарга да вакыт калмады инде. Әйдә, син утыр, аша. Сиңа ач йөрергә ярамый, гемоглобиның түбән икәнен беләсең. Мин тиз генә киенәм дә машинага вак-төяк нәрсәләрне төшерә торам, ярыймы. Мәлик, Гөлзәлифәне маңгаеннан үбеп, кухнядан чыгып китте. Аның нәрсәләрдер күтәреп ишектән чыкканы ишетелде. Гөлзәлифә матур чәйнектән алдындагы бокалына чәй агызды. Бүлмәгә хуш исле үлән чәе исе таралды. Эчәсе килгәннән түгел, бары монда үлән чәенең тәме ничегрәк икәнен белер өчен генә. Бутафор түгел микән дип, Мәлик пешергән бифштексларны да ашап карады. Бар да тәмле иде. Чын ризыклар! Гөлзәлифә тәрәзә янына килде. Өй каршында кечкенә бакча. Алмагачларның нәзек кенә ботакларында, алкалар кебек ал, кызыл алмалар. Бакчаның үләне тигез итеп чабылган. Җәйге кухняның түбәсенә кадәр үрмәләп үскән виноград астында үреп ясалган өстәл, креслолар. Сукмаклар буйлап тезелгән зур вазаларга сибелгән аллы-гөлле чәчәкләр, алар өстендә куышып очкан күбәләкләр, бакча өстендә биегән кояш нурлары хатыннын күңеленә әллә нинди рәхәтлек, тынычлык бирде. Аның шушы бакчада буласы, ул чәчәкләрне һәр көн күрәсе, аларны кисеп вазасына куясы – шушы гүзәллекнең бер өлеше буласы килде. Аның бухгалтериясе тәрәзәсеннән ничәмә еллар инде тузанга баткан юл һәм бетон ташучы машиналар гына күренә. – Кайсы шәһәр бу? – дип сорады ул, онытылып, урамнан әйләнеп кергән Мәликтән. – Казан, – диде ир хатынга сәерсенеп карап. Үзенең соравыннан Гөлзәлифә үзе дә куркып китте. – Тә-ә-әк, болай булмый бу! Сиңа ярдәм кирәкме, Миләш? Әллә табиб чакыртыйммы? – Юк, юк, борчылмагыз... борчылма. Бу... Хәзер бетә. Бераз башым авыртып тора. Ир, хатын янында беразга тукталып, аның бүген әллә ничек үзгәреп киткән йөзенә карап торды. Хатыны чынлап та бүген башка иде. Йөзе дә, үзен тотышы да, сөйләшүләре дә. Аннары килеп, бу саташуы да. Алыштырып куйганнар диярсең! Нәрсәдер борчый, ахрысы. Нидәндер курка. Презентациясе аркасындадыр, дигән фикергә килеп, кесәсеннән телефонын алып, кемнеңдер номерын эзләргә тотынды. Үзендә Мәликнең карашын тойды Гөлзәлифә, борылып карарга гына курыкты. Борылып караса, ир барысына да төшенер. Аның Миләүшә түгел икәнен сизенер. Шикләнде бит. Эченә корт керде. Тик, Гөлзәлифәнең әлеге төшен, мавыктыргыч кино шикелле, азагына кадәр карап бетерәсе килә иде. Мәлик кулына телефонын алгач та сискәнеп китте ул. – Кемгә шалтыратасың? Полиция яисә табиб чакырырга мөмкин бит ул. Кем белә аның башына нинди фикер килгәнен? Бәлки, шикләнеп тикшереп карарга ниятләр? – Кемгә булсын инде? Арендаторга, сөекле әбиемә – Мәдинә ханымга! – диде ир, «Мәдинә ханымга» аеруча басым ясап. Мәдинә-ә-ә. Миләүшәнең дә әнисе Мәдинә исемле. Туры килүен әйт әле син. – Син киенәсеңме? – дип сорады ир. – Ә, әйе, – дип җаваплады хатын һәм тиз-тиз атлап кухнядан чыкты. Коридорга чыккач, башта кай тарафка китәргә белми аптырап торды: уңда да бүлмәләр, сулда да. Ул йокыдан торып кухняга килгәнен исенә төшерергә кереште. Ничә ел машина йөртүнең файдасы тиде – ориентир яхшы! Ул барган җиреннән кырт кына икенче якка борылды һәм бер үк төрле ике ишекнең берсе артына кереп югалды.

