Гөлзәлифәнең йөрәге еш-еш типте. Нишлисең, бу хикмәтле хәлдән җайлы гына чыгып китәргә ... — 1 сентября 2026 г. в 09:41:55.076
Гөлзәлифәнең йөрәге еш-еш типте. Нишлисең, бу хикмәтле хәлдән җайлы гына чыгып китәргә кирәк иде! Ул йөгереп килеп шкаф-купеның авыр ишеген этеп җибәрде. Шкаф йокы бүлмәсенең бөтен бер диварын биләп тора. Ишеге дә идәннән түшәмгә кадәр. Купе дигәннәре үзе бер бүлмә кадәр. Андагы кием! Хатын югалып калды. Элгечләрдә катлы-катлы эленеп торган күлмәкләрнең кайсысына барып кагылырга белмәде. Ә астагы катларда төрледән-төрле түфлиләр! Гөлзәлифә күлмәкләрнең әле берсен, әле икенчесен алып карарга тотынды. Кайсы да матур, кайсы да гүзәл! Кайсын гына кисә дә, Гөлзәлифә кино йолдызы булырлык иде. Күңеленә хуш килгәнерәкләрен ишектәге көзгәчә килеп өстенә салып карады. – Син булдыңмы инде? Соңга калабыз, сөеклем. Хатынның шкаф-купе эчендә тиз-тиз күлмәк сайларга маташуын күреп хәйран калып торды ир. Нишли бу? – Миләүшә, син чынлапмы, әллә шаяртасыңмы? Шушы көнгә махсус күлмәк тектердең. Шуны кимисеңмени? Ошатмадыңмы әллә? – Кайсы күлмәк? Ир, авыр сулап, хатынга сәерсенеп карады. Каушаган Гөлзәлифә теге «махсус» күлмәкне табарга тырышты. – Миләүшә, мин аңлыйм, синең авырлы булуың җитди сәбәп, ләкин бу тиклем үк түгел бит инде. Ни булды сиңа бүген? Син үзең аңлыйсыңмы соң нишләп йөргәнеңне? Гөлзәлифә кыенсынып караватка килеп утырды да учлары белән йөзен каплады. «Ярамый, ярамый болай кешеләр белән шаярырга! Нишләргә соң, Ходаем?» – дип уйлады ул. – Мин ул күлмәкнең кайда икәнен белмим, чөнки... Тик аның бу сүзләрен Мәлик ишетмәде. Ул Миләүшәнең кичтән әзерләп залда элеп калдырган күлмәген күтәреп бүлмәгә керде. – Мә, киен тиз генә. Син бит инде андагы күлмәкләреңә сыймыйсың, җаныкаем. Онытыласың бугай. Тиз генә яме, матурым. Мәлик күлмәкне хатынның алдына салды да, иелеп, йөзен тутырып елмайды. Җылы учлары белән сабыйларча аның чәчләреннән сыйпап куйды. Гөлзәлифә якыннан Мәликнең озынча матур йөзен, аксыл кашларын, алар астындагы зәп-зәңгәр күзләрен күрде. Бөтен тәне буйлап җылы дулкын йөгереп үтте. Ул берни сиздермәскә тырышты. Елмайгандай итте. Җәһәт кенә яңа күлмәкне кулына алды һәм, эчкә үтеп, шкаф ишеген шудырып ябып куйды. Мәликнең аны карап тору уендада юк иде, күрәсең, ул тиз-тиз атлап бүлмәдән чыкты да коридорда юк булды. Ишектән чыкканда аның тирән итеп сулаганын гына ишетеп калды Гөлзәлифә. Бик сабыр кеше! Тик барыбер сизенә иде ир: хатыны бүген башка – йөзе дә, рәвеше дә башка. Гомумән, икенче кеше. Тик Мәлик хикмәтләргә ышанмый иде. Күлмәкне, әйтерсең, Гөлзәлифәнең үзеннән үлчәм алып теккәннәр иде. Кызганыч, ләкин ул үзенең мондый матур күлмәк кигәнен хәтерләми дә инде. Алырга мөмкинлеге юклыктан түгел, ә хаҗәте булмаганнан. Чөнки эшендә, тузан арасында күбрәк чалбар уңайлырак дип санады. Аннары, хәзер эшкә күлмәк киеп йөргән хатын кыз да бик сирәк. Күлмәкләре бар аның, ләкин кайсы – бер, кайсы ике тапкыр кигән килеш эленеп торалар. Кигәне дә юк, ташларга да кызганыч. Күлмәкне киеп, астагы киштәләрдән килешле түфлиләр дә барлап алып, Гөлзәлифә көзге янына килде. «Сәлам!» – диде ул үзенә көзгедән карап торган ханымга. – Танымыйсың әллә? Бу син, Гөлзәлифә». Күлмәк шул тиклем гәүдәсенә килешле, тәненең һәр бөгелешен исәпләп тегелгән иде. Бу күлмәктән ул чын гүзәл иде! – Миләүшә! Гөлзәлифә, Мәликнең чакырганын ишетеп, ашыгып тагын бер кат үзенә күз салды һәм, күлмәк белән бергә кертеп куелган кечкенә сумканы алып, чыгуга юнәлде. Мәлик аны ишек төбендә киенеп көтеп тора иде инде. Өстендә яшьләрчә ыспай итеп тегелгән, килешле костюм-чалбар, аякларында елкылдап торган ботинкалар. Аларның карашлары бер генә мизгелгә кисеште. Гөлзәлифә тагын дулкынланды, уч төпләренә тир бәреп чыкты. Болай озак булдыра алмас, ахры. Торган саен авырлаша бара. Бу Мәлик тагын! Миләүшәсе дип аңа шул тиклем яратып карый. Гөлзәлифә аның карашлары үзенә түгел, ә аңа ике су тамчысы кебек охшаган хатыны Миләүшәгә багышланганын аңлый иде. Ләкин... Нинди йөрәк чыдасын! Хәзер ул аңа яңадан үзенең Миләүшә түгеллеген сөйләргә тотынса, хәлнең нәрсә белән бетәсе билгесез иде. Шуңа түзәргә! Түзәргә, диде ул үзенә.

