Азалиянең язмышы (хикәя) — 5 сентября 2026 г. в 09:05:19.961
Азалиянең язмышы (хикәя) Розалия МИРЗАХАНОВА 2. (Ахыры.) Азалия бәлешен пешерергә куйды да уйга батты. Кыскача әйткәндә, таба төсенә керде бәлеш. Ә Азат үзен ташланган итеп хис итте, нәрсәгә аңа шушы тәмсез тоз, нәрсәгә аңа кирәк ул. Аның, гомумән, йомыркадан башка әйбер пешергәне юк. Йоклый алмады Азалия, төне буе "һәм син" сүзе колагында яңгырады аның. Нинди татлы, тәмле төш күрып яткан булыр иде бит инде ул... Татлы төш татлы иде дә инде анда Азат булганы өчен. Таң ата... Кояш якты, җылы нурларнын бөтен дөньяга сибеп "Икенче көн башланды, дуслар, торыгыз, көн матур була", – дигән кебек уята. Иртәнгә таба гына йоклап киткән Азалия эшкә җыена. Көч юк. Шушы ничә сәгать эчендә ни булды аңа. Бүген төнлә генә ул шундый батыр иде бит, таңны шулай сабырсызлык белән көтеп ята иде. Ә хәзер ул: "Нәрсә эшләргә соң әле? Чыксам, Азатны күрермен микән?" – дип уйлый. Азалия тәрәзәгә барып карады – күрше ихатада берәү дә күренми. Ашыгып, капкадан чыкты да йөгерде кыз. Азат күптән, Азалияне очратмас өчен, дусты Нәфискә кереп тайган иде. Ферма ерак түгел. Эштә ни эшләгәнен дә аңламый, таркау гына эшләде Азалия. Сыерлар кычкыра, саудырасылары килә. Азалия ярата иде үзенең сыерларын, балалары кебек иде алар аңа. Ләкин бүген алар янында да кыен иде. Төшке аш вакыты җитте. Азалия кайтырга чыкты, – Азалия, биш минутыңны гына бүл әле миңа, зинһар өчен, – дигәнгә борылса – Азат килеп ята иде. Килеп җиткәч, ул матур күзләре белән Азалиянең күзенә карап: – Азалия, бүген кич мин китәм. Бәлки, мин болай ашыкмас та идем, мин ашыкмасам, икенче берәү мин киткәч ашыгыр иде. Мин сине чыннан да яратам, бу авылдан минем синең белән бергә китәсем килә. Мин тәкъдимемне тагын бер тапкыр кабатлап карыйм. Азалия, чык миңа кияүгә! – дип, бер тында әйтеп салды. Азалия, күз яшьләре аша, ризалыгын белдереп, баш селкеде. Сүз әйтергә хәле юк иде... Азат, шатлыктан, булачак хатынын кочагына алды... Менә инде җиденче ел ул икенче авылда яши, аның дүрт кызы бар. Азат икенчесен, өченчесен малай булыр дип көткән иде дә... дүртенчесендә ышанычы бетте. Кызларын барыбер ярата иде әти йөрәге. Ул дүртесенә дә йомшак кына эндәшә иде, берәм-берәм агылып торган сорауларга җавап бирмичә калдырмый иде, чәчләрен авырттырмыйм дип, куркып кына үрә иде, эштән кайткач, атына утыртып, егылмасыннар өчен аркаларыннан тотып, барысын да чиратлап йөртеп чыга иде. Велосипедта йөрергә өйрәтте ул кызларын. Егылалар икән, йөгереп барып "авырттымы, алай гына була инде ул, ярар инде елама, елагач, ныграк авырта", – ди иде. Көтү көткәндә, алар шунда Базы елгасында су коеналар иде. Әтиләре чумгач, бергәләшеп эзли башлыйлар, ә ул икенче яктан чыга иде. Алар да шулай итәргә кызыгалар иде. Азалия бу авылда да сыер савучы булып эшкә керде. Эшкә ул бик иртә кузгала, ул кайткач, Азат китә торган иде. Иртән үк торып, кызларына чәй кайнатып эчерә иде, чәчләрен тарап үрә иде. Ул нык яхшы тормыш иптәше һәм әти булды. Белмим, андый ихлас күңелле кешене бүтән бу җирдә табып була микән? Ул беркемгә дә авыр сүз әйтмәде, йөрәктә булган мәхәббәтен берсенә дә җәлләмәде, балаларына сүз белән түгел, эш белән тәрбия бирде. Ул дүрт кызның әтисе иде, ләкин дүртесенең берсе дә ул вакытта бер дә аңламаганнар: бит җир йөзендәге иң матур, иң нечкә күңелле әти аларныкы булган бит. Әйбәт кешеләр никтер гел алдарак хушлаша бу дөнья белән. Азатны да авыр чир аяктан екты. Көннән-көн сула барды ул. Ышанмагандыр ул үләренә, Азалиям мине коткарыр, дип уйлагандыр. Ләкин Азалия көчсез иде. Ул көнне дә кызлар әтиләре белән, көн дә хушлашкан кебек, "пока" дип кенә хушлаштылар, берсенең дә башына начар уй кермәде, берсе дә бу көн аларның өеннән кадерле кешеләрен алып чыгып китәр дип уйламый иде. Аларның уенда математика белән урыс теленнән эшләнмәгән өй эше иде... Көне дә, әллә ни төсле иде бит. Яз. Апрель азагы. Кара ләпеккә ап-ак булып кар яуды. Язгы пычрак аны үзенең юешлегендә эретә бара иде.

