– Якын киләсе булма миңа! Маңка әле син! Хәзер полиция килеп җитә! Минем адвокатым бу ө...
– Якын киләсе булма миңа! Маңка әле син! Хәзер полиция килеп җитә! Минем адвокатым бу өйнең дә, Бикмурзин белән син миннән тартып алган мөлкәтнең дә кызым белән миңа тиешле булуын раслады инде, эшегез судта! Якын килмә миңа-а-а! Линарны тагы да өскетте генә Сәмәриянең сүзләре. Ул өстәлгә сикереп кенә менде, бөтен ачуын салып хатынның күкрәгенә типте. Пычак Сәмәриянең кулыннан төшеп китте, үзе егылды. Линар пычакны алды да, идәннән торырга тырышып азапланган хатынның өстенә менеп атланды. Кулы белән муенына ябышты... Нишләгәнен үзе аңламас хәлдә пычакны кадады да алды, кадады да алды... Тирә-як канга батты. Хатын тынсыз калгач та, туктый алмады, кадады да алды, кадады да алды... Тәмам хәлдән тайгач кына, пычак кулыннан төшеп китте. Линар нишләгәнен аңлады. Бернәрсә күрми, абына-сөртенә чыгып машинага утырды да дәваханәгә кузгалды. ...Әлегә кадәр кылган барлык аламалыкларын оныта бара иде Линар. Үзен акларга сәбәпләр таба иде. Үзен-үзе алдый да, шуңа ышана иде. Аннан куркулары югала, берни булмагандай яши башлый иде. Бу юлы оныта алмады... «Шул Бикмурзин гаепле. Аның янына дәваханәгә барып харап булдым. Сизде әллә кайдан. Сөйләгәч, полициядән качырам дип өтәләнә башлады. Кирәге юк иде аның әти булып кылануы. Ялгыз әйбәтрәк, кайда икәнне белгән кеше дә, эзләгән кеше дә юк...» Бикмурзин яшергән фатирда көннәр озыны ялгызы утырды Линар. Башта тынычланып калгандай булды. Күңелендә барлыкка килгән бушлыкны хәмер белән тутырды да йоклады, тутырды да йоклады. Алдагысын уйлап та карамады, һаман да үзенең язмышына битараф иде ул. Аннары Сәмәрияне үтерүе кабат-кабат күз алдыннан үтә башлады. Хәмер дә ярдәм итмәде, йоклый алмады. Оныта алмады. Үкенмәде, нигә бу адымга бардым дигән уй башына да килмәде. Кабат-кабат күз алдыннан кичергән саен, канәгатьлек алды. Үзен көчле итеп хис итте. Һәм бу адымны тагын кабатлыйсы килде... Ай узгач, Ирина шалтыратты: – Сине эзлиләр, Линар. Үзең барсаң полициягә, яхшырак булыр иде. Илгизәрне акладылар, аның шаһитләре бар. Рәшит Шамилевич та Мәскәүдән кайтты, Илгизәргә гаепләү янагач. Полициягә бар, Диләрә күргән сине. Башта бер сүз дә дәшмәс хәлдә, нык курыккан иде. Узган атнада рәсемеңне ясап бирде тикшерүчегә. Койган да куйган син. Их, Линар... Линар полициягә түгел, Кала күле буендагы өйгә кайтырга чыкты. *** – Юкка гына авылга, нәкъ Кала күле буена йорт төземәдем мин. Үземә ишеттерми, артымда гына сөйләсәләр дә, беләм бит: «Хыялый Гаптерәй малае» дип атыйлар мине. Бәләкәй чактан кимсенеп үстем шул сүздән. Элек бит эшләмәгән кешене яратмыйлар, гаеплиләр иде. Ә минем әти үзе уйлап чыгарган хыялларын эзләп гел урманнарда, болыннарда йөрде. Колхозда эшләмәде. Вилдан Яруллович аны кешегә дә санамады. Армиядән кайтуга шундый ук мөнәсәбәт көтә иде мине дә... Линарны төрмәгә утыртуны авыр кичерде Радик Гаянович. Күз алдында өеннән алып киттеләр. Бер әйтүдән сүзен тыңлатып, кирәкле кешеләрнең кулын юа белеп, «мин – сиңа, син – миңа» законы белән әлегә кадәр «юк» дигәнне танымый яшәгән Бикмурзин, акчалар түгеп тә, адвокатлар яллап та берни эшли алмады. Мәскәүдән Рәшит Шамилевич барысын да контрольдә тотты. Инвалид коляскасында утырган Бикмурзинны түгел, депутатны тыңладылар. Линарның да үз туксаны – туксан: гаебен танымады, киресенчә, бөтен дөньяга рәнҗүен чәчеп чыгып китте өйдән. «Әти, имеш... Мин сине бай, олигарх, кулыңнан бар нәрсә дә килә дип уйлаган идем. Аяк тибеп яшибез, дидең бит! Кайда ул тормыш? Бәләкәй чактагы кебек, син тагын мине ташлыйсың! Сатлык җан син! Әти түгел!» Якын күреп өлгергән иде Бикмурзин улын, бу гаепләүне дә, үзенең булыша алмавын да үткәрә алмады, урынга егылды. Илүзәнең укырга бара торган вакыты җиткәч, Ирина калган иде Бикмурзин янында. Линарның хәлен ул да күңеленә якын алды. Акламады. Балалар йортыннан киткәндә, егетнең үзеннән күпкә көчсез икәнен сизсә дә, язмыш кочагына ялгызын ташлап киткәненә үкенде. «Мин янында булсам, бәлки болай булмас, холкындагы вәхшилеге бетәр, юлдан язмас иде... Бәлки...» (Ахыры бар.)