Куян күчтәнәче (роман)
Куян күчтәнәче (роман) Гөл МИРҺАДИ 53. – Үткәннәр үткәндә калсын инде, Фина. Искене кузгатып ис чыгармыйк, – дип, Финаның иңеннән йөген төшерде Рәшит Шамилевич. – Илгизәрнең Сезгә әйтер сүзе бар, тыңлагыз әле. – Сөйлә, улым. Озын көнгә, бәлки, бер юньле хәбәр ишетермен. Илгизәрнең дә, Финаның да күзләре яна иде. Алар өстәл өстенә фотолар ябыштырылган альбом ачып куйдылар. – Әнием мин туганнан башлап ябуда яткан. Күзләре шул караңгы йортның диварларыннан башка бернәрсә күрмәгән. Дарулар белән аңын томалаганнар. Шуның өчен, шул еллар өчен дөньяның бөтен матурлыгын күрсәтеп яшәтәсем килә минем аны! Фина апа да менә бу фатирдан башка берни күрмәде, безнең өчен генә яшәде. Син Мәскәүгә күченгәннән башлап, без кайда гына булмадык! – Иңләдек тә, буйладык та Рәсәйне! Илләр гизәр улым, Илгизәр дип исем кушабыз, дигән идегез, исегездәме? Илгизәрнең туристларга маршрутлар ясап, фирма ачасы килә. Ул барысын да исәпләде, чыгымнарын да, табышын да. Каршы килмәгез инде, Рәшит Шамилевич?! Түрәнең йөзе яктырып китте. – Нишләп каршы килим, ди! Ил башлыгының телендә дә гел шул яңалык: туризмны үстерү. Бик яхшы була бу, улым! Бизнес-план төзе дә министрга барабыз, дәүләт ярдәме алабыз! Минем репутациямә зур плюс бу! Арыганнарын онытты Рәшит Шамилевич. Хыялларына бирелде. Мөкиббән китеп, альбомдагы табигать күренешләрен караган Диләрәнең: – Илгизәр! Бу хозурлыкны сурәткә төшерәсем килә! Мине дә үзегез белән алыгыз әле, зинһар! – дигәне чынбарлыкка кайтарды ирне. Ул, бераз уйлап, икеләнеп торганнан соң: – Диләрә – минем кызым. Сәмәриянеке һәм минеке. Артык сораулар кабул ителми, җавап бирмим. Диләрә – рәссам. Без аны махсус мәктәптә укыттык... Сәяхәтләрдә төшерелгән сурәтләрдән кайчандыр күргәзмә булырга да мөмкин. Үзегезнең командага аласызмы Диләрәне? Берничә көн үткәч, өй эчендә тынычлык урнашты. Яшьлек үзенекен итте. Диләрә белән Илгизәр бик тиз уртак тел таптылар. Озак та үтмәде, дәүләт ярдәменә ия булып, сәяхәтләр фирмасы үзенең эшчәнлеген башлады. *** Бу юлы җинаять кылган көненең бер минутын да оныта алмады Линар. ...Бикмурзинга әйтеп китте ул Тургайга. – Ирина шалтыратты. Хатының белән кызың килеп аларны куып чыгарган. Шуларга баш булалмадың инде. Үзем урыннарына утыртмый булмас, – дип, палата буйлап йөренә-йөренә киенде. Телефоннан сөйләшкәч тә, кинәт кызып китте. Бикмурзин аны туктатырга тырышты: – Кызу баштан Тургайга кайтма, юньлегә булмас. Бергә кайтыйк. Сәмәриянең ул өйгә бер хокугы да юк. Бөтен мөлкәтемне сиңа яздырдым бит. Тынычлан, улым! – Нинди улың? Нинди улың булыйм инде мин сиңа? Фамилия белән байлык биреп кенә үткәннәрне үзгәртеп буламы соң инде? Эндәшмә «улым» дип, менә монда, эчемдәге җенемне кузгатасың, аңлыйсыңмы? Нинди бар, шундыймын мин, үзгәрәлмим! Кала күле буендагы өйнең йортына килеп кергәнче куды машинасын. Күзенә ак-кара күренми, бала чагындагы бөтен үпкәләре кире кайткан, аңын каплаган, юлына кеше чыкса, туктарга да омтылмас, таптар иде... Шул кызуы белән, бикле ишекне каерып ачып, килеп керде өйгә. Линарны үзеннән дә ныграк ачулы, үчле Сәмәрия каршы калды. – Маңка малай! Син кем булдың рөхсәтсез монда килеп керергә? Якын килмә! Син ишекне вата башлагач та полициягә шалтыраттым! Хәзер килеп җитәләр! Бар чыгып кит! – Үзең чыгып кит, яме! Бу минем өем! Югал күземнән! Монда килеп үз законнарыңны урнаштырырга синең нинди хокукың бар? Бикмурзин аерылды синнән, үзеңә калдырган фатирда яшә, йөрмә монда! Үз теләгең белән чыгып китмәсәң... – Яныйсыңмы миңа? Мин Бикмурзин белән егерме ел бергә яшәдем. Бөтен байлыгы, дәрәҗәсе белән минем әтиемә бурычлы ул! Синең бу мөлкәткә бер кысылышың да юк! Юньле булсаң, әниең ташламас иде балалар йортына! Күктән төшкән хуҗа син, Бикмурзинның башы эшләми башлаганнан гына! Аяклары йөрсә, сине искә дә алмас иде! Төз тидерде хатын – нәкъ әрнегән җиренә тоз салды. Болай да кызган башына тагын да ныграк кан сауды Линарның. – Ялган! Син дөрес сөйләмисең! Бар чыгып кит! – Линар хатынга табан ыргылды. Сәмәрия өстәлдә яткан пычакка ябышты.