Куян күчтәнәче (роман)
Куян күчтәнәче (роман) Гөл МИРҺАДИ 54. (Ахыры.) Икесе ике төрле әрнесә дә, кайгылары бер иде аларның. Ирина догалар укып тынычлык эзләде. Радик аңа күңелен бушатты... – «Хыялый Гаптерәй малае... Атасы кебек әрәмтамак булыр бу да...» диделәр. Түбәнсетеп торганга каршы кем яхшы булсын инде. Урамнан кайтып кермәдем. Бик иртә тәмәкегә, хәмергә үрелдем. Әти авызына да капмый иде ул, хәрәм ди иде. Ә минем аның кебек хыялый буласым килми иде шул. Аның малае булуны онытасым, онытыласым килә иде. Эчүен эчтем инде: армиядән кайткач, сазына төштем. Минем кебекләрне Нәзирә әллә кайдан күреп ала. Мич башында көмешкәсе кайнап утыра. Үзе чибәр. Усал. Колхоз рәисенә генә баш бирә торган түгел. Әти юк, әни юк, үлгәннәр иде инде. Яттым Нәзирәдә айнымый. Көннәр, айлар узганын да, еллар узганын да сизмәдем... – Әстәгьфируллаһәлләзи лә иләһә иллә һүәл-хәййүл-каййүмү вә әтүбү иләйһи! Аннан башка илаһ булмаган Тере, Барлап торучы Аллаһыдан ярлыкау сорыйм һәм Аңа тәүбә кылам! Кабатлагыз миңа кушылып, Радик Гаянович... Җиңел булып кала... – Линар белән Илгизәрнең әниләренең – Нәзирәнең юләр кызының йөзен дә хәтерләмим. Елаганы гына исемдә... Мин япь-яшь идем, башымда җилләр уйный. Нәзирә бала күтәртеп чыгарып җибәрде. «Сат! Байыйбыз!» дип... Кайдан кергән уена шул сантыйлык? Алмады да куймады, гел шул бер сүзне тукыды. Мин ул баланы тота да белми идем. Нишләтергә белми аптырадым. Ярый әле ташлап калдырмаганмын, Фина апага барып керергә баш җиткән. Айныдым бит. Айныдым да... бөтенләй башка кеше язмышын яшәдем. Хыялый Гаптерәйнең хыялына да кермәс тормышта... – Әллаһүммәгъфир ли мә каддәмтү вә мә әсхартү вә мә әсрартү вә мә әгъләнтү вә мә әсрафтү вә мә әнтә әгъләмү биһи минни. Әнтәл-мүкаддимү вә әнтүл-мүәххыйрү, вә әнтә галә күлли шәй ин кадир! Әй, Аллаһ! Элек һәм соңрак, яшертен һәм ачык кылган гөнаһларымны, тыелганны үтәмәгәннәремне һәм дә Үзеңә генә мәгълүм гөнаһларымны кичер! Синең бөтен нәрсәгә көчең җитә! Радик Гаянович, уйларга бирелмәгез, эндәшегез, кабатлагыз бер дога! Ходай Тәгаләдән кичерүен сорагыз... – Башта аякка ныклап басарга тырышып гомер узды. Бабай әйбәт иде... Ул үлгәч, үземнең дөньяда ялгыз икәнемне сиздем. Сәмәрия – үзенә, Диләрә үзенә башка дөньяларда яшәделәр. Бабай тотып торган икән безне җыеп. Таралдык ул киткәч. Нәзирә кебек, аның кызы кебек хатыннар күп булды инде, исәбе-саны юк... Дөньяның кирәген биреп, артына тибеп яшәдем... – Я, Ходаем! Радик Гаянович, ягез әле бер дога, кабатлагыз миннән соң, әйдәгез, кыенсынмагыз. Әллаһүммәгъфир ли җидди вә һәзли вә хатаи вә гамди вә күллә зәликә гыйнди! Әй, Аллаһ! Белеп һәм белмичә, ният белән һәм ялгыш кылган гөнаһларымны – барчасын да кичер! – Олыгая-олыгая кызлар да биздерә... Акча эшләү дә баштагы кебек кызык түгел иде инде... Әтинең сөйләгәннәре ешрак искә төшә, уйландыра башлады. Кала күле турында... Урман уртасындагы чишмә турында... Кайтып эзләп таптым мин чишмәне. Суны анализга җибәрдем. Халыкның Хыялый Гаптерәй дип атавын юкка түбәнсетү итеп кабул иткәнмен, шуны аңладым. Су чынлап та шифалы булып чыкты. Әнә теге папкада анализ кәгазьләре. Әллә күпме чирдән дәва Гаптерәй чишмәсенең суы. Мин әти кебек хыялымны кычкырып сөйләп йөрмәдем. Кала күле буена башта йорт төзергә булдым. Шунда Вилдан Ярулловичтан кайчандыр әйткән сүзләре, рәнҗетүе өчен үч алырга җай чыкты... – Нишләп шулкадәр күп гөнаһларга баттыгыз соң, Радик Гаянович? Ярдәм сорагыз Ходайдан. Аңа сыеныгыз. Куль агуузу бираббин-нәәс. Мәликин-нәәс. Иләәхин-нәәс. Миң шәррил-вәсвәәсил-ханнәәс. Әлләзии йүвәсввису фии судуурин-нәәс. Минәл-джиннәти вән-нәәс. Адәмнәрнең Патшалары булган Аллаһы Тәгаләгә, кешеләрнең илаһлары булган Аллаһыга, вәсвәсә кылучының бозыклыгыннан сыенам. Пәриләрдән һәм адәмнәрдән Аллаһыга сыенам. Их, Радик Гаянович. Гаптерәй абый хыялыйланып урманнарда йөргән, бер гөнаһсыз яшәгән бит. Урыннары җәннәт түрендәдер. – Вилдан үлде... Нәзирә үлде... Аның янып үлүенә дә Линарның кулы тимәде микән? Мине дә буып үтерә язды ул...