Аякка басу белән бала табу йортыннан чыгып качтым
Аякка басу белән бала табу йортыннан чыгып качтым Сөмбел ГАФИАТУЛЛИНА Фаҗигале үлемгә дучар булган сеңлесенең әйберләрен җыярга дип тулай торак бүлмәсенә кергән Гөлназ көндәлектән аерыла алмады. Бу дәфтәр аның кулларын өтте, дөньясын оныттырды. Үз сүзенә үзе хуҗа була алмаган, никахына хыянәт итә-итә саф кызлар кочучы профессор Вениамин Сергеевич кем ул? Ник Гөлфия үзенең бала көтүе турында беркемгә дә әйтмәгән? Аның фаҗигале үлеме боларның барысы белән дә бәйле түгелме? Көндәлек бу сорауларга җавап бирер кебек иде… 16 ДЕКАБРЬ. Веня миңа шундый кирәк, ә аның минем өчен вакыты юк. Өзлексез очрашулар, конференцияләр, командировкалар. Тиздән әти булачагын аңа коридордан йөгереп узып барганда әйтеп булмый бит инде… Бу шатлыклы хәбәрне ишеттереп аны да бәхетле итәсем килә… 20 ГЫЙНВАР. Вениаминның эш бүлмәсенә кергәнче секретарь кызга озак кына профессорны күрәсем килүен аңлаттым. Башта: "Урынында юк", – дип кырт кисмәкче булды, аннары чиркангандай карап: – Нинди эш белән? – дип сорады. – Шәхси мәсьәлә буенча, – дидем. – Тагын берәү, – дип авызын кыйшайтты да, мине уздырып җибәрде. Нәрсә дигән сүз инде ул "тагын берәү"?! Вениамин башын иеп кәгазьләр карап утыра иде. Аның йөзе шундый матур. Минем аны йөгереп барып кочаклыйсым, шашынып үбәсем, иркәлисем килде. Башын күтәреп миңа карагач, аның йөзендә канәгатьсезлек билгеләрен шәйләдем. – Гөлфия, – диде ул гаҗәпләнгәндәй. – Саграк булыйк әле! Исем чыгу өчен күп кирәкми. Үзең беләсең! Без бу хакта бер сөйләшкән идек бит инде. Онытмагансыңдыр?! – Вениамин, мин авырлы. Безнең балабыз булачак, – дидем мин ашыга-кабалана. Бүлмәдә шомлы тынлык урнашты. Ул утырган урыныннан сикереп торды да, күзләре белән бүлмәдәге әйберләрне капшап чыкты, әйтерсең аргы почмакта аның хатыны утыра иде. Аннары очып диярлек минем яныма килеп басты һәм нәфрәтле тавыш белән пышылдарга тотынды: – Ничек?! Син нәрсә, кызый, чарасын күрмәдең мени?! – Юк, мин… мин белмәдем, – дип акланырга тырыштым. – Ни эшлибез, киңәш бир, Веня?! – Ни эшлибез?! – ул тавышын күтәрде. – Ни эшлибез түгел, син ни эшлисең! Син! Аннары кинәт борылып өстәленә таба китте. – Гафу ит, мин ашыгам! Бик мөһим очрашуга барасым бар. Мине көтәләр, ә мин монда… – дип йөзен кыйшайтты. Ул кабаланып кәгазьләрен җыеп алды да, чыгып китте. Бүлмә уртасында сындай катып күпме торганымны хәтерләмим. Секретарь кызның тавышын ишеткәч кенә айныгандай булдым. – Бәлки сиңа кулъяулык бирергәдер? – Миңа сездән берни дә кирәк түгел, – дидем мин һәм үз тавышымны үзем танымадым. Вениаминның мине шулай ташларына ышанмыйм. 23 ФЕВРАЛЬ. Вениаминны тагын бер күрү өчен иң юләр адымны сайладым. Кызлар ир-ат укытучыларны үзара бүлешеп, бәйрәм белән котларга булдылар. Кем кемне котлый дигән сорау тугач: – Вениамин Сергеевичны котлыйм, – дидем. Тавышымның калтыравын, кызаруымны берсе дә сизмәде. Котлау коточкыч хәлгә китерде. Ул мин алып кергән чәчәкләрне идәнгә атты һәм колагыма якын ук килеп ысылдады: – Бу синең проблема! Уйларга кирәк иде, җүнсез! Хәзер үк чыгып кит һәм колагыңа киртләп куй – авыз ачып берәрсенә сөйләп кенә кара – юк итәчәкмен! – Вениамин, мин яратам сине! – дип пышылдадым. – Югал күземнән! Бәхет кошы очып китте. Гомумән, булдымы соң ул? Мин Вениаминга кирәк түгел һәм беркайчан да кирәк булмадым. Профессор студент кыз белән күңел ачты. "Тагын берәү". Әйе, мин – күпләрнең берсе генә. Кулланды һәм ташлады… 25 ФЕВРАЛЬ. Барысын да әти-әнигә сөйләп, киңәш сорарга дип өйгә кайттым. Әни белән апа хәлемә керерләр, хәлемне әтигә аңлатып бирергә ярдәм итәрләр дип ышандым. Кичке аш вакытында, әни, ипи кисә-кисә авыл яңалыкларын сөйләде: – Безнең күршеләрдә тавыш-гауга өзелми бит хәзер. Классташың Ясминә авырлы бит. Ә баласының кемнән булуын әйтүдән баш тарта ди. Авыл халкы каршында ояты ни тора бит! Күз алдына китерәсеңме?! – Ярый әле үземнең кызлар тәртипле, – дип өстәде канәгать кыяфәткә кергән әти. – Ул сөйрәлчекне нишләтергә белер идем мин! Яшьләрнең бер рәте юк шул хәзер…