аның артында. Әнинең дә ниндие генә әле! Әтинең дә ниндие!
аның артында. Әнинең дә ниндие генә әле! Әтинең дә ниндие! Юк, бәхетсез булмады кызларның балачагы. Бер аягы тумыштан аксак Тәтәй әби талпына-талпына атлаган зур ана кошны хәтерләтә иде. Балалары өчен җанын да кызганмаган ана кошны. Тормыш хаксызга җәберләгән балаларны җылы канаты астына, яралы йөрәге астына сыендыра алды. Алар өчен яшәде. Бар тормышын-булмышын аларга багышлады олы йөрәкле ана кош. Кызларның, үсеп җитеп, үз ояларын үрүен күрү бәхетенә иреште. Сөекле оныкларына дәү әни булу бәхетен татыды. Әйе, балалары янында, алар тәрбиясендә бик бәхетле бүген Әминәттәйнең картлыгы. Кем әйткәндәй, яшьлектә үк үз картлыгыбызны үзебез төзибез.