Кайчандыр бер-берсен үлеп яраткан, уртак оя корган, балалар үстергән ир белән хатын тор...
Кайчандыр бер-берсен үлеп яраткан, уртак оя корган, балалар үстергән ир белән хатын тормыш елгасының ике ярында япа-ялгыз торып калган иде. Әлфия шуны гына аңлады – калдыра алмый ул Инсафны ялгызын, авыр минутында ташлый алмый. Әгәр дә ул хәзер Инсафны ташласа, гомере буена аны вөҗданы газаплаячак. Түшәмгә төбәлеп яткан Инсаф ни уйлады, билгесез, ул бары тик Әлфиянең кулын гына кысты. ...Менә шулай беренче иренең хәлен белергә генә барган Әлфия Инсафка тагын бергә яшәргә тәкъдим итеп кайтты. Өеннән чыкканда башында да юк иде андый уй. Инсафның хәлен күргәч, аны бер ярдәмсез калдыра алмаячагын аңлады. Сабырлыгын югалтып, гаиләсен җимергән өчен, балалар атасыз үскән өчен гомере буена үз гаебен тоеп, үкенеп яшәде Әлфия. Яшьлек кылган хаталарны кеше кайвакыт соңрак: олыгая башлагач, дөньяны аңлый башлагач, бераз акыл кергәч төзәтергә омтыла. Кемнең-кемнең, Әлфиянең дә төзәтәсе ялгышлары юк түгел. Соң түгел икән, аларны төзәтергә мөмкин икән, ник төзәтмәскә? Ә Рәфит – Рәфит аңлар ул Әлфияне. Ул үзе дә, гаиләсен җимерү хакына булса да, иң изге бурычын үтәгән кеше. Кайвакыт иң зур бурычыбызны үтәү бәхетле булырга омтылудан да мөһимрәктер. ...Гомере бетмәдеме, хатыны Әлфиянең тәрбиясе килештеме, Инсаф терелеп аякка басты. Бәлки, чирнең чигенеп торуыдыр, кем белә. Ничек кенә булмасын, гомер көзләренә Инсаф белән Әлфия бергә керделәр. Бер кискән икмәк кире ябышмый, диләр. Бик теләсәң, ябыша икән ул!