аның исәбенә яши иде инде. Туганнары, җыелышып, Әлфия куып-куып та котыла алмаган ирнең...
аның исәбенә яши иде инде. Туганнары, җыелышып, Әлфия куып-куып та котыла алмаган ирнең артына типтеләр. Тиз чапкан – тиз арыр, тиз янган – тиз сүнәр. Ашыкты шул Әлфия. Кемгәдер үч итеп кенә бәхетле булу мөмкинме соң?! Балаларының атасы, үзенең хәләл ире Инсаф белән бик ашыгып аерылышканын тиз аңлады. Акчаны кыйбласы итте шул. Түзәргә кирәк иде дә бит. Инсафы уч тутырып акча алып кайтканда кирәк иде, эшендә түләми башлагач, кирәге калмады. Яшим дисәң, чара табыла – анда сугыла, монда сугыла торгач, Инсаф ярыйсы гына эшкә урнашты – машиналар төзәтә. Яңа хатыны да ир кадерен белгәнгә охшаган. Әлфия үкенүдән терсәген тешләсә, Инсаф, язмышына күнепме, яңа гаиләсендә ару гына яши иде кебек. Кем әйткәндәй, балта биреп, шөшле алдым, хәлен үзе кичерде Әлфия. Авызы бер пешкәч, башкача ир-ат белән бәйләнмәде, ялгызы гомер итте. Инде Инсаф белән аерылганына да еллар үтте. Хатын ялгызлыгына да күнекте кебек. Тормыш ир белән хатынны тагын бер кат сынарга булдымы, кинәт кенә Инсафның икенче хатыны вафат булды. Бераздан Инсафта яман чир таптылар. Бер килсә, өелеп килә бит ул. Үз фатирын улына биреп, икенче хатынында яшәгән Инсафка үги балалары фатирны бушатырга куштылар. Көчен-тазалыгын түгеп, үгиләрне үстергәне дә тиз онытылды. Үз фатирына кайтыр иде, анда – бер бүлмәле куышта – улы, килене, ике оныгы. Бер кешелек фатирга биш кеше ничек сыймак кирәк?! Бу – минем фатир, кая телисез, шунда китегез, дип күкрәк сугып та булмый – ни дисәң дә, үз баласы. Аннары, улы, бәлки, чиргә тарыган үз атасын читкә дә типмәс. Ә килене авыру кайнатасын карарга риза булырмы? Үлем белән яшәү арасында көрәшкән Инсаф ул хакта уйладымы-юкмы, аңардан да бигрәк, бу борчулы уйлар Әлфиянең башыннан китмәде. Араларында ни генә булмасын, беренче ире, балаларның атасы – чит кеше түгел шул ул. Тормышка чыгарга кыстаган Рәфиткә җавап бирә алмавының да төп сәбәбе, әлбәттә, Инсафка бәйле иде. Әйтерсең лә Әлфия, Рәфиткә тормышка чыгып, Инсафка тагын бер кат начарлык кыла. Әйтерсең лә аңлап торып ялгыш адымга бара. Соңгы вакытта менә шундый борчулы уйлар өермәсе хатынның күңел тынычлыгын алды. Кайсы якка барырга белмичә, талпынган, уйланган, икеләнгән чоры Әлфиянең. Әйтерсең лә, адашып, тормыш чатында тукталып калган да, кая барырга белмичә басып тора. Улларыннан әтиләренең хәлен еш кына сорашып торса да, Әлфия беркөн түзмәде, Инсаф яткан хастаханәгә китте. Ул палатага килеп кергәндә, Инсафның кан тамырына тамчы-тамчы дару тамызалар иде. Уяулы-йокылы яткан авыру ир, Әлфия килеп кергәч, күзләрен ачты. Хәленең хәл икәнлеген белсә дә, Инсафның чиргә бу хәтле бирешкәнен күреп, Әлфия аны кызганып куйды. Ябыккан, күз төпләре күгәргән авыруның карашындагы битарафлык, Әлфияне күргәч, беразга эреде дә кебек. Хәтта, хәлен сорагач, ирен читләре елмаюга тартым хәрәкәт ясады. Каты авыруның хәлен сораудан да кыенрак нәрсә юк. Әлфия сөйләшергә сүз таба алмыйча изаланды. Инсаф Әлфияне, кулыннан тартып дигәндәй, караватының читенә утыртты. Сүз булсын өчен генә, ничек яшисең, дип сорады. Шөкер, диде Әлфия. Әлбәттә шөкер! Тормышың җиңел булмаса да, үзеңнән дә авыррак хәлгә төшкәннәргә карыйсың да, шөкер итмичә чараң юк. Авыру ашамаса да, Әлфия алып килгән күчтәнәчләрне тумбочкага тезде. Бертын сүзсез утыргач, Әлфия икесе өчен дә четерекле сүзне башлады: – Инсаф, синең тормышың хакында хәбәрдармын. Балалар сөйләде. Теге фатир синеке түгел инде ул, нишләмәк кирәк. Үз фатирыңда да балалар белән кыен булмасмы, дим. Мин шуны уйладым әле, Инсаф. Риза булсаң, хастаханәдән балалар сине миңа гына алып кайтсын, яме? Үзем карармын, Алла бирсә. Бергә-бергә тырышсак, терелеп тә китәрсең, бәлки, кем белә. Инсаф дәшмәде, бары тик карашы палатаның ак түшәмендә нидер эзләде. Әлфия авыруның баш астындагы мендәрен төзәтте, өстен җайлап япты. Күз яшьләрен чак тыйды Әлфия. Әзмәвердәй ирне шушы хәлгә төшергән чир алдында көчсезлеген тоеп гаҗизләнде. Бу минутта аның иң зур теләге – Инсафның терелүе, аякка басуы иде. Инде араларындагы ачу күптән беткән. Шул минутлык ачу аркасында туган ялгышлар өчен үкенү генә калган.