Төзәтәсе ялгышлар бар (хикәя)
Төзәтәсе ялгышлар бар (хикәя) Физәлия ДӘҮЛӘТГӘРӘЕВА «Акыллым, никах укытыйк та, телисең икән, миндә яшәрбез. Телисең икән – синдә. Ә бәлки, фатирыңны озакка ташлыйсың килмәсә, синдә – бер ай, миндә бер ай яшәрбез?» Ризалыгын көткән Рәфиткә Әлфия һаман да җавап бирә алмый азаплана. Менә инде ике айдан артык Рәфит Әлфияне, язмышларын бергә кушып, үзенә тормышка чыгарга кыстый. Җаның тартса, кайда яшәү мөһимме соң инде? Шөкер, икесенең дә үз фатирлары бар. Икесенең дә балалары үз тормышлары белән яшәп ята. Бер яктан да кысылучы юк. Күптән таныш ир белән хатын бер-берсен якыннан беләләр кебек. Әлфия Рәфитнең үзенә ышанычлы терәк булачагына шикләнми. Хатыныннан өч ел элек аерылган иргә ялгызлыкны кичерү аеруча авыр. Чөнки ул гомере буена гаилә мәнфәгате белән, хатыны-баласы өчен яшәгән. Ул башкача яши дә белми. Кирәкми аңа мәгънәсез бу ирек. Эштән кайтып керүенә, арыдыңмы, дип өзелеп каршы алырлык якыны булсын. Гаиләсе өчен тырышканын күрерлек, бәяләрлек хатыны булсын Рәфиткә. Җан җылысын бүлешерлек кадерлесе булсын. Менә шуларны югалткан ир Әлфиядә тагын шул ук гаилә кыйммәтләрен табарга өметләнә. Хатыны Гөлсем белән алар начар яшәмәделәр. Бер кыз үстерделәр. Бер-берсенә ихтирам-кадер күрсәтеп, бергә картаерлар төсле иде. Тик тормыш икесенә дә куйган сынау Гөлсемгә күтәрә алмаслык авыр күренде. Анасы карчык авыргач, Рәфит башта аның янына авылга кайтып-килеп йөрде. Аннары, анасы кулга калгач, хатынының ризасызлыгына карамыйча, аны шәһәргә – үз фатирына алып килде. Килене кайнанасын карарга ризалашмады. Гөлсем иренә, «йә ул, йә мин» кебегрәк шарт куйды. Миһербанлы улы, әлбәттә, әнисен сайлады. Ике ел буена Рәфит урында яткан анасын карады. Ничек кенә авыр булмасын, азаккача үзенең изге бурычын үтәде Рәфит. Ә Гөлсем, иреннән аерылып, икенче берәүгә кияүгә чыкты. Гомер көзләренә кергәндә, һәр кешегә авыр минутларда сыенырлык, шатлыклы мизгелләрне арттырырлык икенче берәү кирәк. Ялгызлык үзәгенә үткән Әлфия Рәфит кебек ир-ат хакында хыялланмадымыни? Ә үзе, ни сәбәпледер, Рәфитнең тәкъдименә ризалашмый. Соңгы арада Әлфия үз-үзен һич кенә дә аңлый алмый. Асыл зат Рәфит булып Рәфит тә ярамагач, кемне көтә соң ул?! Тыныч холыклы, алтын куллы ирне бер генә хатын-кыз да ишек төбеннән борып җибәрмәячәк. Аны да үзеңнән биздерсәң, картлыгыңны ялгызың каршы алырга телисеңме? Әйе, соңгы арада күп уйланды Әлфия. Ир асылы Рәфитне дә югалтасы килми, ныклап билгеле булмаган бер сәбәп аңа тормышка чыгарга да бирми. Дөресрәге, белә белүен Әлфия күңел түренә бик тирәнгә яшергән ул сәбәпне... Үткәннәре тотып тора шул аны. Бәхетле тоелып, ымсындырып торган киләчәгенә җибәрми. Хәтта бик тә шөкер итәрлек бүгенге көненә дә ниндидер үкенеч өсти. Сызлавык шешкә әверелгән шул сәбәп тотып тора Әлфияне. Кайчандыр кылган ялгышының үкенечле нәтиҗәсен кеше гомере буена күтәрә. Язмышларны ялгышларга урап яши-яши, гомер йомгагының җепләре чуалып бетә. Үзенә калса, Әлфия беренче ире Инсаф белән бер дә начар яшәмәде кебек. Хатын тимер юлга караган бер оешмада эшләде, ә Инсаф заводта хезмәт куйды. Туксанынчы еллардагы авыр үзгәрешләрнең йогынтысы һәр гаиләгә, шул исәптән Инсаф – Әлфия гаиләсенә дә кагылмый калмады. Инсафка яртышар ел хезмәт хакы түләмәделәр. Түләгән хәтлесе дә ташкаүлчим генә иде. Ир белән хатынның аралары суынуга акчасызлык сәбәп булдымы, чарасызлыкмы: Әлфия Инсафтан аерылырга карар кылды. Улларына унөч-ундүрт яшь кенә иде әле. Бер җимерә башласаң, тормышны кыру берни дә тормый бит ул – ду килеп, фатирларын, бакчаларын, булган бар әйберләрен бүлештеләр. Икесе дә бер-берсенә һәм көе киткән дөньяга ачулы иде. Ачу арты – ачыну, да бит, аны кем уйлый? Бер-берсенә үч итеп дигәндәй генә читләр белән гаилә кордылар. Яхшымы-яманмы, Инсаф икенче хатыны белән яшәп ятса, Әлфиягә бәхет арт ягы белән борылды. Инсафны яши белмәүдә, дөнья көтә белмәүдә гаепли иде, ә аннан аерылгач, хатын ата ялкау иргә эләкте. Хатыннан хатынга йөргән икенче иренең, теле тасмадай шома булса да, кулыннан берни килми икән. Әлфия ялгышын аңлаганда, йомшак сөйләп, йомшак сөягән эт ялкавы