Әгәр дә Наилә аны кичерсә, Фәдис, бер көн дә уйламый, язмышын аның белән кушар иде. Бәл...
Әгәр дә Наилә аны кичерсә, Фәдис, бер көн дә уйламый, язмышын аның белән кушар иде. Бәлки, аларга бәхетләрен сынап карарга соң түгелдер? Уртак бәхетләрен саклау өчен Фәдис әллә ниләр кылыр иде! Әйтерсең лә аның иңнәрендәге канатларны машинасы да сизде! Машинаның тизлеге йөз илледән арткач кына, хуҗасы тимер атын «тезгенләде». Машинасы белән бергә Фәдис үзен дә тыйды: – Ярамый, туганкай, сиңа болай куарга! Сине чакырып калган, көткән кешең бар! Яраткан кешең бар! Синең өчен тормыш әле яңа башлана! Тормышыбызда очраклы гына килеп чыккан очрашулар, вакыйгаларга юкка гына әһәмият бирмибездер, ахры. Үтеп барышлый килеп чыккан яисә очраклы гына тоелган күп хәлләрнең сәбәпчесе язмыш икәнлеген аңларга бер вакытта да соң түгелдер.