Наилә тынып калды. Ә уйлары тормышын бәян кылуны дәвам итте:
Наилә тынып калды. Ә уйлары тормышын бәян кылуны дәвам итте: – И-и-и җаным, шушы йортка килен булып төшәргә күпме хыялландым, күпме хыялландым! Насыйп булмагандыр инде. Син Уфада башканы тапкач, башта яшиселәрем килмәде. Шул хәтле яраттым мин сине, Фәдис. Муеныма таш асып суга кергәнемне әни күреп калган. Балам, акылыңа кил, дип елый-елый судан тартып чыгарды. Озак вакыт үземне генә калдырырга курыкты. Аннары... тормыш юлымда Вәзирне очраттым. Бергә кушылып яшәп киттек. Ике улыбыз туды. Тормышның төрле чагы булды. Тик артык үкенечле булмады. Авылдагы йортыбызны сатып, биредә – район үзәгендә фатир алдык. Балаларга белем бирдек. Инде бергә картаербыз дигән идек, ул көтмәгәндә китеп барды... Дүрт стена эчендә ялгызым калгач, бик кыен булды. Йортыгыз яныннан үтеп-сүтеп йөрергә туры килде. Сине читтән генә булса да күрмәмме дип өметләндем. Бервакыт шундый бәхет тәтеде дә әле миңа. Хатының, кызың белән кайткан идегез. Ачык машина ишегеннән хатыныңның эт чинагандай чинавы, кызыгызның көйсезләнүе, елавы ишетелә иде. Сине кыен хәлгә куясым килмичә, мин барган җиремнән кире борылып киттем. Мин бит сиңа бәхет кенә теләдем, Фәдис. Һичшиксез бәхетлесең дип ышана идем. Минем гаиләм бар, синең хатының бар – барыбер сине оныта алмадым. Мин бит сине гомерем буена яраттым! Синең өчен балачак мавыгуы гына булган хисләр минем өчен гомерлек мәхәббәтемә әверелде. Әти-әниең үлгәч, йортыгызны чит кешеләр сатып алды. Алар берничә ел яшәгәч, йортны сатарга булдылар. Күпме хыялланып та килен булып төшә алмаган шушы йортны үземнеке итәргә теләдем. Син баскан эзләргә басарга, син сулаган һаваны суларга. Фатирымны сатып, йортыгызны алдым... – Димәк, әти-әнинең каберен син карыйсың булып чыга? – Фәдис биргән сорау Наиләне уйларыннан арындырды булса кирәк. Ул, гаепле кешедәй, уңайсыз елмаеп җаваплады: – Әйе, шулай булып чыга. Әти-әниең бик яхшы кешеләр иде. Урыннары җәннәт түрендә булсын. «Әйе, алар яшәгән кебек яши алмадык, – Фәдиснең зиһенен тагын үкенеч катыш сагыш биләде. – Әллә кайда ялгыштым, әллә кайда...» Икесенең дә күңелләреннән мөлдерәмә тулып ташыган, бер-берсенә генә әйтерлек сүзләре әйтелми калды. Кара-каршы гына утырсалар да, җаннарын ачып салыр өчен, ир белән хатын әле бер-берсеннән бик ерак иде. Араларында еллар ята иде, ялгыш-хаталар ята иде. Араларында гомер ята иде. Бер-берсеннән башка үткән гомер... Гомере буена бары тик Наиләне яратканын Фәдис үзе дә белмәде, ахры. Наилә аңа сулаганда һава, сусаганда су җитмәгәндәй җитмәде. Илүсә белән тормышы бозыла барган саен, хәтерендә Наилә ешрак калкып чыкты. Аны исенә алмаган көннәре сирәк булды. Хәтта «оныттым» дигәндә дә хәтернең бер төпкелендә аның йөзе, аның исеме якты бер нур булып чагылып ала иде. Наилә Фәдиснең иң зур үкенече иде... Беренче очрашуда барысын да уртага салып аңлашып буламы соң? Әле алар бер-берсен түгел, үз-үзләрен дә аңламаганнар. Шул сәбәпле, күп сүзләр – бик мөһим сүзләр әйтелми калды. Үзен озата чыккан Наиләне Фәдис шаяртмый калмады: – Син, кызый, мин йоклаган караватта йоклыйсың, ахры? Наилә, дивардагы портретны искә алып, яшь кызлардай кызарып куйды. «Тагын сиңа килергә мөмкинме?» – монысын Фәдис әйтмәде, ә уйлады гына. Наилә, аның уйларын сизгән кебек: – Узганда кереп йөре, яме. Үз өегез бит! – дип куйды. Ә Фәдискә «үз өегез» түгел, ә «үз өебез» булып ишетелде. Эх, ялгыш-хаталарны онытып, Наилә белән бер өйдә яшәргә! Фәдис машинасында шәһәргә кайтырга кузгалды. Бүгенге вакыйгалардан аның зиһене тәмам чуалды. Узып барышлый гына туган нигезенә керде, күптән очратырга теләгән Наиләне очраклы гына күрде. Хәер, очраклымы икән? Бер-берсен югалткан ике кешенең сукмакларын шулай кушмадымы икән язмышлары? Наиләнең үзен яратуына шикләнми Фәдис. Үзенең шул олы мәхәббәткә лаек икәнлегенә генә шикләнә.