Үтеп барышлый (хикәя)
Үтеп барышлый (хикәя) Физәлия ДӘҮЛӘТГӘРӘЕВА 2. (Ахыры.) Наилә дә Фәдис хакында уйлый иде, ахры. Бераз икеләнеп торгач, шулай да сорады: – Йә, сөйлә инде, Фәдис, ничек яшисең? Уфада гомер итүеңне, зур урында эшләвеңне беләм анысы. Гаилә ягың, кызың ничек? Гомер юлын ике-өч сүз белән аңлатып буламы соң? Фәдис кыскача гына җаваплады: «Бар да яхшы. Кызым тормышта. Гаилә ягым... Гаилә ягым да әйбәт. Ниһаять, аерылдым...» Хатыны Илүсәнең гомер буена үзе теләгәнчә генә яшәвен, ир тапкан акчаны туздырудан башы чыкмавын, замана хатыннарына ияреп, үзенә яшь «мачо» табуын сөйләсенме Фәдис Наиләгә беренче күрүдә?... Хатын аеруны зур хәсрәт санаучылардан аермалы буларак, Фәдис әлеге үз хәлен «гаилә ягым яхшы» дип саный. Аралары суынган, үзеннән бары тик акча гына көткән хатыны белән чуалган җепләрне өзгәч, Фәдискә әлеге вакытта чынлап та җиңелрәк. Хатын аеруның яхшы гамәл булмавын да белә, югыйсә. Тик инде башкача мөмкин дә түгел иде. Телевизор күрсәткән Санта-Барбара геройларының тормышына тәңгәлләшергә тырышып яшәгән буш миле хатыннарның берсе иде Илүсә. Иренең җилкәсендә – мул, тук тормышта яши иде, югыйсә. Әмма хатынны аннан да яхшырагы – яхталы, кипарислы, виллалы бай тормыш кызыксындыра башлады. Ире белән үзе арасында югалган мәхәббәтне Илүсә экран геройлары арасында күрде. Эшеннән кайтып кермәгән ирен үзенә хыянәт итүдә – нахакка гаепләде. Үзе уйлап чыгарган хыянәткә үзе ышанды. Бишенче дистәсен ваклаган хатын, үзеннән егерме яшькә кечерәк егеткә гашыйк булып, өйдән чыгып китте. Ир-ат өчен гаилә ул – тыл. Тылы ныклы булса, ир-ат теләсә нинди сынау үтәргә дә әзер. Фәдиснең тормышы эчтән – тылдан җимерелде. Илүсәнең урынсыз гаепләвеннән, көнләвеннән, талашуыннан үлеп туйган иде инде Фәдис. Яңа тормышым барып чыкмаса, кире кайтырмын, дип уйладымы, Илүсә арадагы күперләрне яндырмаска теләгән иде дә, Фәдис ул чыгып киткәч тә аерылырга гариза бирде. Уртак байлыкларын булдыру өчен бармакка бармак сукмаса да, булган милекләренең зур өлешен бүлеп алды хатыны. Бүгенге көндә Фәдиснең бар булганы – шәһәрдәге ике бүлмәле фатиры һәм саклык кенәгәсендә бераз акчасы. «Югалган малы» өчен һич кенә дә кайгырмый ул. Югалган еллары кызганыч. Заяга үткән гомере. Әйе, Наиләгә Фәдис дөресен әйтте – аның хәле хәзер күпкә яхшырак. Ә Илүсәне яшь «мачо»сы кулындагы акчасын туздыргач та ташлады. Соңга калып акылына килдеме, юкмы, Илүсә Фәдискә яңадан бергә яши башларга сорап ялына. Елый, үтенә, яный. Әлеге ирекле, тыныч тормышын тагын шул элекке тәмугка алыштырамы соң ир?! Тормышың барып чыкмаганга кемдер түгел, үзең гаепле икәнеңне белеп яшәү – газап. Нишләмәк кирәк, кайчандыр уйламыйча кылган хаталарның кайтавазы еллар аша әйләнеп кайта. Наилә белән мәктәптә укыганда ук яратышалар иде, югыйсә. Кыз район үзәгенә авылдан килеп укый, күпләр кебек, интернатта яши. Интернат бинасына тәрбиячеләр егет-җиләнне кертми. Фәдис тәрәзә каршына килеп басу белән, Наилә йөгереп чыга да, алар, кулга-кул тотынышып, урамнар буйлап йөриләр. Бервакыт, кышкы урам буйлап җитәкләшеп атлаганда, аларның каршысына Фәдиснең әнисе Зәкия килеп чыкты. Әнисеннән кыенсыныпмы, Фәдис Наиләнең кулларын җибәрде. Алдында Фәдиснең әнисе торуын аңлагач, Наилә, оялып, артына йөзен яшерде. Зәкия бары тик кызга сынаучан караш ташлады да, өшемәгез, туңсагыз, өйгә кереп утырыгыз, дип, үз юлында булды. Наилә аңлады – гади генә киенгән оялчан авыл кызын Зәкиянең кабул итүе иде. Фәдиснең өенә ул, әлбәттә, бармады. Шулай да егетнең әнисен бер күрүдә ошатты. Аннары... Аннары Фәдис Наиләдән бер елга алдарак мәктәпне тәмамлады. Һәм укырга Уфага юл тотты. Егет белән кыз көнаралаш хат алыштылар. Аннары... Аннары Фәдиснең хатлары килүе кинәт кенә өзелде. Наилә барыбер язды. Көн саен Фәдискә хат язды. Тик ул хатларны араларына кергән Илүсә ала баруын, ертып ташлавын белми иде инде... Фәдис Наиләдән ничек яшәвен сорады. Наилә куллары белән өй эченә ишарә ясады да чынлы-шаярулы җаваплады: – Күреп торасың бит, тормышым әйбәт. Әтиегез салган, син үскән йортта яшим...