Үтеп барышлый (хикәя)
Үтеп барышлый (хикәя) Физәлия ДӘҮЛӘТГӘРӘЕВА 1. Туып-үскән район үзәгеннән узып барышлый Фәдис зиратка – ата-анасының каберен күрергә, белгән догасын укырга керде. Әтисе белән әнисе бакый дөньяда да аерылмаган – каберләре янәшә генә. Ярты ел элек зыярат кылган каберләрне чүп баскандыр, дип борчылуы юкка булды Фәдиснең. Якыннарының икесенең дә кабер өсте чип-чиста итеп тазартылган, бер чүпсез иде. Хәйран калырлык – гөлләр үсеп утыра. Кем эше булыр бу? Белүенчә, ерактагы сеңлесенең инде бер елга якын бу якларга кайтканы юк. Әнисенең бердәнбер якын туганы Мәүлидә апа да, шылтыратып сорагач: «Мин түгел, балам. Үземне кеше карый. Кем булыр икән?» – дип аптырады. Бу заманда, исәннәрнең кадере юк чакта, кемдер Фәдиснең күптән вафат булган әти-әнисенең каберен тәртиптә тота. Ис китмәслекмени? Бу хәлгә аптыраган Фәдис озак кына зират янында таптанды. Изге бурычын үтәгәч, Уфага кайтырга чыккан иде, куллары үзеннән-үзе машина рулен туып-үскән урам ягына борды. Үзе дә аңламыйча, яшьлеге калган урамдагы күзгә күренмәгән эзләргә тагын бер тапкыр булса да басасы килдеме, яисә ниндидер эчке тавыш өндәдеме, Фәдис, узып барышлый булса да, туган йортын күреп чыгарга булды. Машинасын урам очында калдырды да җәяү генә китте. Район үзәге елдан-елга үсә, киңәя бара. Бу үзгәрешләр Фәдис үскән урамга да кагылмый калмаган. Урыны белән биек-иркен йортлар калкып чыккан. Искерәк өйләр дә заманча төзәтелгән. Дистә еллар элек чыгып киткән Фәдисне инде танучы да юк диярлек. Туган йорт та күптән сатылган, анда чит-ят кешеләр яши. Шулай да, йөз илле чакрымны үтеп кайтып, үскән йортыңны читтән булса да күрмичә китеп буламы соң?! Әти-әнисе мәңгелек йортка күчкәч, сеңлесе Лилия өйне ике балалы бер гаиләгә саткан иде. Фәдиснең ишетүенчә, берничә елдан ул гаилә, йортны бер хатынга сатып, шәһәргә күчеп киткән. Биредә инде Фәдисне, кайттыңмы, балам, дип өзелеп көтеп торучы юк... Чит кешеләр янына кинәт кенә килеп керү, әлбәттә, тәрбиясезлек булыр иде. Шулай да, йортның бүгенге хуҗасы кем генә булмасын, ул Фәдискә, өй янында туктап, кадерле истәлекләрен барлап китәргә комачаулый алмый. Әнә ул – соңгы арада Фәдиснең төшләренә еш кереп, үзенә чакырып, җанны алгысытып торган йорт! Өч тәрәзәсе – урамга, берсе – бакча ягына, берсе ишегалдына караган. Кайчандыр әтисе белән бергәләп утырткан сирень куакларының ботаклары йортның ике тәрәзәсен кочкан. Тәрәзәләрне дә, әтисе сырлап-сырлап ясаган тәрәзә яңакларын да яңага алыштырганнар. Буявы уңган йортка заманча материалдан ачык төстәге яңа яшел «күлмәк» кидергәннәр. Ишегалдында өйгә янкорма төзеп яталар. Шул ук йорт та кебек, икенче дә кебек... Нишлисең, йортлар гына түгел, кеше дә үзгәрә. Фәдис йортка якынрак килде. Ул үскәндәге капка күптәннән юк, ә яңа койма, капка янында әтисе ясаган шул ук эскәмия тора иде. Эскәмиянең аягын, черемәсен өчен, тимердән эшләгән иде шул әтисе Рәхим. Өйне дә әти-әнисе Фәдис кечкенә чакта салганнар иде. Әле дә хәтерендә: ул уенчык бидрәсенә салып ком ташый, ә әтисе мич сала; эш арасында: «Менә минем үскән улым мич салырга булыша!» – дип, малайны мактап та ала. Фәдис ирексездән өй түбәсенә күтәрелеп карады. Әтисе салган мич морҗасы урынына газ котёлының торбасы тырпаеп тора иде. Ничек кенә булмасын, әтисенең көче кергән, ул салган йортта кешеләр яшәп ята. Менә бит ничек гаҗәеп – кеше үзе күптән юк, ә аның хезмәте ничәмә еллар буена кешеләргә файда бирә. Фәдис үрелеп караса да, биек тимер койма аша ишегалдын күрерлек түгел иде. Кем яши икән бу йортта? Кертсәләр кертерләр, кертмәсәләр юк, дигән кебек кенә ул капканы шакыды. Эчке якта тавыш-тын ишетелмәгәч, тәрәзә каршына килеп басты. Фәдисне күрүче-ишетүче булмадымы, күреп-ишетеп тә ачмадылармы – чыгучы булмады. Фәдис эскәмиягә барып утырды. Асларына иске пинжәк салып, шушы эскәмиядә әтисе белән әнисе утыралар иде дә тын гына ни хактадыр киңәшә-сөйләшәләр иде. Әтисе белән әнисенең ачуланышуын, тавышланышуын беркайчан да күрмәде Фәдис. «Сезнең кебек яши алмадым! Әти-әни, сезнең кебек яши алмадым!» – Фәдиснең җанын ачы үкенеч сызып үтте.