Ярый, якыннарының каберләрен зыярат кылды, туган нигезгә күңеленнән генә баш иде, кайты...
Ярый, якыннарының каберләрен зыярат кылды, туган нигезгә күңеленнән генә баш иде, кайтырга да вакыттыр. Зираттан чыккач, күңеле кузгалган иде кузгалуын. Якты дөньяда яшәүнең мәңгелек түгеллеген кемне дә булса соңгы юлга озатканда яисә зиратта гына искә төшерәбез шул. Яшәү дәверенең бик кыска икәнлеген уйламыйча, гомер китабын ялгыш-хаталар белән язабыз... Уеның бу якка борылуына җаны сыкрап куйды Фәдиснең. Шулай шул, кылган ялгышларың гомерең буена җанны кырып торачак. Хаталар турындагы уйларны йомып кына алардан котылып булса иде! Туган йортың янында да кылган ялгышларың хакында уйланып, сагышланып утыр инде, ә! Фәдис, җанын бимазалаган уйларын куып җибәрергә теләп, урыныннан торып басты. Тагын кайчан килермен, дип, азаккы кат йортка күз салырга теләде. Веранда тәрәзәсенең чыбылдыгы тартылып ук бетмәгән иде. Кызыксынуын җиңә алмыйча, Фәдис ирексездән эчкә күз салды. Җәй көннәрендә үзе йоклаган сиртмәле караватны ул тиз таныды. Буяулары кыршылган димәгәннәр, яңа хуҗалар ташламаганнар, рәхмәт төшкерләре! Караватны, мендәрләрен кабартып, нәкъ элеккечә, пөхтә итеп җыештырып куйганнар. Үзе үскән йортта чисталык-пөхтәлек сөйгән хуҗалар яшәвен күрү Фәдиснең күңеленә ниндидер җиңеллек, рәхәтлек бирде. Әйтерсең лә еракта калган яшьлегенең шәүләсен булса да күрде. Кеше тәрәзәсеннән озаклап карау күршеләрдә шик уятыр, дип, Фәдис баскан урыныннан кузгалган да иде, кинәт күзенә чалынган рәсемне күреп, тагын тукталып калды. Карават буендагы дивардан аңа үзенең яп-яшь чагы карап тора иде! Зират, туган йорт, күңелне кузгаткан истәлекләр... Әллә шулар шаукымы аша хисләнеп китеп, күзенә күренә башлады инде – Фәдис, үз күзләренә ышанмыйча, диварга ныклап карады. Юк, ул ялгыш күрми иде: диварда Фәдиснең яшь чактагы, зурайтылган, портрет рәвешенә кертелгән сурәте эленеп тора! Ничек аңларга була моны? Нигә чит кешеләр аның портретын диварга элгән? Ирнең гаҗәпләнүенең, аптыравының чиге юк иде. Бу хәлләрдән соң йортта кем яшәвен белмичә китү – исәрлек, әлбәттә. Фәдис бу хакта әнисенең туганы Мәүлидә апасыннан сорарга булды. Хәлен дә беләсе бар. Кереп чыгарга кирәк. Ул сер тулы бу йортка соңгы караш ташлады да юл уртасына чыкты. Машинасы әнә моннан күренеп кенә тора. Каршысына атлаган урта яшьләрдәге ханым Фәдискә таныш сыман тоелды. Башына чөеп яулык бәйләгән сөйкемле йөзле ханым да аны ерактан ук күрде. Әллә кулындагы сумкасы авыр булды, әллә бик арыган иде: атлаган җиреннән сөрлекте дә кинәт туктап калды. Үзеннән күзләрен алмаган ханым турысына якынлашкач, Фәдис исәнләшеп үтүне кирәк санады. Таныш булмаган ханымның җавабы ирне телсез калдырды: – Хәерле көн... Фәдис! Бүген икән кат-кат аптырашка салырлык көн! Фәдис? Ә каян белә бу ханым аның исемен? Фәдиснең район үзәгеннән чыгып киткәненә ничә ел үтте! Әле булса аны монда танучылар бармы? Фәдис ханымга игътибар белән карады. Күрде – йөзендә, үз-үзен тотышында ниндидер таныш чалымнар ярылып ята. Ә кем икәнен хәтерли алмады. Сер булып калган ханым яныннан үтеп киткән ирне сак кына әйтелгән сүзләр туктатты: – Фәдис, өйне... өегезне күрергә килгән идеңме? Кермичә китәсеңмени? Фәдис икеләнеп туктап калды. Туган йортта чит-ят кешеләр яшәвенә тагын бер кат инаныр өчен керергәме? Ә икенчедән, нигә анда Фәдиснең яшь чактагы портреты эленеп тора? Һәм иң гаҗәпләндергәне – Фәдисне бер күрүдән танып алган, искиткеч таныш күренгән хатын кем ул? Ир серле хатынның тәкъдименә ризалашып баш кына какты да, аның кулларыннан сумкаларын алып, артыннан иярде. – Мин йортыгызны ике ел элек сатып алган идем. Әлбәттә, сездән соң монда күп нәрсә үзгәрде. Шулай да әтиегез Рәхим абыйның көче кергән бу йортка бик рәхмәтлемен, – капкадан керә-керешкә хатын аңлатуны кирәк санады. Фәдисне таныган, аның әтисе Рәхимне белгән бу ханым кем соң? Бик таныш күренгән ханымнан ир турыдан-туры сорый алмады. Бүгенге хәлләрдән соң гаҗәпләнүе үсә генә барганга ул әйтер сүз тапмады, бары тик баш кына кагып куйды.